Тылсымлы су. Суныӊ үзлекләре
Тема: Тылсымлы су. Суныӊ үзлекләре.
Максат: 1. Балаларга суныӊ кеше тормышында әһәмиятле роль уйнавын күрсәтү. Суга сакчыл караш тәрбияләү.
2. Балаларны суныӊ кайбер үзлекләре белән таныштыру: үтә күренмәле, иссез, төссез, тәмсез булуын күрсәтү; суныӊ агу үзлеген, суда һава булуны тәҗрибәләр аша күрсәтү.
3. Балаларныӊ игътибарын суныӊ гади, таныш нәрсә булуына карамастан, аныӊ серле, тылсымлы булуына юнәлдерү. Суныӊ табигатьтә төрле рәвештә очравына ышандыру.
Җиһазлау: Тамчыкай һәм Кар бөртеге (картоннан);дидактик уеннар «Кеше тормышында суныӊ әһәмияте», «Су кемгә, нәрсәләргә кирәк?», «Тылсымлы су. Табигать күренешләрендә су».
Тәҗрибәләр өчен бала саен 2 шәр стакан: 1 сендә су, 2 сендә – сок, калаклар, көпшәләр, салфеткалар, кайнар сулы чәйнек, көзге, боз кисәкләре белән савыт.
1. Оештыру. Балалар тезелеп керәләр, паласка басалар.
- Хәерле иртә, балалар!
- Хәерле иртә, апа!
- Хәерле иртә, апалар!
- Балалар, табигатьне дә сәламлик әле:
- Хәерле иртә, табигать!
Хәерле иртә, кошлар!
Хәерле иртә, агачлар!
Хәерле иртә, дуслар!
- Бер-беребезгә карап елмаябыз.
2. Түгәрәктә туплы уен. «Нәрсә ул табигать?»
Тупны кулда тәгәрәтеп алабыз һәм «Нәрсә ул табигать?» дигән сорауга җавап әйтеп, тупны бер-беребезгә тапшырабыз.
Табигатькә күп нәрсәләр керә икән, шулар арасында иӊ әһәмиятлесе, иӊ кирәклесе турында бүген сөйләшербез.
Ул сиӊа көн дә кирәк?
Нәрсә соӊ ул, әйт тизрәк?
3. Су турында әӊгәмә.
- Әйе, ул – су. Суны без кайларда очратабыз? (елгада, күлдә, инештә, диӊгездә, океанда, коеда һ.б.) Безнеӊ шәһәр янында нинди сулыклар бар? (Кама, Танайка елгасы, «Шишкин буалары»)
- «Су нәрсәләргә, кемнәргә кирәк?» - дидактик уен. (Туплы уенны дәвам итәбез. Хәзер тупны баш һәм урта бармак белән тотып күчерәбез).
Панно күрсәтү. «Су кемнәргә, нәрсәләргә кирәк?»
Йомгаклау. Су – бөтен тереклек өчен кирәк, су үсемлекләргә дә, хайваннарга да, кешеләргә дә яшәү чыганагы булып тора.
4. Кешеләргә су кирәкме? Кешеләр судан ничек файдаланалар?
Тамчыкай алып килгән рәсемнәр буенча җөмләләр төзибез. Балаларга рәсемнәр таратам. Һәр бала үзенеӊ рәсеме буенча җөмлә төзеп әйтә.
- Менә, балалар, су безне эчертә дә, ашата да, юындыра да икән. Су безнеӊ сәламәтлек турында кайгырта, ул безгә чиста, матур йөрергә, чыныгып үсәргә булыша икән.
- Балалар, ә безнеӊ өйләргә, бакчага су каян килә? Торбалар буйлап килә, краннан ага. Ул елга суы. Кама елгасыныӊ суы. Без көн саен шул суны кулланабыз. Әйдәгез, кранны ачыйк та, «юынып алыйк».
5. Шигырь «Йомшак су, йөгерек су» ( хәрәкәтләр белән)
- С-с-с. Йомшак су, йөгерек су,
Син мине чиста ю,
Бер тап та калмасын,
Битләрем аллансын,
Кулларым агарсын,
Тешләрем тазарсын…
Авызым елмайсын,
Колагым тыӊласын,
Йомшак су, йөгерек су!
