" 1 саны, 1 цифры"
. Әлеге дәрес “1 дән 10 га кадәрге саннар. 0 сан” темасында беренче дәрес. Төп максат укучыларны 1саны белән таныштыру.“Сан” һәм “цифр” терминнарын кертү.1 санын язарга өйрәтү. Саннлы кисемтәдә 1 нең кайда урнашуы белән танышу.
Алдагы дәресләрдә 2дән 10 га кадәр һәм 0 өйрәнеләчәк.Дәреспрезентациягә нигезләнеп алып барыла.
Дәрес укучыларныпсихологикәзерләүдән башлана. Балалар бер-берсен сәламлиләр, дәрескә әзерләнәләр.
Дәреснең этаплары укучылар белән берлектә әйтеп барыла, һәр этапка максат куела.Укытучы ярдәмендә укучылар дәреснең максатын билгели һәм формалаштра, дәрестәге гамәлләр эзлеклелеге әйтелә, күмәк төзелгән план буенча эшләнә, үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең дөреслеге бәяләнә, үз фикерләрен әйтәләр, бер-берсенә ярдәмләшеп, булышып, күмәкләп эш итәләр.
Әлеге дәрес укучыларның сөйләм телен, логик фикерләүләрен үстерә, игътибарлылыкларын арттыра, бер-береңне тыңлый белү, ихтирам итү тәрбияли.
Әлеге дәрестә математика , әдәбият , ИЗО фәннәре белән фәнара бәйләнеш бар.
Укучылар төрле катлаулыктагы күнегүләр башкаралар: телдән исәпләү, чагыштырып эшләү, дәреслек белән эшләү, эш дәфтәрләрендә эшләү, логик фикерләүгә багышланган уен һ.б. Дәрестә укучылар фронталь эшлиләр, индивидуаль эшлиләр,парларда эшлиләр, төркемнәрдә эшлиләр.
Рефлексия характерындагы сораулар укучыларга эшчәнлекләренә үзбәя куярга, алдагы дәресләрдә эшчәнлекне нинди тәртиптә алып барырга кирәклеген өйрәтә
Автор: Юнусова Гульсира Вакифовна