Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

"Мамадыш - гүзәл төбәк" темасына әдәби-музыкаль кичә

“Мамадыш - гүзәл төбәк”

(Әдәби – музыкаль кичә)

Кичә барышында Мамадыш төбәгенә багышланган презентация күрсәтелә. Экранда түбәндәге шигырь юллары (слайд 1,2):

Мамадышым – чиксез куанычым,

Син бит минем алтын бишегем!

Бетмәс көч-дәрт , илһам алып синнән

Гел кабатлыйм шигъри исемең!

М.Мөбәрәкшина.

Күңел һаман сиңа тарта .

Соң нәрсәң шулай якын?!

Сагынам да сиңа кайтам ,

И газиз туган ягым!

Шәйхи Маннур.

“Сез, бәлки, ышанмассыз да,- мин Венециядә, Римда , Неапольдә яшәгәнче, Мамадышта яшәр идем”. Л.Н.Толстой.

Кичә В.Әхмәтшинның Р.Газизов сүзләренә язган “Мамадыш- гүзәл кала” дигән җыры белән башлана.

1 нче укучы. Читтә йөргән чакта сагындырып

Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

2 нче укучы. Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә.

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

3 нче укучы. Әйе, туган ягы кирәк кешегә. Торган җир – көмеш, туган җир – алтын, диләр. Чынлап та , нинди җирләр, илләр гизеп, кайларда гына йөрсәң, кем генә булсаң да, туган як күңелгә иң якыны һәм иң кадерлесе. Безнең туган җиребез – ямьле Мамадыш төбәге. (Слайд 3). Тылсымлы–сихри табигате, урман–кырлары, таулары-болыннары, йөзләгән челтер чишмәләре, көмеш сулы Нократы-Чулманы гына түгел, кешеләре дә матур аның. Мамадышта эшчән, тырыш, уңган халык яши. Безнең як кешеләре гомер-гомергә иген иккән, мал-туар караган, җыр-моң яраткан.

“Әй ,Мамадыш ,Мамадыш “ җыры башкарыла.

(Н.Йосыпова сүзләре ,Ф.Нәбиуллин көе) (Слайд 4)

4 нче укучы. Син, укучым, табигатьне сөйсәң ,

Бик сагынсаң милли моңнарны,

Бергәләшеп урап кайтыйк әле

Мамадышка илткән юлларны.

Ул – гаҗәеп гүзәл, ягымлы як.

Урманнарга бай ул, кырларга.

Яшел аланнарга сугылыйк без,

Мәтрүшкәләр исен суларга.

Болыннарны иңлик, күрик ничек

Җиләкләре пешә-кызара.

Кырчыларның хәлен белеп китик,

Шигырь сөйлик сөтче кызларга.

5 нче укучы. Төбәгебез төрле талант ияләренә дә бик бай. Райондашларыбызның күп кенә иҗади көчләре татар дөньясында танылган каләм ияләренә әйләнделәр.

6 нчы укучы. Ринат Мөхәммәдиев, Зиннур Мансуров, Әхмәт Гадел, Шаһинур Мостафин - әнә шундыйлардан.Үзешчән шагыйрь һәм композиторларыбызның актив иҗат итүе дә нур өстенә нур булып балкый.Рафаил Газизов,Сәяф Шәйхи, Вахит Галиев, Нәкыя Йосыповаларның исемнәрен кайсыбызның гына ишеткәне юк икән?! (Слайд 5)

7 нче укучы. Ә шулай да төбәгебезнең иң зур горурлыгы – ул Шәйхи ага Маннур

(Слайд 6) Бик күп китаплар авторы, әдәбиятыбыз күгендә озак еллар якты йолдыз булып балкыган Шәйхи Маннур – күрше Тулбай авылыныкы.

8 нче укучы.Юк! Күпме генә җирләр йөрсәм дә ,

Истә саклыйм һаман мин аны;

Нинди генә төшләр күрсәм дә,

Күрәмен гел туган Тулбайны.

Агартса да чәчне картлык, кайгы,

Мин һаман да Тулбай малае.

