Главная /
По типу материала /
Общепедагогические технологии
Автор: Камалтдинова Аниса Анасовна
Информацион технологияләр куллану
XX гасыр ахыры XXI гасыр башы мәгълүмати технологияләрнең бик нык үсүе, информацион бушлыкның тиңдәшсез үзгәрүе белән билгеле. Иҗтимагый тормышның төрле өлкәләре турында мәгълүмат булуы күптән инде гадәти күренешкә әйләнде. Мәгълүмати мохитны проектлаштыру һәм аның белән идарә итү мәгариф өлкәсендә дә көнүзәк мәсьәләгә әйләнде. Технологик алгарыштагы һәр яңалыкка балалар сокланып карый. Һәм, әлбәттә, аларның кызыксынучанлыгын һәм танып белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнә.
Автор: Камалтдинова Аниса Анасовна
Похожие материалы