милли компонент
Һәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый һәм башка байлыкларга ия. Әлеге байлыклар һәрберебезнең туган төбәгебездә бихисап. Милли тәрбия бирү,халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган теленә, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү,балаларда ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.
Шәхес тәрбиялибез икән, һәр яктан үсеш алган киләчәк буын кешесе үссен дисәк, барлык тәрбия өлкәләрен дә кулланып, тәрбиягә нигез балалар бакчасындагы нәниләргә юнәлдерелергә тиеш.
Безнең «Таңбатыр» балалар бакчасында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:
-балаларга республика,туган як турында мәгүлүмат бирү;
-халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;
-әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру;
-туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;
-төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән танышу;
Автор: CАХАПОВА ГУЛЬНАРА САЛИХОВНА