9 нчы укучы. Сәлам биреп, хәл сорашып үткән

Бакыр куллы, тимер агайлар,

“И-и бәбкәм!” – дип малайларын көткән

Ап –ак чәчле әби – бабайлар.

Мин югында туып, гөрләп үскән,

Мин танымый торган малайлар –

Болар бар да җанга – тәнгә якын,

Кузгаталар татлы уйларны.

Гизсәм дә мин илнең бик күп ягын,

Сырласа да еллар маңгайны ,

Мин һаман да Тулбай малае.

10 нчы укучы.Әйе, ул гомере буе Тулбайныкы булып калды. Үзенең туган ягына булган мәхәббәтен әсәрләрендә гаять оста чагылдырды.

1 нче укучы.Без Тәкәнеш үрен менеп җиттек,

Алдыбызда Тулбай күренде .

Әллә нишләп китте кинәт кеше ,

Әллә нәрсә кысты күңелне.

Менә шуннан уч тутырып алып ,

Үзебезнең басу балчыгын

Туйганчы бер иснәп карау – минем

Иң зур бәхетем, иң зур шатлыгым!

2 нче укучы. Шәйхи Маннур – язучылардан иң беренче булып 1939 нчы елда Хезмәт Кызыл Байрагы алган кеше. Ул үз акчасына 1957 нче елдаТулбайда китапханә салдыртты.Ә хәзер биредә Ш.Маннур музее эшли. (Слайд 7)

3 нче укучы.Өлкән әдибебезнең иҗатын үзләренә маяк итеп алган бик күпләр яшьләрчә нык адымнар белән әдәбият үрләрен яулыйлар.

(Слайд 8-10)

5 нче укучы. Сәнгать өлкәсендә дә райондашларыбызның үз урыннары бар.

6 нчы укучы. Мирсәет Яруллин – музыка күгендә балкып янган якты йолдызларның берсе. (Слайд 11). Якташыбыз озак еллар Татарстанның Композиторлар берлеген җитәкләде. Ул Идел буе һәм Урал республикалары берлекләренең региональ берләшмәсе рәисе, Казан Дәүләт консерваториясенең татар музыка сәнгате факультеты деканы булды.

7 нче укучы. Әтисе Заһидулла Яруллин татар музыка сәнгатендә - беренче марш, абыйсы Фәрит балет авторы була, Мирсәет беренче ораторияне тудырды. Дөньяда даһилар күп. Әмма бер гаиләдән мәшһүр өч композитор чыгу тарихта бер генә әле. Һәм алары да безнеке – Мамадышныкы!

(Заһидулла Яруллинның “Тукай маршы” яңгырый.)

8 нче укучы. Татарстанның халык артисты Иске Комазан авылы егете Миңгол Галиев җырчы гына түгел, ул әле талантлы педагог, тынгы белмәс җанлы җәмәгать эшлеклесе дә. (Слайд 12) Казан Дәүләт педагогия университетының музыка факультеты доценты буларак , сәләтле яшьләрне эзләп табуда зур эш башкара.

(Миңгол Галиев башкаруында җыр тыңлана.)

9 нчы укучы. Җыр-музыка сәнгатенең олы юлына аяк баскан авылдашыбыз профессиональ композитор Илфат Дәүләтшин да күңелләрдә соклану катыш горурлык хисе уята.Үти чишмәсенең челтерәвен, Зиннур урманында сайраган кошларның җырын тыңлап үскән кешенең җыр- моңга сәләтле булуы табигый хәлдер ул, мөгаен. Илфат абый биш яшендә гармунда уйнарга өйрәнә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга мәдәни-агарту училищесында укый. Армиядән кайткач, Казан мәдәният институтында, консерваториядә белем ала. Илфат Дәүләтшин – Композиторлар берлеге әгъзасы. Аның җырлары халык арасында зур популярлык казанды. Аларны белмәгән, ишетмәгән кеше бар микән? “ Туган көн “,“ Көнләшмә “,”Балачак”, “ Үти чишмәсе“, “ Хушлашма “, “ Өч Пошалым” һәм башкалар. Барысы 200дән артык җыр! (Слайд 13)