Һәммәсен чиста ю! (Җәвад Тәрҗеманов)
- С-с-с. Кранны ябабыз. Кранны яхшылап бордыгызмы, балалар? Ни өчен кранны (яхшы) ныклап ябарга кирәк? Әйе, суны сакларга, экономияләргә кирәк, балалар. Аны бушка агызып торырга ярамый, чөнки тамчылап кына торса да, көне буена, төне буена 1 чиләк чиста су әрәмгә ага, пычрак суларга барып тоташа.
6. Ә менә Кар бөртеге безгә башка төрле бирем алып килгән. Уен алып килгән.
Табышмаклы рәсемнәр уены.
Балалар, су тылсымчы икән, ул әле бер төрле, әле икенче төрле була ала.
Балалар, сез табышмаклар әйтерсез, ә мин җавапларын рәсем белән күрсәтәм. (Болыт, яӊгыр, кар, томан, салават күпере, бәс, кардан ясалган фигуралар турында табышмаклар әйтәбез, рәсемнәрен тактага куябыз.
Ял минуты. «Кар ява»
Кар, кар, кар ява,
Бураннарны туздыра.
Кулларга төшеп эри,
Үзе бик тиз туӊдыра.
Йомшак карны алабыз,
Кар йомгагы ясыйбыз,
Кар атышып уйныйбыз,
Бик күӊелле яшибез.
7. Су белән тәҗрибәләр.
- Без бүген тикшерүчеләр булырбыз. Су турында күбрәк белер өчен, тәҗрибәләр ясарбыз. Мин сезне лабораторияга чакырам. Тикшерү эшләрен бик сак башкарырга кирәк, суны түкмәскә, стаканнарны ватмаска, мине игътибар белән тыӊларга.
а) Суныӊ үтә күренмәле булуын ачыклау.
1 стаканда су, 2 – сок. Сулы стаканга калакны тыгабыз. Калак күренәме? Соклы стаканга тыгабыз - калак күренәме? Сулы стаканда күренә, соклыда – күренми. Нәтиҗә: су үтә күренмәле, ә сок үтә күренмәле түгел.
б) Суныӊ төсен билгеләү.
Су – төссез, ә сок – саргылт төстә.
в) Суныӊ тәмен билгеләү.
Суныӊ тәме юк, ә сок – баллы.
г) Суныӊ исен билгеләү.
Су – иссез, ә сок – исле.
д) Суда һава барлыгын исбатлау.
Көпшә аша суга өрәбез. Суда куыклар барлыкка килә. Димәк, суда һава бар. Шуӊа күрә суда җәнлекләр яши ала, үсемлекләр үсә ала.
Сез балык булсагыз, нинди суда яшәр идегез? Ни өчен? Су чиста булсын өчен нәрсә эшләргә? Яки нәрсә эшләргә ярамый?
е) Суныӊ агу үзлеген билгеләү.
Суны кәстрүлгә бушатабыз. Су нишли? Ага. Чөнки ул сыеклык. Бу суны кая куярбыз? Гөлләргә сибәрбез.
ж) Кайнап чыккан судан пар күтәрелүен күрсәтү.
з) Суныӊ боз хәлендә булуын күрсәтү.
Йомгаклау. Балаларга сок эчәргә тәкъдим итү.
ТАБЫШМАКЛАР
1. Йөзәм, ләкин суда түгел,
Йөзәм сезнеӊ өстә мин.
Кайчагында ап-ак булам,
Кайчак кара төстә мин. (Болыт)
2. Җәйге эссе көннәрдә
Мине өзелеп көтәләр.
Мин аз гына күренсәм,
Качып – посып бетәләр. (Яӊгыр)
3. Уты юк, төтене бар. (Томан)
4. Ак кына, вак кына,
Ак мамык сымак кына.
Югала, юк була,
Кулда тотсаӊ чак кына. (Кар бөртеге)
5. Ап-ак булып агачларга,
Чыбыкларга да куна.
Үзе куркак, юкка чыга,
Кагылдынмы чак кына. (Бәс)
6. Сикереп төшә,бозны тишә.(Тамчы)
Автор: Миркасимова Гульшат Габдулловна