Главная / Дошкольное образование / Рисование

Тема: "Дуслыкның көче". "Ике төснең дуслашу" темасына рәсем төшерү

Скачать
29.05 КБ, 1250651.docx Автор: Шаехова Гулия Фаезхановна, 30 Окт 2015

Тема: “ Дуслыкның көче”

«Ике төснең дуслашу» темасына рәсем төшерү. Уртанчылар төркеме

Максат: Бер-берсенә карата дуслык мөнәсәбәте, ярдәмләшү, киңәшләшү кебек сыйфатларны тәрбияләү. Матур яшәү өчен дуслаша белү сыөфатларын тәрбияләү.

. Заман технологияләрен кулланып балаларга дуслык төшенчәсен, дуслыкны саклауның әһәмиятен, әгәр ачуланышсаң тизрәк дуслашу кирәклеген аңлату, дуслашу, анлашунын төрле алымнары белән таныштыру.

. Уен ярдәмендә аралашу культурасын үстерү, эмоциональ тирәлектә группаның бердәмлегенә ирешү.

. Гомуми нәтиҗәгә ирешү өчен рәсемнәр төрле җиһазлар куллану. Балаларга бергәләп эшләү күнекмәләрен бирү.

Җиһазлау:

.Туп, акварель буяу, пумалалар, альбом бите һәм салфеткалар.

. Магнитофон һәм аудиокассеталар.

. Компьютер, экран.

Шөгыль барышы.

1. Өлеш Оештыру моменты. Исәнләшү, барлау

Яңгыр”күнегүе.

Тавыш арта” күнегүе.

-Бүген көн нинди? Ягез эле, бергәләп кулларыбыз белән курсәтик. Күк йөзен болыт каплый, яңгыр яв абашлый... Берничә тамчы тама, яңгыр көчәя, тамчылар саны арта, ешая... Көчле яңгыр ташкыны башлана. (балалар учлары белән ешаю, көчәю тәртибендә кул чәбәклилэр).

-Балалар, әйдәгез, яңа уен өйрәнәбезме? Бу уен әле генә уйнаган “Яңгыр”уенына охшаган, ләкин аермасы шунда, кул урынына бу юлы тамак һәм яңаклар сөйләшәчәкләр. Уенның исеме "Тавышның көчәюе" дип атала.Дөньяда кечкенә генә Тавышчык яшәгән ди, ул үзенең нэзек тавышы белән “ш-ш-ш-ш...” дип сөйләшә икэн, еллар узган, Тавышчык үскән, зурайган һәм ул инде "ж-ж-ж!" дип сөйләшә башлаган, Тавышка әверелгэн. Әйдэгез,бергәләп Тавышчыкның ничек итеп тавышка әверелүен күрсәтик әле.

(Балалар бергәләп кабатлыйлар)

2 өлеш. Дискуссия. (Белемнәрне тирәнәйтү, актуальләштерү өлеше)

-Балалар эле генә “Яңгыр уенын уйнадык. Сез һәрберегез бер яңгыр бөртеге булдыгыз, бергәләп кушылып көчле яңгыр ташкынын барлыкка китердегез, бөтен жир өслеген капладыгыз. Ә хәзер әйтегез әле, бер яңгыр бөртегегең җир өслеген каплый алыр идеме?

- Җир йөзендә кеше бер үзе генә яши алыр идеме?

-Сезнеңчә, нәрсә ул дуслык?

- Һәркем белэн дә шундый ситуация булырга мөмкин: туганнарың белән, дусларың белэн, әти-әниең белән ачуланышасың. Бу вакытта бик куңелсез була, кэеф төшә, елыйсы килә, кемгәдер үпкәлисең... Ничек уйлыйсыз, ачуланышырга, бәхәсләшергә кирәкме икэн?

- Сезнең берәрсе белән үпкәләшкәнегез, ачуланышканыгыз бармы? Ул вакытта нинди хисләр кичерәсез?

