Проведение открытого занятия для воспитателей по развитию речи во второй младшей группе.
Тема: Шәґәр буенча сәяхәт үткәрү.
Максат: Өлкәннәргә, иптәшләренә ягымлы мөнәсәбәттә булу.
Ґава торышы билгели белү. Ел фасылларының төп үзенчәлекләренең атау. Сүзне сан, килеш белән төрләндерә
белү.Табышмакларга җавап бирергә өйрәнү. Бәйләнешле сөйләм булдыру.
Сүзлек өстендә эш: зоопарк, ашханә, шәґәр, савыт - саба.
Кулланма материаллар: уенчыклар, төзү материалы.
Шөгыль барышы.
1. Тәрбияче: Карагыз, балалар безгә кунаклар килгән. Исәннәшегез, елмаегыз аларга.
2. Тәрбияче. Балалар, без күңелле сәяхәткә барабыз. Ә нәрсә белән барырга була?
Балалар: Автобус, машина, трамвай, поезд белән. Ә без җәяү барабыз, киттек.
Тәрбияче: Менә карагыз әле, монда "Уенчыклар кибете". Монда нәрсә сатыла? Уенчыклар сатыла. Ә нинди матур.
Бу нәрсә? Бу машина. Ул нишли? Юлда йөри.
Тәрбияче: Әйдәгез киттек. Без "Зоопарк"ка килдек.Карагыз әле монда нәрсәләр клеткада утыралар?
Балалар: Хайваннар.
Тәрбияче: Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавап бирегез.
"Җәен сары, кышын ак
Аң шулай яхшырак".
Балалар: куян.
Тәрбияче: Ул ничек сикерә?.
Тәрбияче: "Энәләре бар, ә тегә алмый".
Балалар: Ул керпе, ул пеш - пеш итеп йөри.
Тәрбияче: Хәзер без кунакка барабыз. Монда курчаклар утыра. Алар ашыйлар. чәй эчәләр.
Алсу дигән курчакның бүген туган көне.
Балалар:Алсуны уртвга куеп "Ак калач" җырлыйлар.
Тәрбияче: сезгә Алсу рәхмәт әйтә ґәм күчтәнәч өләшә.
Балалар: рәхмәт!
3. Тәрбияче: безгә группага кайтырга кирәк. Безне көтәләр. Сезгә ошадымы сәяхәт?
Автор: мирзагалимова альбина мансуровна