Еллар үткән саен яктың арта. (Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)
Еллар үткән саен яктың арта.
(Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)
1, 2 нче слайдлар
Алып баручы. Кәрим Тинчурин — татар драматургиясе һәм театры тарихында тирән эз калдырган үзенчәлекле артист, оста оештыручы, талантлы режиссер, театр сәнгате белгече буларак һәм күпсанлы тәнкыйть мәкаләләре аша да зур өлеш керткән, яңа рух өргән олы шәхес. Үзенең иҗат юлында әдип бай мирас калдыра — утызга якын пьеса, дистәләгән хикәя һәм тәнкыйть мәкаләләре яза. Күпкырлы әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлек алып барган, әмма «вакытсыз сүнгән йолдыз»ның тормышы сәхнә әдәбиятын, театрны кайгыртып яшәүнең, туган халкы язмышын үз язмышы итүнең символына әверелде. Шуңа да республикабызның иң яхшы театрларыннан берсе булган Татар дәүләт комедия һәм драма театры хаклы рәвештә К.Тинчурин исемен йөртә.
3, 4 нче слайдлар
Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә татар әдәбиятына Г.Коләхмәтов, Ш.Камал, Һ.Такташ кебек әдипләрне биргән Пенза өлкәсендәге Бедный Демьян районы Таракан (Белоозерка) авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туып-үсә. Әтисе җир эшкәртү, мал асрау белән шөгыльләнгән, шактый кырыс табигатьле булган. Әнисе Мәхмүдә исә йомшак күңеле белән аерылып торган, укый-яза белгән, балаларына еш кына халык батырлары, пәйгамбәрләр турында кызыклы вакыйгалар сөйләгән. Кәрим күрше авыл мәдрәсәсендә белем ала. 1900 елның җәендә ул Казанга килә һәм шул вакыттан башлап булачак әдипнең «тормыш университетлары» башлана. Ул бер чәйханәгә эшкә урнаша. Шул елның көзендә атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә.
5, 6, 7 нче слайдлар
Җәйләрен төрле эшкә ялланып акча туплый һәм кышка тагын мәдрәсәгә әйләнеп кайта. Беренче рус инкыйлабының (1905-1907) тәэсире мәдрәсә стеналары аша үтеп керә. Шәкертләр демократик матбугат аша төрле социаль-демократик идеяләр белән таныша, бу исә мәдрәсә тәртипләреннән ризасызлык белдерүгә китерә. 1906 елның февралендә, мәдрәсә тәртипләренә каршы чыккан өчен, 87 шәкертне, алар арасында Кәрим Тинчурин да була, «Мөхәммәдия»дән куалар. Ул башта Тамбов якларына китеп урман каравылчысы булып эшли, аннары Түбән Новгород, Саратов якларындагы авылларда балалар укыта.
8, 9, 10 нчы слайдлар
1910 елны беренче татар профессиональ труппасы «Сәйяр» җитәкчесе Г.Кариев белемле, бай тормыш тәҗрибәсе булган, төскә-биткә матур егетне артист итеп чакыра. Остазы җитәкчелегендә К.Тинчуринның артистлык таланты тиз ачыла. Г.Камал, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, А.Островский, Ф.Шиллер һ.б. драматургларның әсәрләрен сәхнәдә уйнап, ул үзенчәлекле образлар тудыра. Татарлар яшәгән күп урыннарда тамашачыларның мәхәббәтен яулый. Шул чордагы вакытлы матбугатта ул башкарган рольләргә югары бәя бирелә.
11, 12 нче слайдлар
Бу елларда К.Тинчурин актив рәвештә әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Бер-бер артлы «Шомлы адым» (1910-1912), «Беренче чәчәкләр» 1913), «Назлы кияү» (1915), «Ач гашыйк» (1915), «Җилкуарлар» (1916), «Соңгы сәлам» (1917) пьесалары дөнья күрә. Ләкин патша цензурасы драматургның әсәрләрен («Назлы кияү»дән кала) сәхнәгә куярга рөхсәт бирми. К.Тинчурин болар белән генә чикләнмичә, газета-журнал битләрендә күпсанлы хикәяләр бастыра.
“Бүре зәхмәте” хикәясеннән өзекләр сөйләнә.
1919 елда К. Тинчурин артистка Заһидә Әхмәровага өйләнә. Бу вакытта К. Тинчуринга 32, аның кәләшенә 21 яшь була. З. Тинчурина ире куйган спектакльләр дә уйный.
