Инсценировка стихотворения на татарском языке "Җимерек светофор"
Җимерек светофор
МАКСАТ. Светофор һәм регулировщик сигналлары турында алган белемнәрен кабатлау һәм ныгыту
Борын-борын заманда,
Урманда бер аланда,
Аю юлдан барганда,
Абынган бер товарга.
Яхшы итеп карагач,
Тапкан товар – искиткеч,
Алай бор да, болай бор
Тапкан табыш – СВЕТОФОР.
Җәнлекләр җыелышкан
Ай-һай килгән табыштан.
Беренче булып керпе,
Төпләп сүзгә кушылган:
КЕРПЕ: Әгәр дә утянгычның
Уты, җебе булмаса,
Ерактан ук килгән мәлгә
Бер дә янып тормаса,
Бернигә кирәк түгел,
Карарга кирәк түгел!
БҮРЕ. Светофорның эшләвеннән
Бернинди мәгънә дә юк.
Куян артыннан йөгерсәм
Миңа ут кирәк түгел.
КУЯН. Мин дә ,бүредән качканда
Алга гына элдертәм,
СВЕТОФОРны күзәтергә,
Бөтенләйгә өлгермәм.
ТӨЛКЕ. Тәртип безнең бу аланда
Гел үзебездән тора.
Урманда ГАИ посты
Кирәк микән?! Ул нигә?
CУКЫР ТЫЧКАН. Юл асты юлларын,
Үз-үземә мин ясыйм.
Күзләрем начар күрсә дә,
Дусларымны мин таныйм.
ЯБАЛАК.Миңа да ул кирәкми,
Очам мин бик-бик ерак.
Күзләре янган вакытта
Ябалакка ник кирәк?!
Эштән чыккан СВЕТОФОР
Тыңлап-тыңлап торды да:
СВЕТОФОР: Монда минем кирәгем юк,
Китим юллар чатына.
Миңа анда тормыш рәхәт
Басып торам тын гына.
Юлларга ялт иттареп
Утларымны кабызыйм.
Төрле төстәгеутларны
Бөтен юлларга ягыйм.
Сары, ящел, кызыл утны
Балалар да күрсеннәр
Яшел утка – юллар ачык,
Кызыл – сабыр итсеннәр.,
Автор: Шамиева Гузель Руфисовна