Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

" Ана боек исем" (на татарском языке)

Скачать
239.94 КБ, 1350859.jpg Автор: Мияссарова Лена Наилевна, 17 Дек 2015
Скачать
258.22 КБ, 1350861.jpg Автор: Мияссарова Лена Наилевна, 17 Дек 2015
Скачать
263.23 КБ, 1350863.jpg Автор: Мияссарова Лена Наилевна, 17 Дек 2015

Зал матур итеп бизәлгән. Чәчәкләр, шарлар эленгән. Вальс көенә балалар керәләр, ярымтүгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче: - Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әниләр,әбиләр. Без бүген балалар белән бергәләп ял кичәсенә җыелдык. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефләрегез яхшыра икән, иртәгә эшләрегез уң булыр. Бу залда кабынган елмаю йортларыгызда дәвам итсен.

Җыр « Килде яз» Ә. Ерикәй шиг. С.Сәйдәшев муз.

1бала: Елгада бозлар кузгалды

Елмая, көлә кояш.

Урамнар буйлап атлый

Ямьле һәм күңелле яз.

2бала: Яз килә! Яз килә!

Сыерчыклар килә.

Гөрләшеп, сайрашып ,

Җырчы кошлар килә.

3бала: Кояшлы көннәре белән

Ямьле яз килеп җитте.

Бу җырны безгә бәйрәмгә

Яшел яз бүләк итте.

Җыр Кайт, карлыгач! Н. Сингаевский шиг. Л.Батыр Болгари муз.

Бии бии, кулына кәрзин белән чәчәкләр тоткан Яз керә.

Яз: Исәнмесез, нәни дусларым! Сез мине таныдыгызмы? Мин Яз!

Тәрбияче: Исәнме, Яз! Сине күптән көтәбез. Ә бу матур чәчәкләреңне кемгә дип алып килдең?

Яз: Мин алардан тәкыялар үрермен дигән идем.

Тәрбияче: Әйдә, Яз – сылу синең чәчәкләреңне суга утыртып куябыз, шиңмәсеннәр. Ә безнең кызлар сиңа бер бию биерләр.

Бию Татар кызы

Яз: Якты йөз белән мине каршы алдылар,

Матур бию әзерләгәннәр,

Нинди әйбәт монда балалар!

Тәрбияче: Уңган безнең балалар,

Шигырьләр күп беләләр.

Хәзер сиңа әйбәт итеп

Яз турында сөйләрләр.

4бала: Яз йөри дөнья буйлап,

Елмаеп, көлеп, уйнап.

Аңа ашыга – ашыга

Кояш чыга каршыга.

5бала: Кар бетте, акты бозлар,

Яз тышка тартып тора.

Бөреләрдән, үләннән

Яз исе аңкып тора.

6бала: Агач, куакта уяна

Җилемле яшел бөре.

Яфрак, чәчәк,җыр китерә

Җиргә язның һәр көне.

Песня Кап, кап сл. Н.Нищевой муз. И.Меньших

Яз: Бик ошады миңа, балалар, сезнең җырларыгыз, биюләрегез, шигырьләрегез! Ә әйдәгез әле бергәләп уйнап алабыз. Урманда яшәүче Тиен минем сезгә барганны ишеткәч бер кәрзин шишкылар биреп җибәрде, менә алар белән хәзер уйныйбыз. Йя, кем иң төз атучы?

Уен Шишкыларны җыябыз

Яз: Уйнадык та, җырладык та,

Вакыт тукталып калмый,

Кирәк миңа китәргә

Хушыгыз, хуш, дусларым,

Күңелле ял иттек без.

Мин тагын килермен әле,

Яз килгәндә көтегез. Сау булыгыз!

Балалар: Сау бул, Яз! ( Яз китә)

Тәрбияче: Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз, шат, сәламәт, бәхетле булыгыз. Балаларыгызның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын.

Җыр Бәйрәм җыры Ф.Сафин муз. Р.Корбанов шиг.

7бала: Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

8бала: Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Ул әбием генә түгел,

Ул минем дәүәнием.

9бала: Әбиемә көзләр килгән

Көмеш кырау чәчендә.

Тик күзеннән әле һаман

Яшьлек нуры чәчелә.

10бала: Мин хәзер инде үстем,

Әбиемә булышам.

Сулар да алып керәм,

Идәннәрне дә юам.

11бала: Әбием белән бергә

Сыйланабыз чәй эчеп.

Шулай үтә көннәрем,

Эшләп, шаярып – көлеп.

12бала: Әби коймак пешерә

Кызган майлы табада.

Әбиемнең коймагы

Җәйне искә төшерә.

ҖырӨебезнең кояшыФ.Зиатдинова шиг. А.Биктаһиров муз.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, әбиләребезнең яшь чакларын исләренә төшерик. Йөрәкләре җилкенеп, яшәреп китсеннәр әле әбиләребез. Безнең егетләребез түбәтәй уенын күрсәтәләр.

