Әбиләр кичәсе
Әбекәй – алтыным, минем иң якыным
Бер утыру үзе бер гомер дип
Бабайлар бит юкка әйтмәгән.
Бер очрашып серләр белешү-
Бу гадәтләр әле бетмәгән.
Безнең әбиләр җыелган
Ял итәр өчен бүген.
Сүзләрнең иң матурларын
Әйтмичә мөмкин түгел.
Кадерле кунаклар һәм балалар! Бүген без иң матур бәйрәмне – Халыкара хатын – кызлар көне- 8 Мартны билгеләп үтәбез. Бәйрәмебезгә әбиләрне – дәү әниләрне чакырдык. Кичәбезне “Әбекәй – алтыным, минем иң якыным” дип атадык.
Кадерле әбиләребез сезне барыгызныда бәйрәм б-н котлыйбыз. Сезгə сəламəтлек, озын гомер телибез. Күклəрегез һəрвакыт аяз, күңеллəрегез тыныч һəм шат булсын! .Ә хәзер сезгә әзерләнгән презентацияне тәгдим итәбез.
Хәзер бәйрәмебезне башлап җибәрәбез. Сүзне балаларга бирәбез.
Жыр:Хәерле көн
Монтаж:
Җыр:Әниләр бәйрәме
Нурсултан шигырь
Зәмирә шигырь
Бию кечкенәләр:”Марячка”
1.Уен “Тавыштан таны”-Балалар артлары б-н басалар .Әбиләр эндәшә.”Кызым,улым”
2.уен .Әбиләргә беренче конкурсны тәкъдим итәбез. Ул ”Баланың баласы балдан татлы”дип атала.Хөрмәтле әбиләр, берничә минуттан соң сез оныгыгызның иркәләп әйтелгән исемен әйтергә тиеш. Бәлки алар берничәдер;
Әбиләрнең җаваплары тыңлана.
Кәрия –зәкәрия уен уйнала.
Илзәирә шигырь
Гүзәл шигырь
Малайлар җыр: Шофер буласым килә.
1.Уен.Әбиләребезгә сораулар:
· Кашыкта аягын салындырып утыра? (токмач)
· Җирафның кайсы аяклары озын?(тигез)
· 1 йомырка 4 минут пешә. 5 йомырка пешерү өчен ничә минут вакыт кирәк? (4)
· Кошларны куркытмыйча ничек ботакны кисеп алырга? (кошлар очып киткәч)
· Транспорт белән идарә итмәүче(җәяүле)
· Гаиләнең алтын баганасы (әти)
· Ел башындагы 8нче ай. (август)
· Бер аягында басып торган тавык 2 кг, ә ике аягында басып торса күпме авырлыкта була? (2кг)
· Кәрзиндә 5 алма бар, 5 кешегә ничек тигез итеп бүләргә, 1сө кәрзиндә калсын, (берсе кәрзин белән ала)
· Көннәр арта, ул кими. (стена календаре)
· .Дөньяда иң кирәк,
· Иң кирәктән ни кирәк.
· (Саулык)
· Җирдән нәрсәне күтәреп алып булмый? ( күләгәне)
· Суда нинди таш булмый? ( коры таш)
· Йомык күз белән дә нәрсә күреп була? (төш)
· Америка акчасы. (доллар)
· - Көн белән төн нәрсәбелән бетә?(н хәрефе)
· - Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип аты
· йлар? (мамык, нефть)
Нинди шәһәрдә аш пешереп була? (Казан.)
2.«Кем күбрәк чәчәк җыя?» дигән уен уйныйбыз. Балаларга уен
Бию “Рус халык “зурлар
Рамил ,Әмир шигырь
Җыр :Кызлар “Рәхмәт әнием”
Камил шигырь
Шамил шигырь
Бию”Эбилэр” уртанчылар
Аделина шигырь
Әмир җыр :Винтик
Әкият”Ик ялкау”Нурсултан,Шамил
Җыр :Зәмирә ,Рамил “Күрәсем килә”
Әкият “Йомры икмәк”
Бию:Марячка”
Җыр:Хыяллар
Бүләкләр тапшырабыз
Түгәрәк уен” башкарыла. Т. Безнең бәйрәм ахырына якынлашты. Бу шәмне мин – гайлә учагының символы, гайләнең җылысы дип кабыздым. Ул безне һәрберебезне җылытсын. Хәзер шәмне кулдан –к улга җибәрәбез һәм матур теләкләребезне, сүзләребезне бер – беребезгә әйтәбез (балалар - әти - әнигә, әти - әниләр – балаларга). Барыгызны да бәйрәм белән! Беркайчанда балалар үзпәренең әти - әниләрен борчымасыннар, ә әти - әниләр һәрвакыт балаларын аңласыннар. Бер – берегезне игътибарсыз куймагыз! Барыгызга да тазалык, семья бәхете телибез.
Автор: Рамазанова Гульчачак Мусавировна