Главная /
Дошкольное образование /
Здоровый образ жизни
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл
Скачать
657 КБ, 1220491.doc Автор: Мирхазова Нурзия Рашитовна, 16 Окт 2015
Бәйрәм уздырыласы зал бәйрәмчә бизәлгән: “Сәламәт тәндә, сәламәт акыл!”, дип язылган плакатлар, “Спорт белән шөгыльләнүне” чагылдырган фотосүрәтләр һәм “Без спортсменнар” дип исемләнгән балалар рәсемнәрен үз эченә алган күргәзмәләр оештырылган. Шунда ук мөһим төшенчәләрдә урын алган. Мәсәлән: Йөрәгеңне сакла! Йөрәгеңне физик күнегүләр белән ныгыт, велосипедта йөр, тимераякта, чаңгыда шу, йөзү һәм йөгерү белән шөгыльлән. Начар гадәтләргә өйрәнмә, алар йөрәкне чирләтә генә. Сулыш белән идарә итә белү – үз-үзең белән идарә итә белү ул. Сулышны акрынлап, озаклап чыгару тынычланып калырга ярдәм итә. Физик күнегүләр һәм спорт белән шөгыльләнү өчен дөрес киенергә кирәк! Физик күнегләр белән шөгыльләнгәндә үз кәефеңә дөрес бәя бирергә, организмның физик нагрузкаларны ничек кичерүен контрольдә тота белергә тиешсең. Көндәлек режимны төгәл сакла. Көн дәвамында ниятләгән эшләреңә дә өлгерерсең, нык ихтыярлы, оешкан, үз дигәнеңә ирешүче кеше булып та үсәрсең. Гимнастика белән шөгыльләнү мускулларның барлык төркемнәрен үстерә, гәүдәгә төзлек, йөрешкә җиңеллек, ә хәрәкәтләргә сыгылмалылык һәм зифалык бирә. Һ.б. төшенчәләр.
Автор: Мирхазова Нурзия Рашитовна
Автор: Мирхазова Нурзия Рашитовна
Похожие материалы