Главная / Дошкольное образование / Разное

Сюжетлы-рольле уен буенча "Нәни табиб" проекты

Скачать
32.3 КБ, 801641.docx Автор: Хабипова Лилия Ахатовна, 31 Мар 2015

Проект “Нәни табиб”

Проектның эчтәлеге:

1.Проект “Нәни табиб”

2.Кушымта:

  • “Курчагым авырды”, “Алсуның терелүе, балалар бакчасына килүе” шөгыль конспектлары.
  • Ата-аналар өчен белешмәлекләр ясау.
  • Ата-аналар өчен “Баланы һөнәрләр белән таныштырабыз” журналы
  • Ата-аналар өчен “Балаларда еш күзәтелә торган авырулар һәм аларны дәвалау ысуллары” турында күрсәтмә материаллар тәкъдим итү.
  • “Табиб һөнәре белгечлекләре” балалар өчен презентацияләр әзерләү.
  • “Минем яраткан табибым, шәфкать туташым” рәсемнәр бәйгесе үткәрү.
  • Әлеге рәсемнәрдән күргәзмә оештыру.
  • Проект “Нәни табиб”

    Проект төре: аз вакыт аралыгында, уен формасында, төркемдә үткәрелүче проект.

    Балалар яше: зурлар төркеме (5-6 яшьлек)балалары .

    Проектны үткәрү вакыты: 3 ай

    Проект режим моментларында гамәлгә кертелә.

    Проектның этаплары.

    1.Алдан башкарылган эш:

    Гаиләдәге мөнәсәбәт белән танышу,ата-аналар өчен анкеталар үткәрү, перспектив эш планы ясау, фотога төшү, проектны иллюстратив материаллар белән баету; методик китаплар һәм матур әдәбият әсәрләре сайлау, проект турында әңгәмә оештыру һәм аны педсоветта раслау. “Айболит” мульфильмын карау.

    2.Төп өлеш.

    Консультацияләр оештыру,ата-аналар белән әңгәмәләр кору, сюжетлы-рольле уеннар уйнау; “Минем күзаллавым буенча табиб нинди булырга тиеш”, “Минем яраткан табибым”, “Минем яраткан шәфкать туташым”

    рәсемнәр күргәзмәсе оештыру, проектны масса күләм мәгълүмат чараларына публикациягә җибәрү, газетада бастыру. Сюжетлы-рольле уеннарның уйналу планын төзү. А.Алишнын “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерү.

    Проектның актуальлеге.

    Балаларда милли үзаң тәрбияләү- мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмаларының төп бурычларының берсе. Балаларны туган телдә дөрес һәм матур сөйләшергә өйрәтүдә,аларда сәнгатьле сөйләм күнекмәсе булдыруда сюжетлы-рольле уеннар аеруча нәтиҗәле.

    Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә,матур сөйләшергә өйрәнә,үзен “зулар тормышына” әзерли. Төрле тормыш шартларын уйнап караганда, балалар бер-берсенә юл куярга,кешеләрдә азрак ялгышырга,конфликтлардан читтә калырга,үзара дус чолганыш тудырырга гадәтләнәләр. Шушы уеннар вакытында баланың шәхесе формалаша,аң дәрәҗәсе үсә,ихтыяр көче арта. Моннан тыш уен балаларның психик үсешен билгеләүче иң ышанычлы диагностик чараларның берсе булып санала.

    5-6 яшьлек балалар уен өчен кирәк булган корылмаларны күмәкләшеп төзергә,алда торган эшне бергәләшеп планлаштырырга һәм аны гомуми башкарырга сәләтле,үзара дус мөнәсәбәт булдыру, иптәшләренең фикере, теләге белән исәпләшү, бер-берсенә мөмкин кадәр ярдәм итү - сюжетлы-рольле уеннарның нәтиҗәсе.

    Проектта катнашучылар: зурлар төркеме балалары,төркем тәрбиячесе, музыка җитәкчесе, балалар бакчасы шәфкать туташы, авылдагы медицина хезмәткәрләре.

    Бурыч: “Шифанә” сюжетлы-ролен ачык чагылдырып уйнарга гадәтләндерү.

    Максат:

  • уенда табиб һөнәре турындагы белемнәрен куллана алуларына ирешү.
  • әлеге намуслы хезмәткә кызыксыну,хөрмәт уяту.
  • табиб һөнәренең бик мөһим һәм әһәмиятле икәненә төшендерү.
  • рольле диалог килеп чыгуына этәргеч ясау.
  • авыру кешегә ярдәм итәргә теләк булдыру,игътибарлылык һәм сабырлык формалаштыру,кызгану хисе тәрбияләү.
  • табиб өчен кирәкле булган атрибутлар, әсбаплар сайлап алырга, шул кирәк-яраклардан дөрес кулланырга күнектерү.
  • уенның эчтәлеген уйлап табуда мөстәкыйльлек булдыру.
  • бердәм, бер төркем белән дус,тату уйнауларына ирешү.
  • уен җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү.
  • Җиһазлар: ак халат,баш киеме, авырулар өчен карточкалар, юлламалар, рецептлар, “Нәни табиб” наборы, дарулар савыты, телефон, компьютер.

