Әдәпле кеше нинди була?
Бу соравның җавабы бик күп тәшенчәләргә ия. Әдәпле кеше дибез икән, ул безнең күз алдына барыннан да бигрәк, тәрбияле, инсафлы булып килеп баса. Ул — кешелекле дә, белемле дә, укымышлы да һәм алай гына дамы әле!.
Әйдәгез соң, бергәләп әдәпле кешеләрдә булырга тиешле тагын кайбер сыйфатларны тәфсилләп, киңрәк итеп искә төшереп карыйк.
Әйе, әдәпле кеше:
Башкалардан үзен өстен итеп куймый. Әлкән яшьтәге кешеләргә, мохтаҗларга, гарипләргә һәрвакыт ярдәмчел, ихтирамлы һәм ихлас мөнәсәбәттә була.
Кеше хәленә керә, бүтәннәрне беркайчан да кыен хәлдә калдырмый. Һич кайчан тавыш күтәреп сөйләшми, тупас яки ямьсез сүзләр әйтми, ялганлашуга юл куймый, әйткән сүзен үти, вәгъдәсендә тора.
Кеше сөйләгәндә игътибар белән тыңлый һәм кирәк чакта гына сүзгә кушыла.
Башкаларны рәнҗетергә яки кимсетергә ирек бирми.
Гайбәт сөйләми, мактанмый, шапырынмый, үзен тыйнак тота.
Кешеләр белән һичкайчан үзен эрегә куеп яки тупас сөйләшми. “Борчуым өчен гафу итегез”, “Рәхим итегез”, “Рәхмәт” кебек тылсымлы сүзләрне урынлы куллана белә.
Башкаларның шәхси милкенә, байлыгына саклык белән карый, көнчелек, нәфес чире белән авырмый. Үз милкенең кадерен саклый.
Башкалардан кызгандыру өчен үзен мескен хәлгә төшерми, юк-бар сәбәпләр табып, читтән теләктәшлек, ярдәм эзләми.
Гадел, саф күңелле, намуслы, эчкерсез, сабыр булу—әдәпле кешене бизи торган сыйфатлар. Әдәпле кеше, гомумән, һәрьяклап җыйнак, пөхтә була. “Холкы күркәм, күңеле яхшы кеше белән җиңел яшәп була”,—ди халкыбыз.
Автор: Габдрахманова Венера Ривгатовна