Именная страница
Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

"Яратмыйм мин "сугыш" сүзен темасына язылган сочинение (А.Латыйпова)ова)

Яратмыйм мин “сугыш” сүзен.

Булмасын ул, булмасын,

Кирәкми безгә сугыш.

Булмасын бер куркыныч,

Булсын бөтен ил тыныч!

Шәйхи Маннур.

Менә Бөек Җиңүнең 67 еллыгы якынлаша. 1941 нче елның 22 нче июнь иртәсеннән, Буг елгасы буенда вермахт гаскәрләренә “Алга!” командасы бирелгән көннән, алты дистәдән артык ел узып киткән.Әйе, Туган илебезнең фашистлар Германиясен җиңеп, бәхетле азат тормышта яши башлавына шуның кадәр вакыт үткән... Сугыш турында китаплардан укып, кинолардан карап кына фикер йөртүче тулы бер буын инде өлкән яшькә җиткән. Күпме гомер... Әмма сугыш утын үз куллары белән сүндергән карт солдатлар өчен күп түгел ул. Улларын һәм кызлрын фронтка озаткан аналар өчен дә күп түгел. Кара мөһерле кәгазьләргә ышанмыйча, бүгенге көнгә кадәр ирләрен көтүче тол хатыннар өчен дә күп түгел. Кичә генә кебек...

Ләкин шул кичәге көн аларның чәчләренә бәс булып сарган. Шул кичәге көн төшләренә кереп сискәндерә. Бүгенге көн хакына корбан булган батырларның йөрәкләре мәйданнарда мәңгелек ут булып яна...

Көннәрен дә, төннәрен дә сүнми,

Мәңгелек ут яна нурланып.

Яктылыгы еракларга китә,

Таң нурлары кебек юл ярып.

Нур Баян.

Сугыш.... Планетабызда һәр кешене дер селкеткән иң куркыныч сүз бу. Кемнәрнең генә үзәген өзмәгән дә, тормышын җимермәгән бу каһәр суккан афәт.Әгәр уйлап карасаң, шушы афәт тәрәзәсен чиртмәгән, ишеген какмаган бер генә гаилә дә юк бит. Миллионлаган кешеләрнең яшьлек елларын, балалык чорын, пар канатлы булып, тигез гаиләдә яшәүне урлаган бу кара еллар...
Төбәгебездән яу кырларына 442 кеше киткән. Шуларның 156 сы гына кире әйләнеп кайткан. “Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”,- дип киткән калган авылдашларыбыз азат тормыш өчен үзләренең башларын салганнар. Бүген инде өч авылга өч кенә ветераныбыз исән. Сугыш ветераннарының сафлары елдан-ел сирәгәя. Икенче бөтендөнья сугышы ветераннары арабыздан китә торалар. Алар белән бөтен бер чор – даһилык һәм кайгы чоры китә. Без аларны, безне фашизмнан коткаручыларны, һич кенә дә онытырга тиеш түгел.

Авыр сугыш еллары ир-егетләрне генә үзенә тартып алмаган. Тылда калган хатын-кызларга, яшүсмерләргә, карт-корыга да авыр, бик авыр булган. Аларның ирләре фронтта ил азатлыгы өчен кан түксәләр, үзләре исә тыл фронтында ат кебек җигелеп эшләгәннәр. Мәктәбебездә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашулар әледән-әле уздырылып тора. Кунакларыбыз сугыш елларында үзләре кичергән авырлыклар турында сөйләгәндә, ирексездән күзләргә яшь тула. Туфрак кардан арчылу белән басуга чыгып, җир катырганчы шунда үзләренең фидакарь хезмәтләрен куеп эшләүләре бер хәл, әле бит көн саен диярлек авылга ирләренең, туганнарының һәлак булулары турында кайгылы хәбәр килеп торган. Нинди сабыр, рухи яктан көчле булырга кирәк моның өчен! Өстәвенә, үзләре ач, киярләренә киемнәре юк. Тылдагы хезмәт ияләре “Бөтенесе дә фронт өчен, бөтенесе дә Җиңү өчен!” дигән шигарь астында эшләгәннәр. Барлы-юклы акчаларын, бар булган әйберләрен оборона фондына тапшырганнар.