    Проектның чынга ашыру өчен ниятләгән нәтиҗәләр

    -табиб һөнәре турындагы белемнәрне киңәйтү.

    -коммуникатив күнекмәләр формалаштыру.

    -төрле гамәл,предметлар аша балаларның торрмыштагы күзәтүләрен уенда чагылдыру,бердәм булып уенга катнаштырту.

    -балаларның үз уй-фикерләрен башкаларныкына кушырга күнектерү.

    -балаларның гаилә шартларындагы уеннары буенча ата-аналарның компетенциясен үстерү.

    Проектның үтәлеше

    Программа бүлеге

    Эшләү алымы һәм формасы

    Танып белү үсеше

    Балалар бакчасындагы медицина кабинетына экскурсия.

    Авыл фельдшер акушерлык пунктына сәяхәт (рентген, күз табибы, теш табибы бүлмәләрен карау) .Шәфкать туташы Хайруллина Венера Азат кызы белән танышу. Аның тарафыннан төрле медицина инструментлары белән: көзге киеп колак, борын,тамак; чүкеч белән рефлекс тикшерү; стетоскоп ярдәмендә тыңлау; пипетка,шприцлар белән ничек эшләргә кирәклеге турында белешмә тыңлау. Табиб һәм

    шәфкать туташының эшен күзәтү.

    “Һөнәрләр” темасына рәсемнәр карау.

    “Табиблар” , Табибларның белгечлекләре” турында презентация тәкъдим итү.

    Сөйләм үстерү

    Үткәрелгән әңгәмә темалары:

    “Табиб һәм шәфкать туташы”.

    “Авыруларны кем дәвалый?”

    “Син авырсаң, сиңа әниең ничек ярдәм итә?”

    “Табибны өйгә чакырту”.

    “Ашыгыч ярдәм -03”.

    “Табибка нинди әсбаплар кирәк?”

    “Иң кирәкле һөнәр”.

    “Без әни белән табибка бардык”.

    Матур әдәбият әсәрләре белән танышу

    А.Алиш “Куяк кызы” әкитен сәхнәләштерү.

    К.Чуковский “Айболит”шигыре.

    З.Гомәрова “Ашыгыч ярдәм” хикәясе.

    С.Михалков “Прививкага” шигыре.

    Рассказ Ю.Яковлевой “ Больной”

    Уен эшчәнлеге

    Сюжетлы-рольле уеннар “Шифахәнә”, “Даруханә”, “Алсу курчагым авырый”, “Алсуның терелеп бакчага килүе”

    “Табиб инструментлары” дигән темага нокта буенча тоташтыру өстәл уены

    Дидактик уеннар: “Кем күбрәк гамәл әйтә” , Кемгә нәрсә кирәк”

    Нәфәсати тәрбия

    “Витаминнар”, “Дару төймәләре” әвәләү.

    “Минем яраткан табибым” рәсем.

    “Табиблар” буяулу рәсемнәрен(раскраскалар) буяу.

    “ 8Мартка карата бакчада эшләүче шәфкать туташына күмәк композиция- открытка” кисеп ябештерү.

    “Авыру курчакка күчтәнәчләр” әвәләү.

    Конструкцияләү

    Кул эше

    “Шиифаханә”, “Даруханә” биналары.

    Авыру курчак өчен карават.

    Картоннан йод, тамчылар өчен шешәләр, тартмалар ,термометр ясау.

    Отоларингологка махсус көзге,гардусник, горчичниклар әзерләү.

    Музыка тәрбиясе

    П.чайковский “Курчак авыруы” әсәре.

    Ата-аналар белән эш

    “Балагыз өйдә ничек һәм нәрсә белән уйный” анкета үткәрү.

    “Баланы һөнәрләр белән таныштырабыз” журналы тәкъдим итү.

    “Балаларда еш күзәтелә торган авырулар һәм аларны дәвалау ысуллары” турында күрсәтмә материаллар-папкалар әзерләү.

    “Минем яраткан табибым, шәфкать туташым” рәсемнәр күргәзмәсе оештыру.

    Ата-аналар җыелышында шәфкать туташының “Бала сәламәт булсын дисәң” дигән темага докладын, медицина ягыннан аның киңәшләрен, искәртмәләрен тыңлау.

    “Шифаханә”, “Даруханә” сюжетлы-рольле уеннары өчен ата-аналардан кирәкле атрибутлар әзерләүдә ярдәм сорау.