Илфат Дәүләтшин һаман эзләнүдә. Аның әсәрләренә миллилек рухы сеңгән. Зур Өскенең матур табигате аны иҗат дәртенә рухландыргандыр. Гади авыл кешеләре Маһирә апа һәм Мәҗит абый якты дөньяга бүләк иткән егет туган ягын, авылдашларын һич онытмый. Әледән-әле кайтып, якташларын үзенең иҗат җимешләре белән сөендерә. Сәхнәдәш дуслары белән бергәләп төбәк халкына концертларын бүләк итә. Без, авыл халкы, аның белән чиксез горурланабыз. Иҗат офыкларының тагын да киңәюен, иҗат дәртенең сүнмәвен телибез. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган композитор Илфат Мәҗит улы Дәүләтшин - Зур Өскенең мактанычы.

(И.Дәүләтшинның “Чишмәләр иле” җыры башкарыла.)

10 нчы укучы. Әйе, чын күңелдән горурланырга була төбәгебез белән. Һәркайсыбыз аңа игътибарлы, сакчыл булсак, тургайлар иле, җыр-моңнар иле Мамадышыбыз гөрли-гөрли яшәвен дәвам итәр.

1 нче укучы. Ярларында нурлар уйный ,

Дулкыннар бирсә тавыш...

Нократның бер даны бит син ,

Гүзәл калам Мамадыш!

Табигатьнең гүзәллеге

Безгә яшьтән үк таныш...

Хезмәт сөючән халкың бар ,

Туган ягым Мамадыш!

Гомеремдә ни куаныч ,

Күңелне сарса сагыш ?..

Синдә тудым , синдә яшим ,

Туган калам Мамадыш!

Юк , китмимен синнән һич тә ,

Туган ягым Мамадыш!

Сагынырмын, саргаермын ,

Синнән аерса язмыш...

(Слайд 14)

(Ф.Нәбиуллинның Н.Йосыпова сүзләренә язган “Әй , Мамадыш , Мамадыш” җыры башкарыла.)

(Әдәби-музыкаль монтаж төзегәндә, Ф.Яруллин, М.Хөсәен, Ш.Маннур, М.Мөбәрәкшина, В.Галиев шигырьләре файдаланылды.)