- Ә сез ачуландырган кеше ниләр кичерә икэн?

- Әгәр икесенә дә начар икән,бу ачуланышуны булдырмый калып булыр идеме икэн?

-бер-береңә үпкәләүләр, рәнҗетүләр, үпкәләшүләр булмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Ничек уйлыйсыз ,балалар? Әгәр ике кеше ачуланыша икән аларны ничек татулаштырырга?

- Ягез, үзегез белгән ,дуслык турындагы уеннарны искә төшерик әле?

-Бер, ике, өч

-Һәр бармакта көч

(балалар бармакларын күтәрәләр, куллары белән бер-берсенә тотыналар)

Бер,ике,өч

Бердэмлектә көч!

(уйныйлар)

- Бу уенда нәрсә турында сөйләнә?

Яки 2 вариант.

Бармакларым арасында,

Иң яратканы чәнти.

Ни өченме, хәзер сөйлим

Мин сезгә түкми-чәчми.

Берәрсе белән талашсам

Сорыйм чәнчә бармактан,

Зинһар өчен коткар диеп

Мине шушы кармактан.

Кем үпкәли, кем ачулы

Борылып бер-берсеңә

Тотып чәнчш бармакларын

Эләктереп тиз генә,

Башта бармак,ә аннары

Кулны тотып күтәрик

Дуслармы без?!Әйе,әйе

Шулай гомер үткәрик...

3 өлеш.Яшелчә исемнәре”белән ачуланышу.

- Шулай да бәхәс туа икән бер-береңне кимсетми калу мөмкинме соң? Кимсетү сүзләре бер-береңне рәнҗетми торган итеп дәшми калырга, яки әйтә торган сүзеңне уйлап кына әйтергә була. Ничек итеп? Хәзер шуның турында сөйләшеп алыйк әле.

- Ике дус упкәләшкәннәр, ачуланышканнар ди, күз алдына китерегез эле, бөтен яманлау сүзләре, начар сүзләр кинәт юкка чыккан, фәкать яшелчә исемнәре генә калган, дуслар ачуланышмакчы булалар, тик яман сүз урынына алар авызыннан яшелчә исемнәре генә чыга икэн. Шуны уйнап күрсәтик әле балалар. (Балалар уйныйлар).

- Кәбестә!

-Син үзең кәбестә!

-Ә син кыяр!

-Ә син редиска!

-Син пешмәгән помидор!

-Балалар болай итеп элгәләшү җинелме, мәгънәсе бармы? Эле һаман да тарткалашсыгыз киләме?

4 өлеш.Ягымлы сүзләр”дип атала.

- Балалар, хәзер инде бер-береңне рәнҗетмәскә, таркалашмаска өйрәндек, юл куярга өйрәндек. Ягымлы, матур сүзләр әйтергә дә өйрәник инде. Тугәрәккә басыйк та шушы матур шарны кулдан кулга жибәрик, кулыңда шар булганда матур ягымлы сүз әйтергә һәм күршеңә бирергә кирәк, ә ул икенче иптәшенә бирә. (уйныйлар).

- Балалар, бу уен сезгә ошадымы?

- Иң матур, ягымлы булган сүзләрне кем эйтте әле?

-Матур сүзләрне әйтү күңеллерәкме, әллә начарынмы, ә кайсысын ишетү рәхәтрәк? ( жавапларны гомумиләштерү)

5 бүлек."Ике чәчәкнең дуслыгы" темасына рәсем.

- Балалар , сезгә ике чәчәкнең дуслыгы турында бер легенда сөйлим әле, тыңлагыз. Бу хәл бик күптәннән була.Ике чәчәк яшәгән ди, берсе-сары, берсе- зәңгәр төстә булганнар.Сары төстәгесе үзенең Кояш төсендә, диңгез ярындагы ком төсендә булуы белән горурланган. Аннан ерак та түгел зәңгәр төстәгесе үсә икән. Ул үзен иң матуры, иң кирәклесе дип санаган.Шулай яшәгәннәр һәм гомерләре буена бәхәсләшкәннәр алар.

