НОД по теме "Мой дом"
Уртанчылар төркемендә дәрес конспекты
“Минем өем"
Максат:
1. Үзләштерелгән сүзләр һәм грамматик конструкцияләр ярдәмендә сөйләм телен үстерү эшен дәвам итү.
2. “Минем өем” темасына караган лексиканы ныгыту.
3. Балаларны татар халык уеннарын уйнарга өйрәтү эшен дәвам итү.
4. Балаларда татар теленә кызыксыну уяту, аралашу теләге тудыру.
5. Балаларда бер-берсенә карата шәфкатьлелек, кайгыртучанлык, дуслык хисләре тәрбияләү.
Күрсәтмәлелек: “Серле тартма”, уенчыклар: зур аю, кечкенә аю, зур куян, кечкенә куян, зур туп, кечкенә туп, зур машина, кечкенә машина; уенчык рәсемнәре; гаилә рәсемнәре; курчак; “Бармак” уены өчен атрибутлар; кечкенә һәм зур өй макетлары; әти, әни, әби, бабай, кыз, малай рольләре өчен киемнәр; йөзек, “Шалкан” әкияте өчен курчак театры.
Дәрес конспекты.
Исәнләшү.
- Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Сәлам, сәлам.
- Исәнмесез!
- Хәлләрегез ничек?
- Яхшы, рәхмәт.
- Ә сезнең хәлләр ничек?
- Әйбәт, рәхмәт.
- Балалар, урыннарыгызга утырыгыз. Нишләптер безнең кунакларыбыз күренми?! Әйдәгез чакырыйк әле узләрен.
- Мияу, кил монда!
- Акбай, кил монда!
Мияу белән Акбайны каршы алу.
( Мияу белән Акбай керә)
Акбай, Мияу: Исәнмесез, балалар.
Балалар: Исәнме, Мияу. Исәнме, Акбай.
Тәрбияче: Акбай, Мияу сезне күрүебезгә без бик шат! Әйдәгез түрдән узыгыз.
Мияу: Ә безнең балалар белән танышып китәсебез килә.
Акбай: Син кем?
Алсу: Мин Алсу.
( Акбай белән Мияу һәр бала белән танышып чыга)
Мияу: Ә без сезгә “серле тартма” алып килдек.
Тәрбияче: Бик зур рәхмәт сезгә. Балалар әйдәгез кунакларга урын бирик.
Балалар: Акбай, утыр. Мияу, утыр.
Тәрбияче: Балалар, ә серле тартманы карыйбызмы? Нәрсә алып килделәр икән безнең кунаклар?
“Серле тартманы” карау.
( Тартма эчендә уенчыклар: зур һәм кечкенә куян, зур һәм кечкенә аю, зур һәм кечкенә туп, зур һәм кечкенә курчак)
- Бу нәрсә?
- Бу аю.
- Бу нинди аю?
- Бу кечкенә аю.
- Бу нәрсә?
- Бу куян.
- Бу нинди куян?
- Бу зур куян.
“Нәрсә юк” уены.
(Балалар күзләрен йомалар. Тәрбияче өстәлдәге берәр уенчыкны яшерә. Балалар нинди уенчык юклыгын белергә тиешләр)
- Балалар, нәрсә юк?
- Куян юк.
Акбай белән Мияуга рәсемнәр бүләк итү.
( Һәр баланың урындыгы астында уенчык рәсемнәре. Балалар берәм-берәм рәсемне Акбай белән Мияуга буләк итәләр)
- Балалар, әйдәгез, кунакларга рәсемнәребезне бүләк итик әле.
- Акбай, мә туп.
- Рәхмәт.
- Мияу, мә куян.
- Рәхмәт.
(Уен шул рәвешчә дәвам итә)
- Балалар, әйдәгез ял итеп алабыз.
“Карусель” уены.
Аудио (47 нче кисәк)
Әллә-лә, әллә-лә, карусель әйләнә,
Матур курчак әйләнә,
Зур-зур аю әйләнә,
Кечкенә куян әйләнә.
Әллә-лә, әллә-лә, карусель әйләнә,
Матур курчак әйләнә,
Зур-зур аю әйләнә,
Кечкенә куян әйләнә.
