Главная / Начальные классы / Математика

Билгесез кушылучыны табу

Скачать
86.5 КБ, 812726.doc Автор: Ганиева Гульнара Альбертовна, 31 Мар 2015

Максат:Кушканда саннар арасындагы бәйләнешне кабатлау. Яңа типтагы тигезләмәләрне чишәргә өйрәнү. Тигезләмә төзеп мәсьәлә чишү. Язып кушу һәм алу алымнарын ныгыту. “Табигый зоналарны” кабатлау.

Телдән исәпләү күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

Дәрескә кызыксыну уяту. Укучыларда активлылыкны һәм мөстәкыйльлекне тәрбияләү.

Җиһазлау:сәяхәт картасы, “Зоологик лото” уены, поезд, билетлар, карточкалар, палетка, дәреслек 64 бит.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

Исәнмесез, укучылар!

Исәнмесез, саумысыз!

Имин үтсен көнегез!

Кәефләрегез ничек соң?

Кояшлы иртә кебек,

Яңа белем алырга дип килдек.

II. Телдән исәпләү.

  • Бүген дәрестә без сезнең белән кызыклы сәяхәткә чыгарбыз, сәяхәт нәрсәгә багышланганын мисаллар чишеп белерсез.
  • 1. Мин карточкалар язылган мисаллар күрсәтермен, ә сез аларның җавапларын төсле блокнотлар ярдәмендә күрсәтерсез. Һәр дөрес җавап саен хәреф язылган карточкалар ачылыр.

    72:18=4 4 Т

    56:8=7 3 А

    96:32=3 1 Б

    80:8=10 6 И

    17:17=1 2 Г

    40-29=11 7 Ы

    96:16=6 5 Й

    48:4=12 9 З

    54:27=2 10 О

    80:16=5 8 Н

    96:12=8 3 А

    99:11=9 12 Л

    3 А

    11 Р

    Димәк, без сезнең белән табигый зоналар буйлап сәяхәт итәрбез.

    Нинди табигый зоналар беләсез? (Арктик чүлләр, тундра, урман зонасы, дала зонасы, чүлләр, субтропик зона).

    Нәрсәдә барабыз? (Поезд белән).

    2. Поезд белән барыр өчен безгә тимер юл кирәк. Тимер юлны табыр өчен мәсьәлә чишеп алыйк №313 (64 бит)

    Тимер юл салучылар бригадасы бер айда 100км тимер юл салырга тиеш булган. Беренче декадада (10 көн) бригада -30км, икенче декадада 36км юл салган. Һәр аңлатма нәрсә белдергәнен аңлат:

    100-30 30+36 36-30 100-(30+36) 30:10

    3. Поездга утырыр өчен безгә билетлар кирәк.Без аларны мисал чишеп алырбыз.

    (Тактада мисаллар язылган карточкалар бар, укытучы әйтүе буенча берәр укучы чыгып мисаллар эшли дә билетын ала, икенче уенчылар киләләр, һ. б.)

    1 нче билет

    999+1

    2 нче билет

    1 000-1

    3 нче билет

    1 050-50

    4 нче билет

    10 000-1

    5 нче билет

    9 999+1

    6 нчы билет

    20 000+800

    7 нче билет

    50 000-1

    8 нче билет

    80 000-1

    9 нчы билет

    35 840-840

    10 нчы билет

    10 000+300

    I станциягә килеп җиттек “Географик утрау”.

    - Иң кызу табигый зонаның исемен белер өчен без сезнең белән таблицаны тутыргач белербез.

    - Кушканда саннар үзара ничек бәйләнгән? (Суммадан билгеле булган кушылучыну алу).

    Таблицаны тутыру һәм тапкан җавапны әйләндереп килеп чыккан сүзне уку.

    Кушылучы

    3

    62

    л

    л

    ә

    1017

    Кушылучы

    ч

    ү

    24

    179

    75

    р

    Сумма

    7

    82

    76

    964

    523

    8192

    4 – Ч 52 – Л 448 - Ә

    20 – Ү 785 – Л 7175 – Р

    Нәтиҗә ясау: билгесез кушылучыны табу өчен суммадан билгеле булган кушылучыны алырга. Димәк , бүген дәрестә без сезнең белән нинди тема өйрәнербәз? (Билгесез кушылучыну табу).

    III. Яңа материал өстендә эш.

    1. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

    Бүген дәрестә яңа төр тигезләмәләр чишәргә өйрәнербез. Тигезләмә төзеп , мәсьәлә чишәрбез. Язып кушу һәм алу алымнарын ныгытырбыз, табигый зоналар кабатларбыз.

    2. Дәфтәрдә эш.

    Бүгенге числоны, сыйныф эше, дәреснең темасын язалар.

    Саннарның рәтен дәвам ит:

    11, ..., ..., ..., ..........................................................................., 99.

    11-99 кадәр 11 бүленүче саннарны яз.

    3. II станциягә барып җиттек “Ботаник бакча”.

    Монда нинди үсемлекләр үсә? (күк җиләк, нарат җиләге,болан мүге). Алар кайсы зонада үсәләр? (Тундра). Үсемлекләр сезгә бирем әзерләгәннәр.

    Х+15=68:2 Бу нәрсә? (Тигезләмә). Кем чишеп карый?

    (Бер укучы аңлата).

    Х+15=68:2 Тигезләмәне чишәр өчен 68 һәм 2 өлешен

    табабыз. Ул 34 кә тигез.

    Х+15=34 Билгесез санны табабыз. Аның өчен

    34-15=19,

    Х=19.

    Х=34-15

    Х=19

    19+15=68:2 Дөреслеген тикшерәбез 19+15=68:2, 34=34.