    Автор: Хабипова Лилия Ахатовна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    документ Сюжетлы-рольле уен буенча "Нәни табиб" проекты Хабипова Лилия Ахатовна 31 Мар 2015
    презентация Презентация "Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте" Нуруллина Альфия Разимовна 20 Окт 2015
    документ УМК буенча дидактик уен "КИЕМНӘРНЕ УРНАШТЫР" Галимова Гульназ Ильфаковна 31 Мар 2015
    документ Уен-дәрес "Диңгез буйлап сәяхәт". "Гади вакланмаларны бүлү һәм тапкырлау" темасы буенча Салихзянова Василя Хакимзяновна 1 Апр 2015
    документ Өчпочмак темасы буенча "Бәхетле очрак". уен- дәрес Дəрес барышы. I гейм II гейм Ландыш Нагимовна Ахметова 21 Мар 2015
    презентация Физика буенча өлкән классларда уен "Зиһен базары" Диск Нуриева Рамля Равиловна 1 Апр 2015
    документ "Нәни булышчылар" Абдрахманова Гульназ Мияссяровна 31 Мар 2015
    документ Лексика буенча уен-дәрес Шайхулова Гульназ Фаязовна 1 Апр 2015
    документ Г.Тукай шигырьләре буенча викторина – уен. Мубариева Юлдуз Рифовна 23 Окт 2015
    документ "Йолдызлы сәгать" - уен-конкурс Загирова Румия Ахатовна 20 Мар 2015
    документ "Юлда булсаң имин бул!".Уен-кичә shaykhrazieva farduna giniyatullovna 31 Мар 2015
    документ Уен-Сәяхәт "Мияубикәгә кунакка" Хазиева Елена Петровна 31 Мар 2015
    презентация, документ Математик уен "жавабын тап" Валиуллина Гульчачак Мансуровна 1 Апр 2015
    документ " Түгәрәк уен" фестивале. Гилязова Лилия Мустафовна 31 Мар 2015
    документ Уен дрес "Бәхетле очрак" 5 кл Насрутдинова Алия Авхадулловна 1 Апр 2015
    документ "Уен иленә сәяхәт" Хайретдинова Рамзия Нурзадовна 8 Апр 2015
    документ "Тамчы- Шоу" интеграль уен. Мулюкова Иркя Рашитовна 4 Ноя 2015
    документ "Тамчы шоу" интеллектуаль уен кичәсенә сценарий. Мингазова Гульназ Маратовна 15 Окт 2015
    документ Эшлекле уен. " Экологик сукмак буйлап". Кашапова Асма Бастановна 16 Окт 2015
    презентация Дидактик уен "Кибет" Львова Альфия Шамильевна 17 Ноя 2015
    презентация Интерактив уен "Кышлаучы һәм күчмә кошлар" Ахметшина Айгуль Фаукатовна 7 Дек 2015
    документ Урок по татарской литературе по теме "Табиб янында". Тазипова Айгуль Асхатовна 20 Мар 2015
    видео Сетевые проекты в группе " Образование3" Ефимова Вера Яковлевна 1 Апр 2015
    документ Р.Вәлиева - балалар шагыйрәсе."Нәни чыршы" шигыре. Ахметзянова Райханя Агзаметдиновна 20 Мар 2015
    документ Конспект занятия по окружающему миру "Без нәни эзләнүчеләр" Арсланова Гульназ Мирзануровна 31 Мар 2015
    документ Башлангыч класс укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча уен-ярыш сценарие Хафизова Гульюзем Мансуровна 31 Мар 2015
    документ Татар теле буенча ФГОСка нигезләнеп эшләнгән "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе. Галиева Гөлшат Арслановна 20 Мар 2015
    презентация ГТукай"Карлыгач"шигыре буенча бәйләнешле сөйләм дәресе буенча презентация Галиева Гөлшат Арслановна 20 Мар 2015
    документ Уен "Сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез" Рябова Наталья Владимировна 20 Мар 2015
    презентация Уен "Игътибарлы бул" (тамчы-шоу) Сафина Резеда Рашатовна 30 Мар 2015
    документ Рекомендации родителям"Өч яшьлек балалар үсешенә- уен аша ярдәм итү". Валиева Айгуль Надировна 20 Ноя 2015
    документ "Әни - җирдә иң кирәкле кеше". Әниләр көненә багышланган уен-бәйге. Зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе. Шайхлисламова Ландыш Варисовна 4 Окт 2015
    документ «Уйный –уйный үсәбез» проекты буенча “Мияу кунакка килә” темасы буенча турыдан – туры оештырылган кабатлау эшчәнлеге конспекты. Рахимова Расима Гасымовна 19 Мар 2016
    документ Рекомендации родителям"Өч яшьлек балалар үсешенә- уен аша ярдәм итү. Валиева Айгуль Надировна 1 Дек 2015
    презентация "Кем нәрсә белән туклана?”, дидактик уен. Сабирова Рамзия Галимзяновна 17 Мар 2016
    разное Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу" Ахметзянова Энҗе Талгатовна 20 Мар 2015
    презентация презентация"Технологиядән квиллинг буенча мастер-класс". Салаватуллина Гульнур Загидовна 1 Апр 2015
    документ Экология темасы буенча инсценировка "Баллы мәсьәлә" Шамсутдинова Роза Мансуровна 1 Апр 2015
    презентация "Шалкан" әкияте буенча презентация Зарипова Лидия Азгатовна 4 Апр 2015
    документ Эвэлэу буенча йомгаклау шэгеле тема "Чеби" Еркулова Венера Флорисовна 31 Мар 2015