Главная / По задаче / Внеклассная работа

Күңелле стартлар уены.

Укучылар мәктәпнең спорт залына җыела. Мәктәп директоры, әлеге чараны уздыруда җаваплы физкультура укытучысы котлау сүзе белән чыгыш ясый. Спорт киемнәре кигән 2 егет 2 һәм 2 кыз шигырь юллары аша балаларны спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвешен сайларга өнди.

Укучылар җаваплы укытучылар җитәкчелегендә мәктәп каршындагы мәйданчыкта тезелә. Монда билгеләнгән маршрут буенча 1 – 3 км га йөгерүгә старт бирелә. Финиш – бәйрәм уздырыласы урында. Балалар җыелгач, йөгерү буенча ярышның нәтиҗәсе игълан ителә.

Чираттагы конкурслар мондый тәртиптә уздырылырга мөмкин.

  • “Кояш нурлары”. Укучылар катнашында кояшны сурәтләргә кирәк. Түгәрәктә - укучылар, һәр класс – кояш нурлары. Иң көчле нур, ягъни классның бәйрәмдә катнашу активлыгы билгеләнә.
  • “Шартлы билге”. Укучылар, үз классының тәртип саны һәм хәрефе килеп чыгарлык итеп, тиз генә тезелеп басарга тиеш.
  • I класс укучыларына тәкъдим ителергә мөмкин булган уен – ярышлар.

    Конкурслар нәниләр яратып укый торган әкият геройлары катнашында үткәрелә . уенны башлар алдыннан, әкиятнең эчтәлеген искә төшерү мөһим.

  • “Конек - Горбунок”. Катнашучы, алга таба иелеп, аркасына туп куя, аны ике кулы белән тотып тора. Биремнәрне шушы хәлдә үтәргә кирәк. Төрле эстафетала, каршылыклар кичеп хәрәкәт итү төрендәге ярышлар тәкъдим итәргә мөмкин. “Өркәч”не югалтмыйча, тиз һәм төгәл хәрәкәт итәргә кирәк.
  • 2.”Барон Мюнхаузен ядрәсе”. Ядрә урынына кабартылган шар алына. Уенда катнашучылар,шарга “атланып”,билгеләнгән урынга кадәр сикергәләп бара ,кире әйләнеп кайта һәм “ядрәне” чираттагы уенчыга тапшыра.Уен шул рәвешле дәвам итә. Кайсы команданың җитезрәк икәнлеге билгеләнә. Шуны да онытмаска кирәк: “ядрәнең” шартлау иһтималы бар.

    3. “Итекле мәче” Старт сызыгына зур үлчәмле читекләр куела. Сигнал бирелгәч, һәр команданың беренче уенчылары читекне кия үәм финишка омтыла. Аяк киеме зур һәм авыр булганлыктан, йөгерү ансат түгел.Кабат үз урынына кайткач, уенчы читекне чиратагы “мәчегә”салып бирә.Эстафетаны катлауландырырга була. Йөгеру юлына берничә кегли тезелеп куела. Алар турысына җиткәч, “мәче” баш иеп мияуларга тиеш.

    4. “Алисә исемле төлке һәм Базилио исемле мәче”. Эстафетада “төлке” һәм “мәчедән” торган парлар катнаша. Алисә булып уйнаучы бала, бер аягын тездән бөгеп, аны кулы белән тота. Базилионың күзләре яулык белән бәйләнә. Алисә икенче кулы белән Базилионың җилкәсенә тотына. Шул рәвешле алар билгеләнгән араны үтәргә тиеш. Уенчылар үз урыннарына әйләнеп кайткач, эстафета чираттагы парга тапшырыла.

    5. “Сәяхәтче бака”.Ике иң көчле бала(Өлкән сыйныфлар булырга мөмкин)гимнастика таягын җилкәләренә куя. Уенчы, таякка ике кулы белән тотынып, аякларын җиргә тидермичә, билгеләнгән араны узарга тиеш. Финишта аны икенче уенчы алыштыра.

    6. “Аҗдаһа”. 3 уенчы, янәшә басып, кулларын бер – берсенең җилкәсенә куя. Уртада басып торучының аяклары як - якта басып торучыларның аягына бәйләп куела. Сигнал булгач, “аҗдаһа” финишка таба хәрәкәт итә башлый. Як – яктагы балалар буш кулларын канат сыман җилпеп бара. Финишта эстафета чираттагы “аҗдаһа”га бирә. Уенчыларның аягын эстафета башланганчы бәйләп куйсаң яхшырак була.

    7.”Убырлы карчык”.Киле (ступа) урынына – чиләк, себерке урынына озын саплы идән щеткасы файдаланырга була.

    Уенчы бер аягы белән чиләк эченә баса, икенчесе белән җирдән атлый. Бер кулы белән- чиләкне, икенчесе белән щетканы тота. Шул рәвешле билгеләнгән дистанцияне үткәч, чиләк белән щетка чираттагы уенчыга тапшырыла.

    8.”Золушка”. Эстафета уздыру өчен һәр командага чиләк, себерке, соскыч һәм 5 әр шакмак кирәк Командалар икегә бүленеп,бер-берсеннән билгеләнгән ераклыкта ара калдырып, кара-каршы баса. Бер яктагылар-Золушка, икенче яктагылар үги ана була.”Золушка” чиләк, себерке һәм соскыч тота. Старттан финишка кадәр шакмаклар тратыла.Сигнал булгач, уенчы алга омтыла, шакмак янына килеп җиткәч, аны себерке ярдәмендә соскычка, соскычтан чиләккә сала. Шул рәвешле “чүпне” җыеп бетерә һәм эш коралларын “үги анага” тапшыра. “Үги ана” исә”чүпне” яңадан тарата һәм эш коралларын чираттагы уенчыга бирә.

    9.”Бүре белән җиде кәҗә бәтие”.Волейбол мәйданчыгының һәр яртысы- ике командадагы “кәҗә бәтиләренең” өе. Уенда җидешәр кеше һәм берәр “бүре” катнаша.”Кәҗә бәтиләре” үз өйләренә кача. Сигнал булгач, “бүреләр” каршы яктагы “өй”гә кереп “бәтиләрне” аулый башлыйлар.”Бүре” булып уйнаучы бала кемгә кагыла, шул уеннан чыгып тора. “Бәтиләр” “өй” эчендә генә йөгереп йөри.

    2 класс укучыларына тәкъдим ителергә момкин булган уеннар.”Хайваннар дөньясында” конкурсы.

    1.”Капчыклы көнгерә”.Уенчының биленә капчык бәйләп куела. Аның эченә туп салына. Көнгерә кебек сикерә-сикерә, билгеләнгән араны йөгереп узарга кирәк.Сумкага кул белән кагылырга ярамый.

    2.”Пингвин”. Ике аяк арасына(тез яки тубык арасына) туп кыстырып, як-якка янтаеп, тиешле араны узарга .Йөгеү, сикерү тыела. “Бала” да төшеп калмасын.

    3.”Сәяхәтче ташбака”. Уенчы җиргә тезләнә, аның аркасына төбен аска каратып ләгән куела.”Панцирны” төшереп калдырмыйча, билгеләнгән дистанцияне узарга кирәк.

    4.”Кысла”Уенчы, командага йөз белән борылып,”дүрт аякланып” баса. Шул рәвешле билгеләнгән урынга кадәр барырга һәм кире кайтырга тиеш.

    5.”Җитез маймыллар”. Җиргә озын юан бау сузыла.Бауга аяк белән басып һәм кул белән тотынып, тиешле араны үтәргә кирәк.

    3 нче сыйныф укучылары өчен эстафета.

    “Иң матур песи”.Эстафетада 4әр уенчы катнаша.Һәр командага бер кисәк акбур бирелә. Уенчыларның бурычы- йөгереп барып, чиратлап, песинең башын, колакларын, гәүдәсен һәм аяклакрын, койрыгын ясау.

    4 нче сыйныф укучылары “Күмәкләп сикерү” ярышында катнаша ала.Уенда һәр командада 5 малай, 5 кыз көч сынаша.Беренче уенчы старт сызыгыннан ераклыкка сикерә(сикерү төрен укытучы билгели).Аның үкчәсе тигән җиргә сызык сызыла. Икенче уенчы(кыз бала) аяк очларын әлеге сызыкка тидереп баса һәм шулай ук ераклыкка сикерә.Уен шул рәвешле дәвам итә. Команданың гомуми сикерү ераклыгы үлчәнә.

    5 нче сыйныф өчен “Кырыгаяк” эстафетасын тәкъдим итәргә мөмкин. Ярышта һәр командадан 10-15 бала катнаша. Алар,бер кулын алга сузып, икенчесен аяк арасыннан үткәреп, кулга- кул тотынышып баса. Чылбырны өзмичә, 100 м араны йөгереп узарга тиеш.

    6 нчы сыйныф өчен “Флагчыклар” дигән ярыш оештырырга мөмкин. Мәйданчыкның 4 почмагына 4 укытучы баса. Алар үч төпләренә төрле төстәге (әйтик, кызыл, зәңгәр, яшел, сары) флагчыклар яшерә. Һәр команда дүрт төснең берсен сайлый. Мәйданда бию көе яңгырый. Барлык катнашучылар, түгәрәккә басып, бию хәрәкәтләре ясый башлый. Көй туктауга, һәр сыйныф үзе сайлаган төстәге флагчык тоткан укытучы янына тезелеп басарга тиеш.

    7 нче сыйныф өчен “Йөгерешчеләр эстафетасы”. Эстафетада 6 укучы 6 этапта көч сынаша. Һәр этапта биремнәр үзгәртелә: янган шәм тотып, чүгәләп, арка белән алга таба, капчык киеп, “түмгәкләр” өстеннән, бер аякта сикереп йөгерергә тәкъдим ителә.

    9 нчы сыфныф өчен “Тартмачыклар очрашуы”. Ярыш буш шырпы тартмалары кулланып үткәрелә. Җиңүчеләр һәр этапта һәи уен ахырында билгеләнә. Уенчыларның бурычы – шырпы тартмасын тәкъдим ителгән ысул белән каршы якта басып торучы үз командаң уенчысына илтеп тапшыру. Тартманы алып бару ысуллары: баш түбәсенә, җилкәгә, йодрыкланган кул аркасына, билгә куеп, ияк белән муенга кысып һ.б.

    10, 11 сыйныф укучылары бау тартышуда көч сынаша.


    Автор: Галиева Рафида Ахуновна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    разное Күңелле стартлар уены. Галиева Рафида Ахуновна 1 Апр 2015
    разное Әкиятләр илендә күңелле стартлар Ибрагимов Фаниль Фаилович 1 Апр 2015
    документ Күңелле стартлар. Хисматуллина Ферзания Ахметгараевна 15 Окт 2015
    документ Күңелле стартлар Гаффарова Ильхамия Фазыловна 20 Окт 2015
    документ Әкият илендә күңелле стартлар. Кирамова Гульназ Марселевна 31 Мар 2015
    разное күңелле матиматека Рамазанова Гульчачак Мусавировна 31 Мар 2015
    документ Зебра уены Файзрахманова Гульназ Ильсуровна 1 Апр 2015
    документ Күңелле математика Адгамова Кадрия Васимовна 31 Мар 2015
    документ Күңелле матеиатика Адгамова Кадрия Васимовна 31 Мар 2015
    документ Күңелле физика Фатихова Дания Ахтямовна 6 Апр 2015
    документ Күңелле светофор. Cтепанова Райхана Сахабовна 30 Апр 2015
    документ Күңелле мизгелләр. Нурлыева Лайла Валиевна 15 Мая 2015
    документ "Зәлидә" уены Хисамеева Зульфия Анваровна 20 Мар 2015
    документ "Тамчы - шоу" интеллектуаль уены Султанова Гузель Марсовна 31 Мар 2015
    презентация, документ “СЕРЛЕ ХӘРЕФЛӘР “ уены Шамсутдинова Лилия Набиулловна 1 Апр 2015
    документ "Тамчы шоу" интеллектуаль күңел ачу уены Сафина Розалия Габбасовна 1 Апр 2015
    документ “ Тамчы шоу” интеллектуаль уены. Хуснуллина Сультания Габдулехатовна 1 Апр 2015
    документ "Бәхетле очрак" уены Маликова Голсем Гизетдиновна 1 Апр 2015
    документ Кем кубрәк белә? уены Ганиева Лейсан Фаргатовна 7 Апр 2015
    документ “Зирәк бала” интеллектуаль уены Гасимова Чулпан Галиевна 18 Сен 2015
    документ Алфавит уены өчен карточкалар Шарифуллина Энджекай Юнусовна 7 Дек 2015
    презентация, документ “Тамчы – шоу” уены Насыбуллина Гульшат Камилевна 26 Янв 2016
    разное Гаилә бәйрәме "Күңелле дәресләр" Сибгатуллина Рушания Ильдусовна 20 Мар 2015
    документ Бала күңелле шагыйрь Сагдуллина Разина Раисовна 20 Мар 2015
    документ күңелле туй, шаян туй - Сабантуй Платонова Дамира Данияловна 20 Мар 2015
    документ Күңелле сәяхәт Салихова Гульнара Атласовна 20 Мар 2015
    презентация "Күңелле уеннар" дәрес презентациясе Диск Рахимова Гульнур Анваровна 30 Мар 2015
    документ "Күңелле санау" ахметзянова альфия галиевна 31 Мар 2015
    разное 100летие С.Хакима("Аккош күленең ак күңелле шагыйре") Ахметова Раиля Тимербаевна 1 Апр 2015
    документ Күңелле сәяхәт Билалова Гульназ Шамилевна 4 Апр 2015
    документ Күңелле сәяхәт. Шайхулова Гульназ Фаязовна 14 Апр 2015
    документ "Шәһәргә күңелле сәяхәт" Мияссарова Лена Наилевна 25 Июн 2015
    документ "Туган ягым буйлап күңелле сәяхәт" Хузягалиева Газима Миннегалиевна 26 Окт 2015
    документ Күңелле туп Гильмутдинова Илсояр Тафкиловна 9 Фев 2016
    документ Әлифба бәйрәме күңелле Шайхразиева Фардуна Гиниятулловна 30 Янв 2016
    документ Дуслык бәйрәме Фестиваль Татар халык уены «Зәлидә» Мулюкова Альфира Мухаммятовна 20 Мар 2015
    презентация Авторская игра по татарскому языку "Бармак уены" Никитина Олеся Ивановна 6 Дек 2015
    документ Материал по развитию речи «ИҢ ЯХШЫ БАРМАК УЕНЫ» Гилязова Чулпан Рамилевна 19 Ноя 2015
    документ Әтилəр катнашында зурлар һəм мəктəпкə əзерлек төркемнəре белəн «Аҗаган» уены. Хайруллина Назия Адгамовна 5 Апр 2015
    разное Муса Җәлил иҗатын йомгаклау дәресе (акыллы егетләр,акыллы кызлар уены) Гатауллина Резеда Гайсовна 5 Апр 2015