Главная / Дошкольное образование / Окружающий мир

Төсле күбәләкләр.

Скачать
1.1 МБ, 1210058.pptx Автор: Яруллина Эльмира Нургаязовна, 15 Окт 2015

Белем биру эшчәнлеге:

Аралашу, танып белү эшчәнлеге, социализация, музыка.

Максат:

Төп төсләрне танып белерү һәм истә калдыру (сары, яшел, зәңгәр, кызыл). Төсләр буенча предметларны төркемгә аеру.
Сенсорик үсешләрен үзләштерү. Сулыш алу сөйләмен ныгыту.

Демонстрацион материаллар:

1. Уенчык куян
2. Төсле(кызыл, сары, зәңгәр) чәчәкләр.
3. Шул ук төстәге күбәләкләр.

4. Коробка белән киселгән күбәләкләр.

Өләшү өчен мтериал материал:

1. Һәр балага күбәләк һәм чәчәк.
2.10см озынлыктагы җепкә бәйләнгән кечкенә күбәләк силуэтлары.
3. 2-4 кисәккә киселгән күбүләк рәсемнәре.

Шөгыль барышы: Кая минем нэнилэрем, алтыннарым, матурларым, батырларым?

- Хэерле иртэ сезгэ!

Хэерле иртэ, кузлэрем!

Хэерле иртэ, колакларым!

Хэерле иртэ, кулларым!

Хэерле иртэ, аякларым!

Тәрбияче: балалар безгә бүген куян кунакка килгән. Әйдәгез куянкай белән дә исәнләшик (балалар исәнләшәләр). Балалар, ул менә урман аланлыгында биктә уйнарга яраткан. Бу аланда матур итеп кошлар сайраган(кошлар тавышы), матур-матур күбәләкләр очкан, карагыз әле, төрле-төрле төстәге чәчәкләр үскән (тәрбияче паласка төрле төстәге

чәчәкләрне куя). Ләкин балалар,

Куянкай менә бу матур чәчәкләрнең

нинди төстә икәнен белмәгән.

Ул сездән ярдәм сорап килгән. Куянга

ярдәм итәбезме?

-Әйе.

Тәрбияче балалардан чәчәкләрнең төсләрен сарап чыга. Дөрес җаваплары өчен балаларны мактый.

Тәрбияче: балалар карагыз әле, чәчәкләр өстендә нинди матур

күбәкләр очып йөри. (шулай ук күбәләкләрнең төсләрен

сорап чыга).

Тәрбияче:-әдәгез уен уйнап алабыз. Күзләрегезне йомдык. Тәрбияче балалар күзләрен йомган арада күбәләкләрне чәчәкләр өстенә куя (кызыл күбәләкне кызыл чәчәк өстенә..) Ә хәзер күзләрне ачтык, кая икән безнең күбәләкләр? (балалар җавабы)

Д/уен “Үз чәчәгеңне тап”

Тәрбияче: Әйдәгез хәзер минем яныма килегез (балалар урындыкларга утыралар). Мин сезгә күбәләкләр өләшеп чыгам, сез күбәләкләргә үз чәчәкләрен

табарга ярдәм итегез.

Ял минуты: “Ак куянкай”.

Уен: “Күбәләккә өр”.

Тәрбияче:-күбәләкләрне урнаштырдык, минем янга килегез әле. Менә сезгә куянкай нинди матур чәчәк алып килгән. Әйдәгез әле аның эчендә нәрсә бар икән карыйк әле?

-Нәрсә бар икән анда?

-Күбәләкләр.

-Күпме күбәләк?

-Күп.

-Әйдәгез барыгыз берәр күбәләк алыгыз (тәрбияче балалардан ничә күбәләк алганын сорап чыга).

-Ә хәзер күбәләкне авызга якын китереп, аңа өрәбез. “Фу-у-у”

-Булдырдыгыз балалр, әйдәгез тагын бер кат куянкайга төсләрне кабатлап әйтеп чыгыйк әле.

Шөгыль азагында тәрбияче балалар белән төсләрне кабатлап чыга.

-Булдырдыгыз балалр, сез миңа куянкайга да бик ошадыгыз, рәхмәт сезгә. Куянкай сезгә күчтәнәч белән килгән, Ул сезгә “Сложи бабочку” исемле уен алып килгән. Куянкай сезгә рәхмәт әйтә, сез аңа бик ярдәм иттегез. Әйдәгез куянкай белән саубуллашыйк


Автор: Яруллина Эльмира Нургаязовна
Похожие материалы