Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса (Татарская группа)
6 нчы сыйныфта, 5 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлаганнан соң, морфология турында гомуми мәгълүмат бирелә. Сүз төркемнәре турында төшенчә бирелә , аларның лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-синтаксик билгеләре турында төшенчә бирелә, җентекләп өйрәнелә.
Өйрәнелә торган темаларны балаларга җиткергәндә, рус мохитендә тәрбияләнүче татар баласы өчен авыр тоелган материалларны рус теле белән чагыштырып аңлату да урынлы була.
Рус мәктәбендә укучы татар балаларын бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү дәвамлы һәм мөһим бурычлардан санала. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре укучыларны дөрес, матур, үтемле һәм аңлаешлы итеп сөйләргә, язарга, язганны укып аңларга һәм аңлата белергә, теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикереңне белдерергә, иҗади эшләр белән шөгыльләнергә өйрәтү максатларын куя.
Автор: Яруллина Гульшат Минасхатовна