Нәүрүз килә, яз килә.
Бәйрәмчә бизәлгән зал. Музыка яңгырый. Балалар залга кереп тезелеп басалар.
А.б. Хөрмәтле ата – аналар, кадерле кунаклар, балалар. Без бүген бирегә язны – Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәменә җыелдык. Нәүрүз – борынгы әби – бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Ул 21 мартта билгеләп үтелә. Әлеге көнне астрономнар көн белән төн тигезләшкән көн дип аңлатса, борынгы халыкларда Яңа ел тууны белдергән. Бу көнне яшьләр, балалар өйдән - өйгә кереп бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек – саулык, иминлек – байлык, бәхет, уңышлар теләгә, уңышлар теләгә, уңышлар теләгәннәр. Шулай йөреп алар авылдашларының күңелен күтәргәннәр, авылда салкын кышлар бетеп килүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар.
Сезне халкыбыз йолаларының берсе – Язгы Яңа ел – Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз. Саулык – сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Барлык өметләрегез дә тормышка ашсын. Язгы Яңа ел котлы булсын! Нәүрүз мөбәракбад!
Җыр: “Без биибез” (халык сүзләре, Р.Гатауллин көе)
1. Борын үткән заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән,
Нәүрүз мөбәракбад!
2. Әйдә, кояш сип нурыңны,
Кызганма бер дә,
Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм
Нәүрүз бүген бездә.
3. Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк – тизрәк кил.
Куяннар туңып беткәндер,
Иссен җылы җил.
4. Урманда бит җылы өй дә,
Җылы мич тә юк.
Куяннарның әбиләре
Бәйләми оек.
5. Тизрәк кил безгә, җылы яз!
Тизрәк – тизрәк кил.
Чыпчыкларга җырлар өйрәт,
Уйна, сайра, көл.
6. Урманда бит пешермиләр
Түгәрәк калач.
Песнәкләрнең туганнары юк,
Тамаклары ач.
7. Тизрәк кил безгә, җылы яз!
Тизрәк – тизрәк кил.
Балыкларны коткар берүк,-
Боз астында күл.
8. Гөлчәчәкләргә күмелсен
Без яшәгән ил.
Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк – тизрәк кил!
Җыр: “Яз килде” (М.Андерьянова көе һәм сүзләре)
1б. Әй малайлар, кызлар! Әйдәгез, Нәүрүзбикә килгәнче, өйдән - өйгә йөреп нәүрүз әйтик, сый – хөрмәт җыйыйк.
2б. Башланган Яңа ел мул һәм тыныч булсын!
3б. Йорт хуҗаларына, барлык кешеләргә исәнлек – саулык, иминлек – байлык телик! (Чыгып китәләр)
Музыка. Залга бер төркем балалар керә. Кулларында чиләкләр, анда йомыркалар, бүләкләр.
4б. Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтеп киләбез,
Хәер – дога кылабыз.
Аш – сый көтеп торабыз.
Нәүрүз мөбәракбад!
5б. Аягым җиңел булсын,
Яңа ел котлы булсын,
Ашыгыз мул булсын
Башагы биш карыш булсын,
Нәүрүз мөбәракбад!
Өйдәме, түтәй
Җәтерәк бир күкәй,
Бирсәң безгә өч күкәй
Тавыгың салыр йөз күкәй.
Түтәй: Керегез, кер, балакайларым, мин сезне күптән көтәм инде (сөлге белән күмәч бирә) Нәүрүз котлы булсын!
6б. Мал – туарыгыз артсын,
Колыннарыгыз чапсын.
Игеннәрегез уңсын –
Нәүрүз котлы булсын!
7б. Татарстан җиребез,
Бөек Болгар илебез,
Моң – көебез, телебез,
Нәүрүз мөбәракбад!
8б. Сыерыгыз сөтле булсын,
Атыгыз көчле булсын.
