РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по внеурочной деятельности «Уйныйбыз да,җырлыйбыз» в 1 классе
Бүгенге көндә башлангыч сыйныф укытучыларының төп бурычы – балаларны белемле, рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе – уеннар.
Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик, акыл үсешенә ярдәм итә.Алай гына да түгел, алар балаларда дуслык, иптәшлек,гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли.Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле , сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә.Физик активлык, балаларда җитезлек , өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән,аларның игътибарын арттыруга, хәтерләрен яхшыртуга да булышлык итә. Уен вакытында укучыларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә.Уен кайбер балалар өчен – хыяллану, кайберләренә күңелле ял итүчарасы булып тора. Бер бала да уенда белем һәм яңа мәгълүмәт алам дип уйламый.
Уеннар , бер яктан, физик тәрбия чарасы булса, икенчедән, күп кенә уеннар эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә. Хәрәкәтләрнең төгәллеге, уенның сүзләрен сәнгатьле итеп әйтү , балаларның төрле образлар башкарулары- болар барысы да баларда канәгатьләнү хисләре уята , матурлыкны аңларга ярдәм итә.Алай гына да түгел ,уен вакытында баланың күңеле күтәренке ,көр була , һәм бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә.
Автор: Саттарова Алсу Наиловна