- Мин иң матуры һәм иң әһәмиятлесе, чөнки мин күк йөзе төсендә, диңгез дә минем төстә .

-Юк, мин иң матуры һәм иң әһәмиятлесе, чөнки мин Кояш кебек, ком төсендә.

Бөтенләй ачуланышып беткәннәр дуслар. Көтмәгәндә җил чыгып ике чәчәкнең төсен болгатып бетергән, шулай итеп яшел төс барлыкка килгән, ә ул төстә, үләннәр, чәчәкләр һәм агачлар. Җир йөзендз шундый рәхәт икән, үләннәр, чәчәкләр, кояш, ком, диңгез, төрле төстә һәм бик матур булган. Зәңгәр һәм сары чәчәкләр үзләренең хаксызлыгын аңлаганнар, алар дуслашмаса, төрле төсләр барлыкка килмәс иде.

Менә без дә балалар сезнең белән сары һәм зәңгәр төсне дуслаштырып карыйк әле. Төрле төсләрне кушыйк. Дуслык нинди төсләр барлыкка китерер икән?

-Парларга бүленик тә, һәр кеше бер төс сайласын. Аннан соң бер бит кәгазь алабыз да һәр кеше үз ягын буый, кәгазьнең урта өлешенә якынайган саен төсләр кушылырга тиеш, иптәшежнеке белән кушылып, яңа төс барлыкка килсен.

(Эшләргә нәтиҗә ясау.)

6 Өлеш. Релаксация “Тын күл дип” атала

- Балалар, уңайлы итеп утырыгыз әле, иркенләп, рәхәт итеп, һәм күзләрегезне йомып мине тыңлагыз. (музыка).

- Искиткеч матур җәйге иртә, сез тыныч, ялтырап яткан күл буенда басып торасыз. Суның әкрен генә чайпалуы ишетелә, талгын гына җил исә. Кояш битләрне, кулларны җылыта, күзләрне иркәли, сезгә шундый рәхәт. Бөтен тәнегез кояш нурларында җылынып, изрәп китә. Янәшәдәге яшел куаклардагы кошлар сайравы, чикерткә тавышлары ишетелә. Сезгә шундый тыныч һәм рәхәт. Үзегезне әни куенындагыдай хис итәсез. Иртәнге матурлык, тын һава, су, кошлар тавышы, сезне дә тынычландыра.... Ял итәсез.

- Хәзер күзләрегезне ачыгыз.

- Без яңадан балалар бакчасында, рәхәтләнеп ял иттек, шушы яхшы кәеф көне буена саклансың, хәерле көн сезгә!