Абыстайлар, түтәйләр,
Чыгарыгыз күкәйләр.
Түтәй: Мәгез – мәгез, балалар! Нәүрүз котлы булсын (күкәйләр тарата).
9б. Нәүрүз әйттек без сезгә,
Хакын бирегез безгә.
Яшегез җитсен йөзгә,
Малыгыз артсын көзгә.
Нәүрүз мөбәракбад!
(Чыгып китәләр)
Көй яңгырап торганда балалар залга керәләр.
А.б. Балалар, күрсәтегез әле, күпме җыйдыгыз? У-у күп булган, булдыргансыз! Әйдәгез әле, барыбыз да аны шушы табакка салыйк. (Берәм – берәм китереп салалар, уртага куялар). Утыралар.
Уеннар: “Чиләкләрдәге йомыркаларны аудару”, “Табактан чиләккә йомырка ташу”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү”.
9. Алъяпкычың чигүле,
Үзең чиккән түгелме?
Җырлап – биеп, уйнап – көлеп,
Күтәриек күңелне.
1м. Ачуланма безләргә,
Әйтик чынын сезләргә.
Без килдек кыз күзләргә,
Котлы булсын яз!
Кызлар тиз генә чаршау артына яшеренәләр һәм чаршау ярыгыннан карыйлар.
2м. Чылтырап чишмә ага,
Астында комы кала.
Чаршаудан кызлар бага,
Котлы булсын яз!
3м. Сүзем шулдыр сезләргә,
Карап торган кызларга (бармак яный)
Күз тидермә безләргә,
Котлы булсын яз!
4м. Нинди икән атасы,
Нинди икән анасы?
Бигрәк гүзәл баласы,
Котлы булсын яз!
Бергә: Без – без безелдек,
Без бер рәткә тезелдек,
Биибез дә, уйныйбыз,
Бер дә оялып тормыйбыз.
Җыр: “Зиләй – Зиләйле” (халык көе һәм сүзлзре)
А.б. Балалар, Нәүрүз килсә генә яз була бит. Әйдәгез, яз гүзәле Нәүрүзбикәне чакырабыз.
Балалар: Кил, Нәүрүз, кил тизрәк!
Нәүрүз килә яшереп,
Яшереп тә теш ярып
Дуслар, безне көтмәгез,
Табак – савыт бирәмсез?
Малай: Нәүрүзгә табак кирәк,
Табакка кабак кирәк.
Май, күкәй, калак кирәк,
Майланган коймак кирәк.
Шау – гөр килеп Нәүрүз, чәчәкләр керә. Нәүрүзбикә яшел киемнән.
Нәүрүзбикә: Исәнмесез, кадерле дусларым!
Агымсулар кичтек без,
Сезгә килеп җиттек без,
Нәүрүз өйтеп үттек без,
Нәүрүз мөбәрак булсын!
Бергә: Хуш киләсең, түрдән уз Нәүрүзбикә (сөлге белән ипи – тоз тапшырыла)
Нәүрүзбикә: Мине сагынып көтеп алганыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Бергә: Нәүрүз килде, яз килде!
Нәүрүз мөбәракбад!
Нәүрүзбикә: Каргалар кайттылар, алар артыннан башка кошлар да кайталар.
Сыерчык: Сыерчык, сыерчык,
Күк күлмәген киеп чык.
Үзеңнеке булмаса
Атаңныкын киеп чык,
Атаңныкы булмаса
Анаңныкын киеп чык,
Анаңныкы булмаса
Бабаңныкын киеп чык.
Җыр: “Сыерчык” (Г.Лотфи сүзләре, И.Шәмсетдинов музыкасы).
Кыш бабай: Бу нинди тавыш монда, кем әле минем биләмәләремә баш булмакчы?
А.б. Кыш бабай, юкка ачуланасың, синең көннәрең үтеп бара бит инде. Биләмәләреңне язга – Нәүрүзбикәгә тапшырырга вакыт җитте. Кара әле, тәрәзәгә, гөрләп – шаулап яз килә.