    34=34

    4. Китап белән эш.

    2 нче тигезләмәне 2 нче укучы телдән аңлата: 24+Х=79-30

  • Без нәрсә таптык? (Билгесез кушылучыны).
  • №310 (64 бит). Тигезләмәләрне чиш. Ике укучы такта янында эшли.(Калган укучылар урыннарында).

    64+а=92 х+78=97+3

    IIIстанциягә килеп җиттек “Зоологик урман”.

    Укучылар , бу урманга нәрсә җитми? (Хайваннар). Бу урманда яшәүче хайваннарны табыр өчен “Зоологик лото” ны җыярбыз.

    Соры аю

    Тиен

    Тиен

    Поши

    Поши

    Селәүсен

    Селәүсен

    Соры аю

    Бу кайсы зонадагы хайваннар? (Урман зонасы).

    Биремне эшләү №311 . Тигезләмәне төзеп, мәсьәлә төзү. Телдән эшләү. (парлы эш).

    Х+390=70х6

    Х+390=420

    Х=420-390

    Х=30

    30+390=70 6

    420=420

    IVстанция “Уен аланы”.

    Физминутка:

    Без яратып сикерәбез (карточка күрсәтелә) 600:100

    Кулларны да күтәрәбез ( карточка күтәрелә) 1 000-997

    чүгәлибез (карточка) 30:15

    иеләбез (карточка) 56:8

    тыныч кына утырабыз.

    IV Ныгыту өлеше.

    Vстанция “Экологик күл”.

    - Нәрсә булган бу күлгә? (Пычыратканнар).

    -Нинди экологик проблемалар бар? (Ботакларны сындырмаска, матур чәчәкләрне өзмәскә, чуп-чар ташламаска, һ. б.)

    Аларны чишәр өчен №312 биремне эшлик. Исәплә һәм дөреслеген тикшер (1, 3 мисалларны такта янында эшлибез, 2, 4 мөстәкыйль эшлиләр)

    Алдан бетерүчеләргә № 316 (64 бит). Тигезлекләр дөрес булырлык итеп, җәяләрне куй.

    1 000 – (990:10-1)=902 960:(2+6)=120

    VI станциягә килеп җиттек “ Уңышка ирешү тавы һәм Белем диңгезе”.

  • Россиянең иң биек тауның исеме ничек? (Кавказ таулар)
  • №314. Һәр фигураның мәйданын табу (парлы эш).

  • Мәйданы ничек табалар? (тулы шакмакларын саныйлар.Тулы булмаган шакмакларны саныйлар һәм икегә бүләләр. Килеп чыккан шакмакларны кушалар).
  • VДәрескә йомгаклау.

  • Дәрестә нәрсәгә өйрәндек?
  • Нинди күңел белән эшләдегез?
  • Нинди зоналар кабатладык?
  • Сезгә дәрес ошадымы?
  • VI Билгеләр кую.

    Иң актив укучыларны билгеләү.

    VII Өй эше:64 бит №315. Буш шакмакларны тутырып, күчереп яз.


    Автор: Ганиева Гульнара Альбертовна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    документ Билгесез кушылучыны табу Ганиева Гульнара Альбертовна 31 Мар 2015
    документ Билгесез кушылучыны табу Ганиева Гульнара Альбертовна 31 Мар 2015
    документ Билгесез кимүчене табу Фазулзянова Рузиля Ильдусовна 24 Мар 2016
    документ Саннан вакланма табу Гайфуллина Дамира Гилфановна 21 Мар 2015
    документ Саннан вакланма табу. Якиева Гульназ Насимовна 14 Янв 2016
    аудио Билгесез солдат Хисамова Резеда Мансуровна 23 Апр 2015
    разное Мариус Максютов "Билгесез солдат" Хабибуллина Лилия Фанисовна 2 Мар 2016
    презентация Өчпочмакларның почмакларын табу турында теорема Галлямова Найля Газимовна 21 Мар 2015
    презентация Табу на табак Султанова Дина Раисовна 1 Апр 2015
    документ "Билгесез үткән заман" Баширова Айгуль Исламовна 20 Мар 2015
    презентация Презентация "Билгесез үткән заман" Баширова Айгуль Исламовна 20 Мар 2015
    документ Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль Саляхова Филия Фарахутдиновна 20 Мар 2015
    презентация, документ Билгесез үткән заман хикәя фигыль Баширова Айгуль Исламовна 20 Мар 2015
    презентация Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль Ахмадуллина Айгуль Гумаровна 20 Мар 2015
    презентация Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль Саляхова Филия Фарахутдиновна 31 Мар 2015
    презентация Билгесез үткән заман хикәя фигыль Ахмадуллина Айгуль Гумаровна 7 Апр 2015
    документ Фигыльнең билгесез формасы Каюмова Резида Исмагиловна 3 Мар 2016
    документ Табу(ойоро )как средство воспитания в марийской культуре Пахмутова Вера Биктубаевна 20 Мар 2015
    документ Тема: БИЛГЕСЕЗ ҮТКӘН ЗАМАН ХИКӘЯ ФИГЫЛЬ Гайниева Алия Фариховна 20 Мар 2015
    презентация Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә кулллану. Гилязова Гульназ Рубиновна 20 Мар 2015
    документ Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль.Аларның юклык формасы.(рус төркемнәре) Гарифуллина Альфиня Миначевна 20 Мар 2015
    презентация, документ Сингапур структурасы кулланып үткәрелә торган татар теле дәресе. Билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыль. Ахмадуллина Айгуль Гумаровна 31 Мар 2015
    документ план-конспект открытого урока на тему "Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль".("Неопределенное будущее время") Гумерова Лейсина Марсовна 20 Мар 2015