Автор: Саматова Зульфира Рифхатовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное "Мамадыш - гүзәл төбәк" темасына әдәби-музыкаль кичә Саматова Зульфира Рифхатовна 20 Мар 2015
документ "Әти-әни һәм мин !"(әдәби музыкаль кичә) Шигапова Наджия Наиловна 1 Апр 2015
разное Летние посиделки ("Җәй көне урамда кич утыру". Әдәби- музыкаль кичә) Гайсина Каусария Газизулловна 31 Мар 2015
разное Летние посиделки ("Җәй көне урамда кич утыру". Әдәби- музыкаль кичә) Гайсина Каусария Газизулловна 31 Мар 2015
документ Әдәби музыкаль кичә. "Жизнь моя как песня прозвучала" Гареева Ландыш Мухаметрахимовна 20 Мар 2015
документ "Без бәйрәмгә барабыз..."(әдәби-музыкаль кичә ) Шарифуллина Гулия Азгатовна 20 Мар 2015
документ Әдәби-музыкаль кичә "Якты, зур талант" Мингазетдинова Розалия Файзрахмановна 20 Мар 2015
документ Әдәби-музыкаль кичә "Фәнис Яруллинны искә алу" Сираева Гульнафис Наиловна 20 Мар 2015
документ Әдәби- музыкаль кичә "Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә" Кучербаева Зинфира Анасовна 31 Мар 2015
документ "Кояш гомере телим,әнием сиңа" музыкаль әдәби кичә эшкәртмәсе. Мусина Рамзия Рафиковна 18 Янв 2016
документ "Бөек Җиңүгә багышлана" музыкаль әдәби кичә. Мусина Рамзия Рафиковна 18 Янв 2016
документ Әдәби-музыкаль кичә. "Тукай – сүнмәс йолдыз ул." Хайруллина Миляуша Закариевна 10 Фев 2016
документ "Шушы яктан, шушы туфрактан без..." (әдәби-музыкаль кичә) Гимазова Флера Гилмразиевна 2 Мар 2016
документ "Күңелләрдә син, Тукай" (Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү өчен әдәби-музыкаль кичә сценарие) Зайнуллина Эльвира Тимеряновна 1 Апр 2015
документ "Батыр да, шагыйрь дә" әдәби- музыкаль кичә Чистай муниципаль районы “ 1 нче гимназия” бюджет белем бирү учреждениесе Шайхутдинова Роза Маратовна 7 Дек 2015
презентация Әдәби кичә "Башваткыч" Саляхова Филия Фарахутдиновна 20 Мар 2015
разное Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә Хасаншина Лейсан Илдусовна 20 Мар 2015
документ Әдәби-музыкаль кичә “Укытучым” Хайбуллина Фания Фаридовна 1 Апр 2015
документ Яшисе килә. Әдәби - музыкаль кичә. Асадуллина Гульфина Габделфартовна 1 Апр 2015
документ Музыкаль кичә "Бәйрәм бүген". Насрыева Рузиля Рамзисовна 20 Мар 2015
документ Сыйныфтан тыш чаралар."Җырлы, моңлы халкым" исемле әдәби-музыкаль кичәгә сценарий Дербышева Гульсина Нургалиевна 1 Апр 2015
документ Әдәби-музыкаль композиция "Рәхмәт сиңа, Әлифба" Гайнутдинова Алсу Фагимовна 31 Мар 2015
документ "Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе) Юрикова Эльмира Рустамовна 19 Мар 2016
документ Ш.Галиев иҗаты буенча әдәби кичә."Шифалы шигырьләр остасы". Сиякина Нәфисә Равил кызы 20 Мар 2015
разное Кояш гомере телим мин, әнием сиңа! (Әниләр көненә багышланган әдәби – музыкаль кичә) Юнусова Масгуда Масхутовна 20 Мар 2015
презентация Риза Фәхреддин иҗаты буенча әдәби-музыкаль кичә Замалиева Лилия Ильгизовна 20 Мар 2015
документ Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә. Султанова Гульнара Сереновна 20 Мар 2015
документ “Шигърият бәйрәме” (әдәби музыкаль кичә) Хисамова Нурсия Муллануровна 20 Мар 2015
документ «Озак еллар онытып торган өчен кичер безне ,кичер ,Исхакый.” Әдәби музыкаль кичә. Мингазетдинова Розалия Файзрахмановна 20 Мар 2015
документ Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә. Хайруллина Рамзия Миргазияновна 20 Мар 2015
документ Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә . Салихова Рамзия Равиловна 20 Мар 2015
документ Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә . Салихова Рамзия Равиловна 20 Мар 2015
документ «Язлар белән Тукай килә!» (әдәби-музыкаль кичә) Валиева Раиля Марсовна 30 Мар 2015
документ Кәрим Тинчуринның туган көнен билгеләп үтү өчен әдәби-музыкаль кичә сценарие Зайнуллина Эльвира Тимеряновна 1 Апр 2015
документ Музыкаль әдәби кичә : “Су – яшәү чыганагы” Шарифуллина Энджекай Юнусовна 7 Дек 2015
документ Әбием истәлекләре.(Татар әдәбиятыннан әдәби-музыкаль кичә) Гараева Айгуль Рашитовна 11 Дек 2015
документ “Сүзләр иле”ндә кунакта (Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә) Маликова Айгуль Фанитовна 19 Окт 2015
документ Әдәби-музыкаль кичә ГАИЛӘ - ТӘРБИЯ УЧАГЫ Гайнемова Гульсима Бизановна 31 Мар 2015
документ Әдәби-музыкаль кичә. Әлифба бәйрәме. Халитова Гелшат Нургалиевна 31 Мар 2015
документ Шәүкәт Галиевнең 85 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә Ашрапова Альмера Гарифулловна 1 Апр 2015