Бала ялганы.
Бала ялганы.
Дөньяда һич алдашмаган кеше юктыр.Аеруча балалар төрле юк-барны уйлап табарга ярата.Балалар ялганаса,өлкәннәрнең күңеле төшә.Бигрәк тә ялганны үз баласына һич кайчан кул күтәрмәгән
ата-аналар аңлап җиткерми.
Ялганның сәбәпләре.
Бала ялганының сәбәпләре күптөрле .Куп очракларда балалар бу адымга аклану,күңелсез хәлдән котылу өчен баралар. Хәттә юньләп сөйләшә белмәгән сабый бала да ялганлау сәләтенә ия,ата-анасының ,”Ни өчен ыштаның юеш.?”дигән соравына ул, гадәттә,елмая гына, дөресен җавап бирми.Үсә төшкәч,балалар җәзадан котылу чарасын эзлиләр.Күп кенә сабыйлар үзләренә игътибарны юнәлтү өчен ялганлыйлар.
Өлкәнрәк балалар бу рәвешле үзләренең мөстәкыйльлекләрен расларга тырышалар,янәсе:”Мин инде зур,әти-әниемә нәрсә әйтергә кирәклекне үзем беләм”. Баланы ялганлаудан тыеп булмый,аңа бу начар гадәттән котылу өчен ярдәм итәргә мөмкин.Еш кына ата-аналар балалары алдында идеаль булырга тырышалар. Мисал өчен,тәмәре тартучы ана баладан тәмәкене яшерә һәм барлык тәмәке тартучыларны тәнкыйтьли.
Ана ниндидер хата ясаса,аны бала күргәнче төзәтергә тырыша,я тагын да начаррагы,гаепне әйләнә-тирәдәгеләргә аудара. Вакыт үтү белән балада әнисе хакында ялган күзаллау формалаша һәм ул анасын үзенә үрнәк итеп ала . Анасына охшарга тырышып , бала ялганлый башлый. Бала алдында хата җибәрүдән һәм аны төзәтүдән курыкмагыз! Бары шул чакта гына сез аны тугры булырга өйрәтә һәм ике йөзлектән саклап кала алырсыз.Сез баланы шелтәләмичә генә, аның вак-төяк гаебе(мәсәлән,сез югында ялгыш тәлинкә ватуы) турында тыңлый алуыгызны төшендерергә тиешсез.
Бала алдында Ялганламагыз.
Иң алдакчы балалар үзләре дә ялганларга гадәтләнгән ата-аналар да була. Хәтерегезгә төшерегез әле, сез,балагызның иптәше уенга чакырып шалтыраткач,телефоннан бала алдында өйдә юк ул, дип ялганлага-
ныгыз бармы.? Яки киресенчә телефонны балага алдыртып;’’Cине сорасалар,әти-әни өйдә юк дип әйт'',дип алдарга кушканыгыз юк түгелдер. Балалар ешрак узләренә артык ышаныч белдергәндә я өлкәннәр күзәтүе кирәгеннән артык булганда ялганлыйлар. Бала гаебе секунд саен фаш итмәгез, бу ялганны камилләштерергә генә ярдәм итәр.Ә менә балага бер сүзсез ышану аны ялган сөйләү теләгеннән кире кайтарырга мөмкин.Бала ялган сөйләгән икән,ни өчен ул сезгә дөресен сөйләмәгән? Мәсәләсен ачыкларга тырышыгыз.
Баланың ялган сөйләгәнен белеп була.
Сез үзегездән дөреслекне яшергән баланы ачуланырга түгел,ә аңа үпкәләү хисен белдерергә тиешсез. Баланың ялган сөйләгәнен аның үз-үзен тотышыннанда белергә була: Баланың куллары күкрәгенә я, киресенчә,йөзак итеп артына куелган(бу рәвешле бала үзе дә аңламыйча, хисләрен яшерергә тели ). Бала кызара.Өлкәннәрнең күзенә карамаска тырыша ,я, киресенчә ,акаеп карый.Бу вакытта баланың күз карасы кечерәергә мөмкин. Бала сөйләгәндә еш кына тотлыга,төкереген йота, чагыштырулар,тәэсир көченә ия сүзләр куллана. Бу рәвешле бала сөйләгән сүзләренә дөреслек һәм ышандыру төсмере бирергә тырыша.
Автор: Нигматуллина Фарида Гусмановна