“Бу өйдә кем яши?” уены.
(Балаларга өй макетлары күрсәтелә)
Тәрбияче:
- Балалар, карагыз әле, бу нәрсә?
- Бу өй.
- Бу нинди өй?
- Бу зур өй.
- Ә бу нинди өй?
- Бу кечкенә өй.
- Бу өйдә кемнәр яши?
- (Тәрбияче рәсемнәр күрсәтә) Бу кем?
- Бу әти.(әни, бабай, әби, малай, кыз)
- Бик дөрес, балалар. Ә хәзер бергәләп “Бармак” уеннын искә төшереп китик.
“Бармак” уены.
Бу бармак – бабай,
Бу бармак - әби,
Бу бармак - әти,
Бу бармак - әни,
Бу бармак – кыз, малай.
“Бу өй матур,бу өй зур”. Аудиоязма тыңлау, кушылып җырлау.
(Балаларга бабай, әби, әти, әни, кыз, малай рольләре бүленеп бирелә.)
Аудио (63 нче кисәк)
Бу өй матур,
Бу өй зур.
Монда яши бабай.
-Мин бабай (бабай битлеге кигән бала уртага чыга).
Монда яши әби.
-Мин әби (әби битлеге кигән бала уртага чыга).
Монда яши әти.
-Мин әти (әти битлеге кигән бала уртага чыга).
Монда яши әни.
-Мин әни (әни битлеге кигән бала уртага чыга).
Монда яши малай.
-Мин малай (малай чыга).
Монда яши кыз.
-Мин кыз (кыз чыга).
Әйе шул, әйе шул.
Бу өй матур,
Бу өй зур.
(Татар көе астында әби керә)
Әби: - Исәнмесез, балакайларым. Сезнең матур җырыгызны ишетеп мин дә килеп җиттем. Бигрәк матур җырладыгыз. Бигрәк күңелле уйныйсыз.
Тәрбияче: - Бик зур рәхмәт сиңа, әбекәй. Син утырып ял ит, ә без сиңа балалар белән әкият уйнап күрсәтәбез.
“Шалкан” әкияте.
Балаларга рольләр бүленеп бирелә.
Тәрбияче: - Бабай шалкан утырткан. Шалкан зур булып үскән. Бабай шалканны тарта икән, тарта икән Шалкан чыкмый ди. Бабай әбине чакырган.
Бабай: - Әби, әби кил әле.
Әби: - Нәрсә булды?
Бабай: - Шалканны тартыйк әле.
- Әби бабайга тотынган, бабай әбигә тотынган, тарталар, тарталар икән, ә шалкан чыкмый ди. Чакырганнар кызны.
Әби: - Кызым, кызым кил монда.
Кыз: - Нәрсә булды?
Әби: -Шалканны тартыйк әле.
- Кыз әбигә, әби бабайга. Бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар шалкан чыкмый ди. Кыз Акбайны чакырган.
Кыз:- Акбай, Акбай кил монда.
Акбай:- Нәрсә булды?
Кыз: - Шалканны тартыйк әле.
- Акбай кызга тотынган, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар шалкан чыкмый ди. Чакырганнар Мияуны.
Акбай: Мияу, Мияу кил монда.
Мияу: -Нәрсә булды?
Акбай: Шалканны тартыйк әле.
- Мияу Акбайга тотынган, Акбай кызга тотынган, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар шалкан чыкмый ди. Чакырганнар тычканны.
Мияу:Тычкан, Тычкан кил монда.
Тычкан: -Нәрсә булды?
Мияу: - Шалканны тартыйк әле.
Тычкан:Зарядка ясарга кирәк.
(Музыка астында барысы да зарядка ясыйлар)
- ТычканМияуга, Мияу Акбайга тотынган, Акбай кызга тотынган, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар шалканны тартып чыгарганнар.
Саубуллашу.
- Ничек,Әбекәй, сиңа безнең әкиятебез ошадымы?
- Әби: - Бик ошады балакайларым, бик зур рәхмәт сезгә.
- Безнең дәресебез ахырына якынлашты. Барыгызга да бик зур рәхмәт.
Саубулыгыз, балалар. Хушыгыз.
Автор: Билалова Эльвира Газизановна