Статья о проекте
Сәләмәт тешләр – ул бик яхшы.
Соңгы елларда балалар бакчаларында проект эшчәнлеге киң урын алды.
Без дә 86 нчы балалар бакчасында февраль – март айларында
“ Сәләмәт тешләр – ул бик яхшы”- исеме астында проект уздырдык.
Бу тәкъдимне ата-аналар җыелышында җиткердек һәм бердәм кабул иттек, максатын хам бурычларын билгелэдек.
Проектның максаты: яшьтән тешләрне саклау, дөрес карау турында мәглүмәт туплау.
Ике ай эчендә күп эшләр эшләнде. “Тешең таза һәм нык булсын”, “Авыру тешкә ничек ярдәм итергә” дигән шөгыльләр үткәрдек.
Балалар белән “Тешләргә файдалы һәм зарарлы ашамлыклар”, “Теш табибы”, кебек өстәл уеннар уйнатылды. Рольгә булеп уйный торган уеннардан “Теш бүлмәсе” уены бик охшый.
Шулай ук рәсем бәйгесе оештырылды.
Һәрбер баланың узенең щеткасы, булдырылды.
Кондезге йокы алдыннан бик теләп тешләрен чистарталар.
Бу проект балалар очен дә, ати-аниләр өчен дә бик уңай нәтижә бирде. Бу проекттан барыбыз дә кәнагать.
Хуҗина Фәндәлия Әюп кызы
86 нчы “Электроник”
балалар бакчасы тәрбиячесе
Автор: Хузина Фандалия Аюповна