Әйләнә-тирә дөнья. эш программасы.
3нче класста әйләнә – тирә дөньядан эш программасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән башлангыч белем бирү программаларына (Казан. “Мәгариф” нәшрияты.2001) һәм дәүләт стандарты федераль компонентына (2004) нигезләнеп төзелде.
Эш программасы 68 сәгатькә исәпләнгән.
Максат :
- әйләнә-тирәдәге объектларны күзәтә, анализлый, нәтиҗә ясый, характерын билгели белү күнекмәләрен үстерү;
- әйләнә-тирә дөнья турында, табигый һәм социаль охшашлыклар һәм аермалар турында; кеше һәм аның табигатьтәге һәм җәмгыятьтәге тоткан урыны турында белем үзләштерү;
- әйләнә-тирәгә карата уңай һәм социаль кыйммәтле караш, экологик, әдәп-әхлакъ культурасы, патриотик хис тәрбияләү; табигатьтә һәм җәмгыятьтә иҗади эшләрдә катнашу ихтияҗы формалаштыру; сәламәтлекне саклау һәм ныгыту тәрбиясе бирү.
Автор: Харисова Роза Гыйлвановна