АЛТЫНГА ТИҢ ҮЗЛӘРЕ, ХИКМӘТЛЕДЕР СҮЗЛӘРЕ
Дөньяда иң кадерле булган әти — әниләр турында без күп сөйлибез, ә әбиләр турында еш уйланмыйбыз. Ә әбисе булган кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Гомернең сикәлтәле юллары артта калган. Маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә ак кырау кунган. Күңелгә тормышның барлык хатирәләре сыйган. Ә киләчәккә ышаныч барыбер сүнмәгән, тормыш авырлыклары бу ышанычны сүрелдермәгән.
Ак яулыклы татар әбисе! Син барысын да кхрдең, яхшысын да, яманын да. Ләкин син барыбер татарт әбисе булып калдың. Ак яулыгыңны башыңнан салмадың. Ә иң мөһиме, синең Ходай Тәгаләгә ышанычың саф булып сакланды. Бөген намаз укыганыңны күрәм дә сиңа сокланам. Тәсбих тотып, илнең иминлеген теләп намаз укыйсың. Теләгең кабул булсын, и мәрхәмәтле, ак яулыклы татар әбисе!
Автор: Галипова Гадила Талгатовна