Рабочая программа по татарскому языку и литературы для 3 класса, автор учебника Р.З. Хайдарова
1992нче елның 8нче июлендә”Татарстан Республикасы халыклары турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар,рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле Мәгариф министрлыгында расланган махсус программа буенча укытыла. ”Татар теле һәм уку китабы-3 нче сыйныф” шушы программага нигезләнеп төзелгән. Татар теле атнага 3 тапкыр, уку 2 тапкыр үткәрелә.
Татар теленә өйрәтүнең ТӨП МАКСАТЫ - ГАМӘЛИ максат : телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә , уку хезмәтенә бәйле ситуацияләре кысаларында белем бирү , күнекмәләр формалаштыру, татар теле фәненә кыскача характеристика, белем бирү максат һәм бурычларын чишкәндә әһәмияте һәм үзенчәлеге.
ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ максаты: акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм культурасын үстерү.
ТӘРБИЯВИ максат: балаларның рухи дөньяларын баету, татар халкының мәдәнияте, сәнгате белән таныштыру,
төрле милләт вәкилләре арасында дуслык hәм хөрмәт хисе тәрбияләү. БУРЫЧЛАР : 1)өйрәнелгән материалга нигезләнгән татар сөйләмен укытучыдан яки башка укучылардан ишетеп аңлау;
2)диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру;
3)текстларны сәнгатьле итеп, аңлап укый белү күнекмәләрен булдыру;
4)татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү; Укыту эшчәнлеген оештыру гадидән катлаулыга таба юнәлтелә, 2нче сыйныфта өйрәнелгән грамматик материалны системалаштыру, ныгыту, тирәнәйтү бурычы күздә тотыла, укыту балаларның шәхси - психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла;
Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен уку дәресләре белән тыгыз алып бару отышлы. Татар теле дәресләрендә өйрәнгән грамматик структуралар уку дәресләрендә сөйләмдә ныгытыла, лексик материал активлаштырыла.
Грамматик категорияләр белән таныштырганда рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика ) аңлатыла.
Автор: Шагиева Гузель Нашатовна