Автор: Шаехова Гулия Фаезхановна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Тема: "Дуслыкның көче". "Ике төснең дуслашу" темасына рәсем төшерү Шаехова Гулия Фаезхановна 30 Окт 2015
документ "Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем) Тлякова Зульфида Кафиловна 30 Мар 2015
документ "Уеннар аша рәсем ясау" Тлякова Зульфида Кафиловна 12 Апр 2015
документ занятие "Дуслык көче" Вахитова Глюся Гаптельнуровна 9 Мая 2015
видео "Татар шигыре" темасына мастер- класс Вафина Гулия Илдусовна 1 Апр 2015
разное "Исем" темасына терәк схема Зарипова Алина Анисовна 21 Фев 2016
презентация презентация на тему " Рәсем ясауның традицион булмаган төрләре" Валиуллина Гульнур Разифовна 12 Дек 2015
документ Конспект ТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау. Мязитова Зульфия Саитовна 30 Мар 2015
документ Сценарий сказки "Две дочери-Ике кыз" Фролова Татьяна Геннадьевна 15 Дек 2015
презентация, документ "Ике пирожный" Габдрахманова Гульназ Ингиловна 17 Фев 2016
документ Открытый урок "Кайту" повестеның тәэсир көче Зигангирова Римма Мирхатовна 20 Мар 2015
презентация "Рәвеш" темасына презентация Тинбакова Римма Варисовна 20 Мар 2015
презентация "Сан" темасына презентация Тинбакова Римма Варисовна 20 Мар 2015
документ "Сан" темасына дәрес планы Тинбакова Римма Варисовна 20 Мар 2015
документ "Фигыль" темасына контроль эш. Габдрахманова Наиля Шайнуровна 20 Мар 2015
презентация "Сан" темасына тест. Закирова Нурия Набиулловна 20 Мар 2015
разное "Кайсы һөнәр яхшырак?" темасына сочинение Саматова Зульфира Рифхатовна 20 Мар 2015
документ "Шарт фигыль" темасына биремнәр Хакимова Мадина Сагидулловна 20 Мар 2015
презентация "Сыйфат" темасына презентация Гарипова Айзира Шамилевна 20 Мар 2015
презентация "Көзге табигать" темасына презентация Давлетшина Гульфия Раисовна 20 Мар 2015
презентация "Спорт" темасына презентация ХУСАИНОВА 20 Мар 2015
документ 6 сыйныфта "Җил" темасына дәрес эшкәртмәсе Загидуллина Зульфия Дамировна 21 Мар 2015
разное "Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше Саматова Зульфира Рифхатовна 20 Мар 2015
документ "Үсемлекләрнең бүлекләре" темасына тест Нагимова Дильбар Рафаэловна 31 Мар 2015
презентация "[Ю] авазы, Ю, ю хэрефлэре" темасына презентация Хайретдинова Рамиля Абдулхаевна 31 Мар 2015
документ "Хезмәт төбе хәзинә" темасына доклад Кадырова Ильгамия Вилдановна 9 Апр 2015
документ "Хезмәт төбе хәзинә" темасына доклад Кадырова Ильгамия Вилдановна 9 Апр 2015
документ "Проблемалы укыту" темасына чыгыш Сайфетдинова Динара Маратовна 5 Мая 2015
документ "Исем" темасына дәрес Хасанова Мафруза Ракибовна 7 Июн 2015
презентация "Минем гаиләм" темасына презентация Урманчеева Розалина Эльбрусовна 15 Окт 2015
разное 3 нче сыйныфта "Сыйфат" темасына дǝрес. Гильфанова Гульназ Рашитовна 10 Окт 2015
разное математикадан 4нче сыйныфта "Зурлыклар белән гамәлләр" темасына дәрес эшкәртмәсе Хафизова Гульюзем Мансуровна 15 Сен 2015
разное математикадан 4нче сыйныфта "Зурлыклар белән гамәлләр" темасына дәрес эшкәртмәсе Хафизова Гульюзем Мансуровна 18 Сен 2015
презентация "Тамырдаш сүзләр" темасына презентация. Гиниятуллина Венера Ягфаровна 26 Окт 2015
разное "Исем" темасына презентация Касимова Лилия Амировна 26 Окт 2015
презентация 1нче сыйныфта "1санын алу" темасына дәрескә презентация Хафизова Гульюзем Мансуровна 21 Дек 2015
разное 1нче сыйныфта "1санын алу" темасына математика дәресенең технологик картасы Хафизова Гульюзем Мансуровна 21 Дек 2015
разное 1нче сыйныфта "1санын алу" темасына математика дәресенең технологик картасы Хафизова Гульюзем Мансуровна 21 Дек 2015
документ "Аергыч" темасына ачык дәрес Ваганова Альбина Ильсуровна 7 Дек 2015
презентация "Тыныч йокы" темасына презентация Шакирзянова Нурсина Газинуровна 7 Дек 2015