Рабочая программа 11 класс (по учебнику Р.З.Хайдарова)
Аңлатма язуы
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары:
-укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;
-тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;
-татар телен халыкның рухи, әхлакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;
-татар әдәбиятыннан алган белемне сөйләм телендә куллана белү;
-алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында кулланырга өйрәтү;
-укучыларның орфографик, пунктацион граматолылык дәрәҗәсен камилләштерү.
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укытуның төп максаты һәм бурычлары:
-матур әдәбият текстларын кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү; әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру;
-гомумхалык карашлары, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, татар әдәбиятына һәм татар халкының мәдәни кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләү;
-әдәби зәвыкны, телдән һәм язма сөйләмне үстерү;
-татар классик әдәбияты, балалар әдәбиятының, хәзерге татар әдәбиятының күренекле вәкилләрен атый белү, аларның әсәрләреннән өзекләрнең эчтәлеген аңлау һәм фикер алыша белү;
-татар халкының әдәбияты, тарихы, мәдәнияты буенча мәгълүматлы булу;
-бүгенге татар сәнгатенең күренекле вәкилләре турында хәбәрдар булу.
Тел материалын үзләштерүгә таләпләр
Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр
Тыңлап аңлау
Җанлы сөйләмне тыңлап аңлап, сөйләшүдә катнаша алу; тыңланган мәгълүматны аңлатып бирә алу һәм, эчтәлегенә таянып, сорауларга җавап бирә алу.
Диалогик сөйләм
Аралашканда төрле репликалардан (сораштыру, кабатлап сорау, тәкъдим итү, риза булу һ.б.) урынлы файдалана алу; әңгәмәдәшнең социаль хәлен исәпкә алып, сөйләшү оештыра алу; аралашу барышында фикерне төгәл җиткерә алу; киңәйтелгән репликаларны кулланып, сөйләшү үткәрә алу; укылган текстларның эчтәлеге буенча бәхәсләрдә катнашканда, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслый һәм дәлилли алу; укылган әдәби әсәрләрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора алу.
Монологик сөйләм
Төрле җөмлә калыпларын урынлы кулланып, мөһим вакыйгалар, дөнья яңалыклары турында хәбәр итә алу һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне һәм фикерләреңне белдерә алу; сөйләмне эзлекле һәм аңлаешлы итеп оештыра белү; татар классик әдипләренең тормышы һәм иҗаты турында сөйли алу; әдәби әсәрләрдә күтәрелгән проблемаларны аңлый һәм аларга карата үз фикерләреңне дәлилләп әйтә белү; әсәрдәге геройларны характерлап, алар турында фикер әйтә белү.
Уку
Уку төрләреннән файдаланып, тексттан кирәкле мәгълүматны таба алу һәм аның эчтәлеген телдән яки язмача белдерә алу; текст белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә ия булу; шигъри текстларны яттан сөйли белү; әдәби текстның төрен һәм жанрын билгели белү; татар һәм рус телләрендәге әдәби әсәрләрнең уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгели, әхлакый кыйммәтләрне чагыштырып бәяли алу; татар әдәбияты классикларын һәм аларның танылган әсәрләрен атый белү; аерым автор һәм аның әсәрләре, татар әдәбияты турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, Интернет аша таба белү.
Язу һәм язма сөйләм
Аралашу ситуациясенә карата фикерләрне язмача белдерә алу; өйрәнелгән темага яки укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, сочинение яза алу; укылган яки тыңланган текстның планын төзеп, аның эчтәлеген язмача сөйләп бирә алу; тәкъдим ителгән темага реферат яза алу.
№
Сәгать саны
Бүлекләр
Лексика
Грамматика
1
31
Алда юллар, кайсын сайларга?
Күркәм, тир түгү, дөнья тану, кеше характерына хас сыйфатлар, аяныч, дәрәҗә, даһи, куәтле, остаз, гаять, бутамагыз, җаваплы, өлгереш, горурлык, сабырлык, БДИ, кыяфәт, карак, шикле, җинаять, хокук, гадел, нәсел.
Хикәя фигыльнең заман формалары, җөмлә кисәкләре, килешләр, сыйфат фигыльнең заманнары, шарт фигыль, хәл фигыль, зат алмашлыклары, сүз ясагыч кушымчалар, бәйлек сүзләр.
2
19
Татарстан Республикасы
Шартнамә, игълан ителде, чыганак, милли, сынлы сәнгать, саклана, атаклы, тамашачы, шәхес, данлыклы, җитәкчелек итә, вакыйга.
Ия белән хәбәр арасында сызык кую, сан төркемчәләре, билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.
3
24
Гаилә һәм балалар
Шаккату, ияләшә төшү, аерылышу, эндәшми калам, серне ачу, шаярту, хис итү, өйләнешә, көнләшә, барыбер, тәре, кәләпүш, намаз, үкенү, чуар, купшы, казына, интегә, үкенә, кызарта, шашкан музыка, читлек, дога, төнге тормыш, мәрхүмә, фахишә, коточкыч, һәлакәт.
Бәйлек сүзләрнең төрле килешләрдә кулланылышы, билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль, рәвеш төркемчәләре, җыйнак, җәенке җөмләләр, исем фигыль, туры сөйләм.
4
28
Мәхәббәт – гаиләнең нигезе
Кое, исбатлый, файда, шаян, рәсми, сабыр ит, тырыша, үсмер чакта, мәҗлес, вәгъдә, сөй.
Инфинитив, боерык фигыль, тезүче һәм ияртүче теркәгечләр.
Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:
ЛКФ – лексик күнекмәләр формалаштыру
ЛКК – лексик күнекмәләр камилләштерү
ГКФ – грамматик күнекмәләр формалаштыру
ГКК – грамматик күнекмәләр камилләштерү
ЛГКК – лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү
Д/с – диалогик сөйләм
М/с – монологик сөйләм
Д/м сөйләм – диалогик-монологик сөйләм
Кабат. - кабатлау
Автор: Набиуллина Назлыгуль Фаляхутдиновна