"Кызыклы грамматика" түгәрәге
“Кызыклы грамматика” түгәрәгендәге дәресләр башлангыч сыйныфта татар теленнән укучылар белән өйрәнелгәннәргә нигезләнеп планлаштырылды, укучыларны кызыксындыра торган материаллар алынды. Түгәрәк кызыклы, мавыктыргыч булсын өчен уен, ярыш , сорау- җавап формалары кулланыла. Дәрес материаллары белән бәйләнешле булган өстәмә материаллар да үтәлә. Кызыклы, мавыктыргыч уеннар, фонетик күнегүләр авазларны дөрес әйтүгә этәргеч булып тора. Табышмаклар, башваткычлар, шарадалар һ.б. балаларның фикерләү, уйлау, хәтер сәләтен, игътибарлылыгын, кызыксынуын арттыра, сәләтләрен ачыкларга ярдәм итә. Тизәйткечләр балаларның ишетү сәләтен үстерә. Алар авазларны дөрес әйтергә, аваз куелышы, дикция өстендә эшләргә ярдәм итә. Ребуслар, кроссвордлар сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерүдә отышлы.
Автор: Шуралева Ольга Федоровна