Авылның хәле мөшкел, искиткеч мөшкел була. Ирләр, атлар сугыш кырында. Монда калган яшүсмерләр, карт-коры, хатын-кызлар тормыш йөген җигелеп тартканнар. Тыл ветераннары сөйләвенчә, хәтта бер күтәрәм салам өчен бездән 10 км ераклыктагы Казаклар авылына җәяүләп бара торган булганнар. Ә кичкә чәчүлек орлык өчен 35-40 чакрымдагы Кукмарага җәяүләп чыгып киткәннәр. Я Хода, ничек түзгәннәр алар?! Аякта чабата, иңнәрдә ашлык тутырылган капчык...Уйласаң ис китә: ничек түзгәннәр, ничек аяклары чыдаган?! Әмма алар зарланмаган, берәү дә сыкранмаган. Каһәр суккан сугыш кына бетсен! Бары да онытылыр. Җиңүгә тирән ышаныч, өмет яшәткән аларны.

Сугыш! Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең син тынычлык халкына. Син аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп,алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне аңламагансың. Безнең илебезнең курку белмәс данлыклы, горурланып сөйләрлек, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары бар. Аларга бәхет төшенчәсе туганда ук, ана сөте белән керә, әнә шуны чын мәгънәсендә аңлау аларга бетмәс-төкәнмәс көч, туган илгә кайнар саф мәхәббәт бирә,әнә шул көч җиңүгә алып килә. Без бәхетле яшәсен өчен күпме кеше яу кырында ятып кала.

Минем Хангәрәй бабам да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул 1921 нче елда дөньяга килә. Сугыш башланганда ук инде армия сафларында була.Аңа, армия хезмәтен тутырып, өйгә кайту насыйп булмый. Ул сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алына, 1943 нче елны, бик каты яраланып, госпитальгә эләгә.Бер елга якын дәвалангач, тагын фронтка китә.Хангәрәй бабам Ленинград блокадасында да катнашкан.Кызганычка каршы, ул үзе бу якты дөньяда юк инде.Без аның орден һәм медальләрен истәлек итеп саклыйбыз.Туган илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән Җиңү таңын каршылады. Юк, җиңел генә бирелмәде бу тынычлык, шуңа күрә дә без аның кадерен белеп, шушы аяз көнебезгә сөенеп, тормышның ямен-тәмен белеп, куанып яшәргә тиеш! Әлеге теләкләр күңелемдә шигырь юллары булып туды.

Сугышлар булмасын!

Бөек Җиңү бәйрәменә

Алтмыш җиде ел тула.

Бу сугышта күпме кеше,

Күпме бала кырыла.

“Тыныч булсын дөньялар!” – дип,

Газиз халкым кан коя.

Бик күп хатыннар интегә,

Балалар ятим кала.

Хангәрәй бабам да минем

Бу сугышта катнашкан.

Кыю, батыр булган өчен,

Орден, медальләр алган.

Батыр бабам катнашкан

Ленинград блокадасында.

Тик, кызганыч, үзе юк шул

Сөйләргә барысын да.

Истәлеккә саклыйбыз без

Орден һәм медальләрен.

“Башка сугыш булмасын!” – дип

Телибез иртәләрен.

Гел кояш балкып торсын

Илебез күкләрендә.

Балаларның шат авазы

Гөрләсен мәктәпләрдә.

“Сугыш!” Яратмыйм мин бу сүзне. Әби-бабайларыбызның матур яшьлекләрен тартып алганга, минем кебек үсмерләрнең “әти” дип әйтергә тилмереп үскәннәре өчен, гөнаһсызга коелган кан өчен. Туган халкым кичергән михнәтләр өчен күралмыйм сугышны. Әйе, Җиңүнең бәһасе кыйммәткә төште. Күпме тумаган балалар, кушылмаган яшь йөрәкләр... Шуңа күрә җирдә сугыш булмасын, бары тик тынычлык кына хөкем сөрсен иде.

Сугыш кичкән карт солдатның

Бер сүз каба сулышына.

Кабатлый ул дога итеп:

“Тик булмасын сугыш кына!”


Автор: Саматова Зульфира Рифхатовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован