Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

"Кайсы һөнәр яхшырак?" темасына сочинение

Баласы булган һәр ата-ананы, иртәме-соңмы, бер сорау борчый : улыбыз яки кызыбыз үскәч кем булыр? Берәүләр : “Кешеләрне бик ярата – врач булмагае, җырчы булыр – тавышы көчле, сурәт ясау белән мавыга – рәссам булыр, тимер-томыр җанлы – инженерлыкка китәр,”- дигән кебегрәк фикер йөртә. Күпләр тора-бара үз фаразларына ышанып ук китәләр. Шунлыктан еш кына : “Син музыкант буласы кеше, туп тибеп вакыт әрәм итмә,” “Рәсем ясавыңны нигә ташладың?”, “Ул шөрепләрне нигә җыйдың, врачлар турында күбрәк китап укыр идең,”- кебек кисәтүле шелтәләр белән баланы урынлы-урынсыз борчыйлар. Гаҗәпләнәсе юк, чөнки һәр ата-ана үз баласының күренекле һөнәр иясе булуын тели. Ә кем соң ул күренекле һөнәр кешесе – монысын күпләр ачык кына күз алдына китереп җиткерә алмыйлар. Кызганычка каршы, бүгенге көндә иң “пристижлы” профессияләр булып, эшче һөнәре түгел, ә бәлки алыпсатар, юрист кебекләр санала. Югары уку йортлары да “яңгырдан соң чыккан гөмбәләр”не хәтерләтә. Аларның да ниндиләре генә юк : дәүләтнеке, дәүләтнеке булмаган, төрле филиаллар... Соңгы елларда һәрбер ата-ана үз баласын дәрәҗәлерәк уку йортына кертергә тырыша. Әлбәттә инде, зур күләмдә акчалар түгү бәрабәренә. Аның баласы әлеге һөнәрне ошатамы, юкмы - күпләр бу турыда уйлап та карамый. Ә нигә ул гына башкалардан калышырга тиеш? Әмма күп кенә әти-әнинең өмете акланмый. Аның этә-төртә укырга керткән газиз баласы беренче авырлыклар алдында ук югалып кала. Кайберәүләр әти-әнинең акчаларын “суга агызалар”: уку йортын ташлап китәләр. Нәтиҗәдә, күпме әрәм акча, юкка түгелгән көч, борчылу-кайгырулар.Әйе, беркемгә дә сер түгел: хәзер югары белеме булмаганнарның абруе юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә урта белем алган күпчелек яшьләр җаны теләгән түгел, ә әти-әнисенең “көче җиткән” уку йортларына юл тоталар. Өлкән сыйныф укучыларының күпчелеге “Унберне бетергәч, кая барасың?”- дигән сорауга: “КПУга!”-дип җавап бирә. Ягъни “Куда папа устроит!” (“Әти кайда урнаштыра!”) Ә теләк-омтылышлар арткы планда кала. Җаны теләмәгән һөнәр үзләштергән, югары белемле яшь кешенең эш нәтиҗәсе нинди булачагын күз алдына китерергә була, әлбәттә.”Җаны теләгән елан ите ашаган”,-ди халкыбыз мәкале. Югыйсә, мәктәпне тәмамлаган кеше үз юлын үзе сайларга тиештер ул , минемчә. Бүген алган профессияләре буенча эш таба алмый интегеп, каңгырап йөрүчеләрне күпләп очратырга мөмкин. Әлбәттә инде, биш яисә алты ел буе институт, университет бусагасын таптагач, берәүнең дә “кара” эшкә тотынасы килми. Уку йортын тәмамлаганнар арасында әле һаман әти-әни җилкәсендә утыруны хуп күрүчеләр дә очрый. Кайберәүләр туган йортына кире әйләнеп кайтырга гарьләнә , шәһәр урамнарында “баш тыгарлык җылы урын” эзләп, буталып йөри. Ә андый урын юк, тиз табылмый. Нәтиҗәдә бик күп кадерле вакыт, сәламәтлек кулдан ычкына.

Җәмгыятебезнең бүгенгесенә игътибар белән карасаң, хәзер югары белем алганнар кирәгеннән артык күп. Аларга эш урыннары юк. Ә эшче көчләр җитешми. Кайсы гына газетаны ачып карасаң да, анда тракторчылар, бульдозер- чылар, сатучылар, автобус йөртүчеләр кирәк дигән игъланнарны укырга мөмкин. Өстәвенә, аларга түләү дә югары. Нинди кирәкле һөнәр ияләре, әмма алар җитешми. Мөгаен, бүген күпчелек әти-әнигә баласына әнә шундый кирәкле һөнәр үзләштерергә киңәш итәргә кирәктер.

Әйе, искиткеч катлаулы чорда яшибез. Хезмәт кешесенә хөрмәт тә кимеде шикелле. Элек мактаулылар рәтендә йөргән сыер савучы, механизатор, токарь һәм башка һөнәрләр бүген күләгәдә калды. Авылларыбызда хәзер эшкә түләү юк дәрәҗәсендә. Хезмәтләре тиешенчә бәяләнсә, парклар, фермалар элеккечә гөрләп торыр иде югыйсә. Менә бу проблема безне бик борчый. Туган авылларыбыз бүген авыр хәлдә. Ташландык йортлар, буш нигезләр елдан-ел күбәя. Ә бит күпме типсә тимер өзәрдәй ир-егетләр эшсез тилмерә! Хезмәт кешесенә, җир кешесенә бөтен игътибарны бирергә кирәк, минемчә. Шул вакытта җирдә эшләүчеләр артыр, авыллар кабат тернәкләнер иде.

Әлбәттә, бүген дә авылларыбызда бөтен җаннары-тәннәре белән авыл тормышын яраткан мактаулы осталар бар. Алар һәркайсы - үз эш урыннарының горурлыгы, йөзек кашы. Минем менә шундый осталарның берсе – күршебез Һадиев Илшат абый турында язасым килә.

Күршебез Һадиев Илшат абый кулларында ут уйната. Эретеп ябыштыручы булып эшли ул. Олыяз урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Яр Чаллы шәһәрендәге 57 нче номерлы училищеда өйрәнә ул үз һөнәренең серләренә. Аннары армия хезмәте... Ил алдындагы бурычын намус белән үтәп кайткач, заводта яраткан эшен дәвам итә. Хезмәтеннән тәм табып, яратып башкара Илшат абый эшен. Әмма җирсү хисе көчлерәк булып чыга. Туган туфрак, туган як үзенә тарта күршемне. Туган йортына гаиләсе белән кайтып төпләнеп, Мамадыш юллар төзү идарәсенә эретеп ябыштыручы булып эшкә урнаша. Менә дистә елдан артык инде күршем шушы хезмәттә. Иң-иң мактаулы эшчеләрнең берсе ул. Җитәкчеләр һәм хезмәттәшләре арасында зур абруй казанды. Һөнәри осталыгы, җитештерүчән хезмәттә зур уңышларга ирешкәне, намуслы һәм нәтиҗәле эше өчен ел саен Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.2006 нчы елда Илшат абый районыбыз хакимияте башлыгы Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улының “Рәхмәт хаты”на лаек булды.

Эштән кайткан арада ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән авылдашларының гозерен дә кире какмый Илшат абый. Ә авылда бу һөнәр иясе бик кирәкле: кемдер капка ясата, кемгәдер җылылык торбалары сузасы, берәүләрнең шәхси техникасына ремонт кирәк. “Холкым “начар” – кешенең сүзен кире кага белмим”,- ди Илшат абый.

“Хәрәкәттә - бәрәкәт” мәкален үзенә девиз итеп алганмы, Илшат абыйның бер генә минут та тик торганын күрмәссең. Менә дигән итеп йорт-җир, каралты-кура салып куйдылар. Тормыш иптәше Әлфия апа - Зур Өске башлангыч мәктәбе укытучысы. Ерак Чирмешән якларыннан авылыбызга килен булып төшкән Әлфия апа да безнең якны үз итте.

Үрнәк гаилә башлыгы, Энҗе һәм Булатның горурланырлык әтиләре ул күршем Һадиев Илшат Кави улы. Шушы урында минем Әхмәт Исхакның түбәндәге шигырь юлларын китереп үтәсем килә:

“Эш кешене бозмый һичкайчан да,

Киресенчә, ул төзәтә бары.

Нинди бозык күрсәң дә бел: дөньяда

Бозган булыр эшсезлек аны”.

Әйе, кулында эше булган кеше бервакытта да югалмый, ул тормышта үз урынын таба. “Эше булган кешедә мең кешенең эше бар”,- дип тә юкка гына әйтмиләр. Кулы эш белгән осталар яныннан кеше өзелми: әле бер йомыш, әле икенчесен табып, аңа мөрәҗәгать итәләр. Механизаторларны гына алыйк. Авыл җирендә иң дәрәҗәле һөнәр ияләредер алар, бигрәк тә яз, җәй, көз айларында. Бакча сукалаумы, урманнан утын алып кайтумы, печән ташумы – барысына трактор, машина кирәк. Эшләгәненә күрә акчасы да була. Әнә авылдашым Сафуанов Мансур абый үзе юллар төзү идарәсендә эшли, бушаган арада авылдашларына үз машинасы белән ярдәм итә. Шәхси “КРАЗ”ын карап кына тота ул. Шулай булмыйни, бик тә кирәкле техника бит ул: үзе көчле, үзе “вездеход”.

Минем тагын бер мактаулы хезмәт кешесе – икенче як күршебез Зиннәтуллин Әлфис абый турында да сөйлисем килә. “Туган як” агрофирмасында зоотехник булып эшли ул. 1991 нче елда Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач башлаган хезмәт юлын әле һаман да намуслы дәвам итә күршем. Бик яратып, бөтен күңелен биреп эшли ул. Һава торышының нинди булуына карамастан, иртә таңнан фермага ашыга . Анда Әлфис абыйны терлекләре көтә Әле бит фермалар да бер авылда гына түгел, әле Алгайга, әле Көмеш Күлгә, әле Зур Өскедәге терлекләр абзарына барасы. Ләкин күршем зарланмый, сыкранмый. Җайлап кына үз эшен башкарып йөри. Төп вазифасыннан тыш, Әлфис абыйны шәхси хуҗалыклардагы маллар янына да һәрдаим чакырып торалар. Нишлисең, тормыш булгач, мал-туар да чирләми генә тормый шул. Әле алар белән күпкә кыенрак, чөнки кеше шикелле авырткан җирләрен әйтә белми малкайлар. Ә Әлфис абый һәрчак төгәл диагноз куя һәм мал аякка басканчы аның яныннан китми. Күпме кешенең, мал-туарның рәхмәтен ала ул. Менә шундый мактаулы һөнәр иясе минем күршем.

Әйе,җир йөзенә кеше хезмәт итәргә килә. Хезмәт белән бәйле тормыштан ул үзенә ямь табып яши. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә, көч бирүче дә хезмәт.

Һәркем үзенең күңеленә ошаган һөнәрне сайларга хокуклы. “Хезмәте барның хөрмәте бар”,- дип, халык юкка гына әйтми. Ул үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт итә, яшәвен мәңгеләштерә. Барлык һөнәр ияләре арасында кешеләргә хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәте аерым урын алып тора. Алар югары культурага ия, кешеләргә йомшак мөгаләмәле, ягымлы булуны сораучы һөнәрләр. Шундыйларның берсе – укытучы һөнәредер, мөгаен. Минем әнием дә - укытучы. Менә 27 ел инде ул үзенең яраткан хезмәтендә. Кечкенәдән үк хыялланган әни бу һөнәр турында . Әбием мәктәптә җыештыручы булып эшләгәнгә, әниемә дә еш булышырга туры килгән аңа. “Эшне бетергәч, буш класска “дәрес аңлата идем”,- дип искә ала әни. Дәфтәрдән үзе журнал ясап, билгеләр куеп уйнарга, “дәфтәр тикшерергә” яраткан ул.Әнә шул балалык хыялы тормышка ашкан әниемнең. Шушы изге дә, катлаулы да юлны сайлавына һич тә үкенми. “Бүтән эшне башкара да алмам кебек”,- ди ул. Күпме балага хәер-фатихасын биреп, олы тормышка озаткан әнием. Мин аның белән чиксез горурланам, исәнлек-саулык телим.

Әтием исә - һөнәре буенча урманчы. Әмма яраткан эшен тугыз ел гына башкарып калган. Хәзер ул – мәктәптә техник хезмәткәр. “Кем генә булсагыз да, Кеше булып калыгыз!”- дип өйрәтә безне әти-әниебез.

Абыем әнием юлын дәвам итәргә уйлады. Ул бүген – Алабуга Дәүләт педагогия университетының өченче курс студенты. Киләчәктә физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы булырга әзерләнә. Ә мин унынчы сыйныфта укыйм. Тагын бер елдан мин дә башка егет-кызлар белән бергә җиде юл чатында булачакмын. Йөзләгән һөнәрләр арасыннан берсен сайлап алырга туры киләчәк. Кем булырга? Кайсы юлны сайларга? Кеше тормышындагы иң катлаулы һәм җаваплы чордыр бу, минемчә. Ни генә дисәң дә, язмыш хәл ителә. Ялгыштың, димәк, тормышта уңмадың. Дөрес юлны сайларга, үз кыйблаңны табарга кирәк. Менә нинди җаваплы бурыч тора бит урта мәктәпне тәмамлаучы алдында. Мин дә бүген киләчәктә кем булырга җыенуым турында өздереп әйтә алмыйм әле. Юллар күп, юллар төрле. Күңелем техникага тартыла, шул ук вакытта югары белем дә аласым килә. Укуым да начар түгел : белем нигезләрен “4” һәм “5” билгеләренә генә үзләштерәм. Әмма кайсы уку йортына юл тотачагымны белмим әлегә.Ярый, киләчәк күрсәтер. Иң мөһиме: мин сау-сәламәт . Алла боерса, мин дә җаным теләгән һөнәрне сайлый алырмын.

Һөнәрләр бик күпләр. Илдә һөнәрле булу

Бар да яхшы кебекләр. Үзе бәхет түгелме?

Иң яхшысы кайсысы? Эштән эшкә сикермә,

Бухгалтер, кибетчеме, Сайла менә бу җирдә

Фельдшер, я пешекчеме? Күңел сөйгән һөнәрне.

Баш ватабыз аптырап,

Нинди һөнәр яхшырак?

Әйе, нинди генә һөнәр сайласа да, иң беренче чиратта, һәр кешедә эш сөючән, тырыш, намуслы булу, башкаларны хөрмәт итә белү сыйфатлары булырга тиеш. Шул чагында гына сине ихтирам итәрләр, хезмәтеңә тиешле бәяне бирерләр. Ә эш нәтиҗәңне күрү, җаның теләгән хезмәт белән шөгыльләнү – дөньяда иң зур бәхеттер ул, минемчә. Һөнәри осталыкның нигезе – йөрәгең кушкан, җаның теләгән эш белән шөгыльләнүдә. Янәшәбездәге һәркем үзе теләгән эшне башкарсын, аннан тәм табып, рухи ләззәт алып яшәсен.