13, 14, 15 нче слайдлар
1920 еллар башында татар профессиональ театры җитди кыенлыклар кичерә. «Сәйяр» труппасының таркалуы, аның җитәкчесе Г.Кариевның вафат булуы, күренекле артистларның китүе яки төрле шәһәрләрдәге труппаларда таралып эшләве һ.б. театр сәнгатенә җитди игътибар бирүне сорый. Шундый шартларда К.Тинчурин 1922 елны Казанга чакырып кайтарыла һәм аңа Татар дәүләт театр труппасы оештыру бурычы куела. Ул яңа театрга төрле шәһәрләрдәге күренекле артистларны һәм яшь композитор Салих Сәйдәшевны чакыра. Аларга хәзерге Н.Островский урамында урнашкан Яшь тамашачылар театры бинасы бирелә.
16, 17, 18 нче слайдлар
1920 елларда татар театрының репертуары шактый сай һәм тематика, жанр ягыннан бертөрлерәк булганлыктан, алда жанрны төрләндерү, тамашачы теләгенә җавап бирердәй сурәтләү алымнары табу бурычы тора. К.Тинчуринның татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы С.Сәйдәшев белән иҗади дуслыгы, М.Фәйзинең «Галиябану»ы белән башлап җибәрелгән музыкаль драма жанрын үстереп кенә калмый, аның яңа мөмкинлекләрен дә ача.
19, 20, 21 нче слайдлар
С.Сәйдәшевнең сәхнә законнарын һәм әсәрнең жанр үзенчәлекләрен белүе текстта тирәнгә яшерелгән фикерләрне ачарга ярдәм итә. Әнә шул рәвешле «Казан сөлгесе» (1923), «Сүнгән йолдызлар» (1923), «Американ» (1924), «Җилкәнсезләр» (1926), «Зәңгәр шәл» (1926), «Ил» (1927), «Кандыр буе» (1931) кебек берничә буын тамашачыны сокландырып килгән әсәрләр языла. К. Тинчурин аларда төп рольләрне үзе башкара. “Американ” комедиясеннән өзекләр күрсәтелә.
1) 9а сыйныфы – Борһанов Рафаил, Гыйматдинова Алинә.
2) 7 нче сыйныф - Әхмәдуллин Рамил, Илшат,
3) 10а сыйныфы – Гайнуллина Раилә, Камалетдинова Гүзәл
Быел К. Тинчуринның 125 еллыгына багышлап иҗади эшләр конкурсы үткәрелә.Безнең гимназия укучысы Гыйззәтуллина Гөлназ да анда үзенең иҗади эше белән катнаша. Хәзер сүзне аңа бирәбез.
Беренче тапкыр сәхнәгә куелуыннан башлап укучы-тамашачының күңелен биләп алган «Зәңгәр шәл» мелодрамасы — К.Тинчуринның иҗат биеклеген билгеләүче пьесаларыннан берсе. “Казан сөлгесе” комедиясе дә озак еллар сәхнәдән төшмичә уйнала.
“Казан сөлгесе” комедиясеннән өзек күрсәтелә. ( 7 нче сыйныф укучылары)
22, 23, 24, 25 нче слайдлар
Әдипнең драматургия һәм театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге югары бәяләнә — 1926 елны «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә. Драматург 1934 елда яңа оешкан Язучылар берлегенә кабул ителә. Ул СССР язучыларының I Бөтенсоюз съездында татар драматургиясенең үсеше турында доклад белән чыгыш ясый. Әмма чорның каршылыклы сәяси-иҗтимагый мохите К.Тинчуринга да килеп җитә.
26 - 32 нче слайдлар
50 яше тулган көннәрдә — 1937 елның 17 сентябрендә ул, «халык дошманы» дип нахакка гаепләнеп, кулга алына һәм 1938 елның 14 ноябрендә атып үтерелә. Башка бик күп репрессияләнгән авторлар белән бергә, аның әсәрләре дә кулланылыштан алына. Бары 1955 елны гына әдип тулысынча аклана, бай иҗаты халыкка кире кайтарыла, пьесалары сәхнәгә менә. Данлыклы драматург, режиссер, артист, педагогның исемен мәңгеләштереп, 1989 елны Татар дәүләт драма һәм комедия театрына Кәрим Тинчурин исеме бирелә.
К.Тинчуринның иң уңышлы әсәрләреннән булган «Сүнгән йолдызлар» драмасыннан өзек карагыз. Автор халкыбызның каз өмәсе күренешен матур тасвирлый, якты, матур хыяллар белән яшәүче, бәхеткә тулы хокуклары булган геройлар белән очраштыра.
«Сүнгән йолдызлар» драмасыннан өзек күрсәтелә.
9а сыйныфы укучылары.
Алып баручы. Без кабызган утлар сүнмәс алар,
Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә ...– дип яза К. Тинчурин. Әйе, драматург кабызган ут бүгенге көннәргә кадәр сүнмәде, киләчәктә дә сүнмәс, аның әсәрләре яратып укылыр, Тинчурин театры үз тамашачысын ялкынлы спектакльләре белән сөендерер.
Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна