Рәхмәт сиңа, Әлифба.
“Рәхмәт сиңа, Әлифба”
Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген” җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга.
1 нче укучы. Күтәренке күңелле
Бар да көләч, шат бүген
Күктә кояш елмая
Яшерә алмый шатлыгын
2 нче укучы. Матур итеп киендек
Бүген бәйрәмгә килдек
Сезне күргәч, кунаклар
Шатландык та, сөендек
.
3 нче укучы. Әлифбаны тәмамладык
Без җыелдык бәйрәмгә
Шатлыгыбыз эчкә сыймый
Ничек сезгә сөйләргә?
Укытучы сүзе: Укучылар, сез күптән түгел генә мәктәпкә килдегез. Шушы кыска гына вакыт эчендә күп яңалыклар белән таныштыгыз. Хәзер дөрес итеп укый, матур итеп яза һәм рәсем ясый беләсез. Әлифба сезне күп һөнәрләргә өйрәтте. Ә бүген бергәләп Әлифба белән хушлашу бәйрәменә җыелдык. Рәхмәт сезгә, укучылар, Әлифбаны тырышып өйрәнгәнгә.
(Кыңгырау тавышы ишетелә. Залга күңелсез генә Әлифба китабы керә.)
Автор: Сахабиева Луиза Нафисовна