Главная / Дошкольное образование / Разное

Нәни булышчылар

Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы

I кечкенәләр

төркемендә аралашу

һәм хезмәт процессы

Ата-аналарга йомгаклау шөгыле буларак күрсәтелде

Югары квалификационкатегорияле

Тәрбияче Адгамова Кадрия Васим кызы

Апрель-2010

Кадрия Васим кызы Адгамова, Актаныштагы “Алтынчәч” балалар бакчасының югары кв.категорияле тәрбиячесе

Тема:Нәни булышчылар. I кечкенәләр төркемендә аралашуһәм хезмәт процессы

Максат:Аралашу һәм хезмәт процессында балаларның үсешенә ирешү; өлкәннәргә ихтирам тәрбияләү, булышу теләге уяту, эшне ахырына кадәр башкарырга өйрәтү, тулы җөмләләр белән җавап бирергә гадәтләндерү, сөйләм үстерү, балаларда кәеф күтәренкелеге булдыру.

Өй .Өй янында әби чеп- чеп , дип эзләнеп йөри .Бер якта онык өй телефоныннан әбигә шалтырата.Әбинең кесә телефоны шалтырый.

-Алло, әбием, исәнме!

-Әлү,Сөмбел, кызым, синмени?

-Әйе,әбием, ни хәлләрең бар?

-Ярыйсы гына бәбкәем, бабаң еракка киткәч ,бераз ямансу булып тора,эш- эш –мәшәкатьләр дә ишәеп тора ,әллә килергә уйладыңмы, кызым?

-Әйе, әбием, ә дусларым белән килсәм ярыймы?

-Бик яхшы булыр, миңа булышып та китәрсез , кайчан киләсез соң?

-Хәзер үк юлга чыгабыз.

-Килегез ,көтәм балам.

Сөмбел балалар янына барып: дусларым, әбием янына булышырга барасызмы? , ди .Балалар , әйе, барабыз, дип җаваплыйлар.

Балалар җыйнаулашып барганда, каршыга Лиана белән Ислам чыга:

-Дуслар, кая барасыз?

-Әбиләргә барабыз.

-Анда нигә барасыз?

-Булышырга барабыз.

-Әби сезгә ни дияр?

- Оныклар диеп сөяр.

-Әби сезгә ни бирер?

-Күчтәнәчләр ул бирер.

-Аны кая курсыз?

-Бергәләшеп ашарбыз.

- Без дә барыйк әле?

-Әйдәгез.!!!

Балалар ,бергәләшеп ,әби янына киләләр, әби ишегалдында йөри: Чеп-чеп-чеп!

Балалар:Исәнме, әбекәй!

Әби :Бик исән , акыллыларым. Әйбәт кенә килеп җиттегезме?И-и , балалар, бик вакытлы килдегез әле, чуар тавыгым бик күп итеп йомырка салды да, чебиләр чыгарды , хәзер әнә шуларны җыя алмый тик йөрим, булышырсыз бит?

Сөмбел-Онык:әбием , ник алай читкә китәләр соң алар?

Әби: Коймалары юк иде шул,бабагыз еракка киткәнче, балта остасына койма ясарга биреп киткән иде, алып кына кайтасы бар.

Малайлар: Без булышабыз.

Кызлар: Ә без чебиләрне эзләрбез.

Әби : Сез бик бәләкәй шул әле, чебиләрне танырсызмы соң?

Балалар : Таныйбыз, чеби бик бәләкәй була.

- Сары йомгак кебек кенә була.

- Кечкенә кызыл томшыгы була.

- Тәпиләре дә бәләкәй була.

- Әби: Каян гына эзләп карарсыз микән , бәбкәйләрем?

- Чирәм арасыннан.

- Койма артында чеп- чеп дип йөриләр бит .

Әби:Болай булгач, сездән олы булышчылар чыга , әйдәгез соң ,эшкә керешегез.

Малайлар машиналар белән койма алырга китәләр, кызлар бүлмә буйлап чебиләр эзлиләр .

Бүлмә уртасына озын, кыска берничә ялгаш куелган . Аның янында чуар тавык. Балалар бүлмә буйлап йөреп, чебиләрне табып китерәләр. Койма белән уратып куялар.

Әби:И-И рәхмәт яугырлары , кая әле бу чебекәйләргә ярма да сибим.

Балалар : Без дә сибешик әле.

Әби балаларның учларына ярма сала ,ә балалар ялгашларга салалар .

Әби:Бик күркәм эш башкардыгыз, бәбкәйләрем, я инде бер уйнап та алыйк.

“Чебиләр” көенә. Нәни чебиләр барсы да

Сары майка кигәннәр.

Җим чүпләргә диеп кенә

Бер урынга килгәннәр .

Чеп, чеп, чеп, чеп,

Бер урынга килгәннәр .

Тик әбинең әйткәненә

Колак салмый чебиләр.

Шуңа күрә сибелешеп,

Читтә генә йөриләр,

Чеп, чеп, чеп, чеп,

Читтә генә йөриләр .

Чебиләргә койма куйдык,

Беркая да китмиләр.

Тыныч кына җим чүпләшеп,

Тату гына йөриләр .

Чеп, чеп, чеп, чеп,

Тату гына йөрилә

Әби: Рәхмәт , балалар , сезгә минем чебикәйләрем ошадымы соң? Тагын ниләр ошады? Кунакта күңелле булдымы , армадыгызмы? Кунак булгач, күчтәнәчләр дә була инде , ягез әле , сыйланыгыз. Әби күчтәнәчләр өләшә.


Автор: Адгамова Кадрия Васимовна
Похожие материалы