Автор: Саматова Зульфира Рифхатовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное "Кайсы һөнәр яхшырак?" темасына сочинение Саматова Зульфира Рифхатовна 20 Мар 2015
презентация һөнәр темасына презентация Мингазизова Юлдуз Ильсуровна 31 Мар 2015
разное "Яратмыйм мин "сугыш" сүзен темасына язылган сочинение (А.Латыйпова)ова) Саматова Зульфира Рифхатовна 20 Мар 2015
разное "Яратмыйм мин "сугыш" сүзен темасына язылган сочинение (А.Латыйпова) Саматова Зульфира Рифхатовна 20 Мар 2015
разное " Кызыклы да , җаваплы да һөнәр" Хисамова Нурсия Муллануровна 20 Мар 2015
документ "Кызыклы да , җаваплы да һөнәр". Хисамова Нурсия Муллануровна 20 Мар 2015
документ "Һөнәр сайлау" Валиуллина Фануза Салихзановна 20 Мар 2015
документ "Һөнәр сайлау- җаваплы эш" Галиева Ландыш Ильгизовна 21 Мар 2015
видео "Татар шигыре" темасына мастер- класс Вафина Гулия Илдусовна 1 Апр 2015
разное "Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше Саматова Зульфира Рифхатовна 20 Мар 2015
презентация "Сыйфат" темасына презентация Гарипова Айзира Шамилевна 20 Мар 2015
презентация "Спорт" темасына презентация ХУСАИНОВА 20 Мар 2015
документ "Шарт фигыль" темасына биремнәр Хакимова Мадина Сагидулловна 20 Мар 2015
презентация "Көзге табигать" темасына презентация Давлетшина Гульфия Раисовна 20 Мар 2015
презентация "Рәвеш" темасына презентация Тинбакова Римма Варисовна 20 Мар 2015
презентация "Сан" темасына презентация Тинбакова Римма Варисовна 20 Мар 2015
документ "Сан" темасына дәрес планы Тинбакова Римма Варисовна 20 Мар 2015
документ "Фигыль" темасына контроль эш. Габдрахманова Наиля Шайнуровна 20 Мар 2015
презентация "Сан" темасына тест. Закирова Нурия Набиулловна 20 Мар 2015
документ 6 сыйныфта "Җил" темасына дәрес эшкәртмәсе Загидуллина Зульфия Дамировна 21 Мар 2015
презентация "Тыныч йокы" темасына презентация Шакирзянова Нурсина Газинуровна 7 Дек 2015
документ "Аергыч" темасына ачык дәрес Ваганова Альбина Ильсуровна 7 Дек 2015
разное 1нче сыйныфта "1санын алу" темасына математика дәресенең технологик картасы Хафизова Гульюзем Мансуровна 21 Дек 2015
разное 1нче сыйныфта "1санын алу" темасына математика дәресенең технологик картасы Хафизова Гульюзем Мансуровна 21 Дек 2015
презентация 1нче сыйныфта "1санын алу" темасына дәрескә презентация Хафизова Гульюзем Мансуровна 21 Дек 2015
презентация "Яшелчәләр, җиләк-җимешләр" темасына презентация Кашапова Милауша Хафизовна 8 Дек 2015
разное математикадан 4нче сыйныфта "Зурлыклар белән гамәлләр" темасына дәрес эшкәртмәсе Хафизова Гульюзем Мансуровна 15 Сен 2015
презентация "Минем гаиләм" темасына презентация Урманчеева Розалина Эльбрусовна 15 Окт 2015
презентация "Тамырдаш сүзләр" темасына презентация. Гиниятуллина Венера Ягфаровна 26 Окт 2015
разное "Исем" темасына презентация Касимова Лилия Амировна 26 Окт 2015
разное "Дүртпочмаклар" темасына ачык дәрес, 8 класс Закирова Алсу Наилевна 23 Янв 2016
документ "Үсемлекләрнең бүлекләре" темасына тест Нагимова Дильбар Рафаэловна 31 Мар 2015
документ "Хезмәт төбе хәзинә" темасына доклад Кадырова Ильгамия Вилдановна 9 Апр 2015
документ "Хезмәт төбе хәзинә" темасына доклад Кадырова Ильгамия Вилдановна 9 Апр 2015
презентация "[Ю] авазы, Ю, ю хэрефлэре" темасына презентация Хайретдинова Рамиля Абдулхаевна 31 Мар 2015
документ "Исем" темасына дәрес Хасанова Мафруза Ракибовна 7 Июн 2015
документ "Проблемалы укыту" темасына чыгыш Сайфетдинова Динара Маратовна 5 Мая 2015
документ "Сыйфат" темасына ачык дәрес планы Мубаракшина Лейсан Забировна 2 Мар 2016
презентация "Каникулда" темасына презентация Сабирзянова Ландыш Марсовна 2 Мар 2016
документ Якты һөнәр.(энергетика) Бурганова Римма Нурмухаметовна 5 Апр 2015