Кыш бабай: Туктагыз әле, туктагыз, үзе белән сөйләшәм (Нәүрүзбикә каршысына басып)
Миңа әйтми килгәнсең,
Кышны җиңәм дигәнсең,
Ха –ха-ха ха!
Бер өрермен – җил исәр,
Шыткан чәчәкне кисәр.
Ике өрсәм – кар ятар,
Елга, күлгә боз катар.
Кит, Нәүрүз, кит!
Нәүрүзбикә: Шып, дисәм – җилең тынар,
Елмайсам – карың елар.
Үзең кит, Кыш!
Кыш бабай: Кар, яу, яу –
Нәүрүздән яса зур тау!
Нәүрүзбикә: Кояш, чык, чык!
Тәти кашык базарда,
Ботка пешәр казанда,
Батыр карны елак ит,
Җылың белән кунак ит!
Елмаеп Кояш килеп керә. Кыш бабайкуркып артка чигенә.
Кыш бабай: Коела бара тешләрем,
Ямьсез керә төшләрем.
Кара куна җиремә -
Уңа бара төсләрем.
Ай, еладым, еладым-
Әле яшәп туймадым.
Юк, юк мин китмим. Тартышмыйча гына язга – Нәүрүзбикәгә биләмәләремне бирү юк.
Нәүрүзбикә: Синең бөтен шартларыңа да күнәм мин, Кыш бабай.
Кыш бабай: Беренче шартым:
Менә кашык, менә күкәй,
Тот кулыңа чибәркәй.
Син дә йөгер, мин дә калмам
Кем узар бу ярышта?
(Нәүрүзбикә беренче булып килә).
Кыш бабай: Әйдә хәзер биюдә ярышабыз.
Бииләр, Кыш бабай егыла.
Кыш бабай: Уф, арыдым, сусадым,
Харап булдым, җиңелдем,
Эредем бит, эредем.
А.б. Балалар, тизрәк ярдәм итик. Кыш бабайны торгызыйк, монда эреп бетә бит ул.
Балалар Кыш бабайны торгызалар.
Кыш бабай: Бетте, барысы да бетте,
Актык сәгатем сукты.
Сау булыгыз, дусларым,
Хушыгыз, күз нурларым.
Шатланыгыз, көлегез,
Уйнагыз. Сау булыгыз!
Кыш бабай чыгып китә.
А.б. Салкын кышны яз җиңде,
Моны барчагыз күрде.
Кулны кулга тотынышып
Бәйрәм итик көн буе.
Җыр: “Нәүрүз һәм балалар” (Г.Гәрәева музыкасы һәм сүзләре)
Нәүрүзбикә: Котлап сәлам бирдегез,
Мине көтеп алдыгыз.
Тук булсын малларыгыз,
Мул булсын балларыгыз.
Инде мине тыңлагыз –
Уйнагыз да көлегез,
Биегез дә җырлагыз.
10. Кызлар, кызлар, тыңлагыз,
Нәүрүз җитте, уйнагыз.
Каз, күкәй, коймак, май
Әзерләек без, давай.
11. Әйдәгез, әйдәгез,
Коймак пешерик!
Ботка пешерик!
“Коймаклар” уен – җыры.
12. Нәүрүз, Нәүрүз
Нәүрүз хуҗалар.
Котлы, мөбәрак булсын!
Тормыш түгәрәк булсын!
Уен – җыр гөрләп торсын!
Җыр: “Шома бас” (халык музыкасы һәм сүзләре)
Гомуми үсеш бирүче № 7 Актаныш балалар бакчасы
Нәүрүз килә, яз килә.
Зурлар группасы
I кв.категорияле
тәрбиячеләр
Шайхулова Ә.Г.
Актаныш
2012
Автор: Шайхулова Амина Галимардановна