Методическая разработка урока по татарскому языку в 4 классе на тему “Сыйфат” с применением сингапурской структуры «Мой лучший урок в рамках ФГОС»
Аннотация
Дәрес информацион технология кулланып үткәрелә. Дәреснең темасы “Сыйфат”. 4 нче сыйныф укучылары яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча укытыла. Дәрес эшкәртмәсе укучыларның системалы эшчәнлегенә нигезләнеп төзелгән. Дәресне югарыда күрсәтелгән метод белән үткәрүнең төп максаты – укучыларда универсаль уку эшчәнлеге формалаштыру. Системалы эшчәнлеккә нигезләнеп төзелгән дәрес укытучыга һәр укучының яңа белем һәм күнекмәләр алу процессына катнашуын тәэмин итә.
Дәрес 8 этаптан тора:
I. Уңай психологик халәт тудыру һәм укуны мотивлаштыру.
II. Актуальләштерү һәм шәхси кыенлыкларны билгеләү.
III. Уку мәсьәләсен кую.
IV. Уку мәсьәләсен чишү.
V. Беренче ныгыту.
VI. Үрнәк буенча мөстәкыйль эш.
VII. Яңа белемнәрне системалаштыру һәм кабатлау.
VIII. Нәтиҗә.
Кулланылган методның әһәмияте - балаларның эзләнү методлары аша мөстәкыйль белем алулары.
Дәрестә таратма карточкалар, компьютер презентациясе кулланыла.
Бу дәрес эшкәртмәсе яңа дәрес аңлатканда кулланыла.
“Татар теле”. 4 нче сыйныф, Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, “Мәгариф” нәшрияты, 2009;
“Рус мәктәбендә татар балаларына ана теле укыту”.4 нче сыйныф,
Ч.М. Харисова, Ф.Ф.Харисов. Укытучылар өчен методик кулланма. “Мәгариф” нәшрияты, 2006.
Дәрес үткәрүгә таләпләрне, аның структурасын интернет ресурслардан алып файдаландым.
Автор: Ахмадуллина Сакина Насиховна