Уен Түбәтәеңне эзләп тап”.

Тәрбияче: Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушуы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны

уртаклашып яшәгән әниебезгә дәшәбез. Менә хәзер безнең балалар үзләренең әниләренә матур сүзләр әйтәчәк. (һәрбер бала әнисенә сүз әйтә)

Воспитатель: В этом слове солнца свет!

Дети: Мама, Мама!

Воспитатель: Лучше слова в мире нет!

Дети: Мама, Мама!

Воспитатель: У неё в глазах весна!

Дети: Мама,Мама!

Воспитатель: Кто роднее , чем она?!

Дети: Мама, Мама!

13 бала: Маму любят все на свете,

Мама – первый друг,

Любят мам не только дети,

Любят все вокруг.

14бала: Если что – нибудь случится,

Если вдруг беда,

Мамочка придёт на помощь,

Выручит всегда.

15бала: Мамы много сил, здоровья

Отдают всем нам.

Значит, правда, нет на свете

Лучше наших мам.

16 бала: В день весенний, солнечный

Маму поздравляем.

Жизни долгой, радостной

От души желаем.

17 бала: Мамочек красивых,

Добрых и любимых

Мы сейчас поздравляем,

Песню им подарим.

Песня Мамина песенка Сл. М. Пляцковского муз. М.Парцхаладзе.

18 бала: Айдан, кояштан кадерле

Син ул, әнием.

Иң ягымлы, иң сөйкемле

Син ул, әнием.

19 бала: Бүлмәләрне җыештырдым,

Бар җир ялт итсен әле.

Үзенең бәйрәмендә бер

Әни ял итсен әле.

20 бала: Чәк-чәк белән торт ясарга

Минем әни бик оста.

Тәмле-тәмле ризыкларны

Әнием дә ярата.

21 бала: Әни бит ул – изге кеше,

Изгеләрнең изгесе.

Аннан башка тормыш бармый

Әни – тормыш көзгесе.

Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр

Әниләрне кадерләсәк

Тыныч булыр гомерләр.

ҖырӘниләр бәйрәмеГ. Гәрәева көе һәм сүз.

Тәрбияче: Җир йөзендә безнең өчен иң матур, иң гүзәл кеше – әни! Әни дип телебез ачылган, беренче адымнарыбызны да әни ярдәме белән атлап киткәнбез. Әниләребезнең ягымлы, йомшак сүзләре безгә гомер буена лдаш булса иде.

Тәрбияче: Безне назлап үстергәнгә,

Балалар: Әниләр, рәхмәт сезгә!әрвакыт

Тәрбияче: Һәрвакыт эшчән булганга,

Балалар: Әниләр, рәхмәт сезгә!

Тәрбияче: Ә хәзер балалар әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшыралар.

Салмак көй яңгырый.

Котлаулар


Автор: Мияссарова Лена Наилевна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ сценарий утренника,посвященного Дню Матери на татарском языке "Ана боек исем" Халиуллина Минния Раифовна 6 Дек 2015
разное " Ана боек исем" (на татарском языке) Мияссарова Лена Наилевна 17 Дек 2015
документ Классный час "Ана - биек исем" Маннанова Лилия Равилевна 1 Апр 2015
документ Родительское собрание на тему "Әти! Нинди горур исем" на татарском языке. Гайнутдинова Савия Ягдутовна 1 Апр 2015
документ Сценарий "Ана --- бөек исем" хисамова флюра афраимовна 28 Фев 2016
разное Видеофильм к песне "Ана хэйкэле" (тат. "Ана һәйкәле") Амирова Ильмира Ильясовна 1 Апр 2015
разное Инша "Туган авыл" (на татарском языке) Маркелова Лейсан Гарафиевна 20 Мар 2015
документ открытый урок "Милли киемнэр" на татарском языке Абзалова Лилия Мансуровна 30 Мар 2015
документ Урок жизни на татарском языке "Метрәй авылы" Гимранова Гульнара Валеевна 31 Мар 2015
документ Сказка "Три сестры" на татарском языке Вафина Алсу Сагидулловна 31 Мар 2015
документ Песня Т.Морозова "Колобок" на татарском языке. Галимзянова Фардия Газизовна 31 Мар 2015
разное Классный час " Будь воспитанным!"( на татарском языке) Бадрутдинова Нурия Талховна 1 Апр 2015
разное Инсценировка стихотворения на татарском языке "Җимерек светофор" Шамиева Гузель Руфисовна 1 Апр 2015
документ Сценария на татарском языке "День учителя" zakirova 4 Апр 2015
документ "1 сентября - День знания" (на татарском языке) Шакирова Рузалия Талгатовна 31 Мар 2015
документ Дидактическая игра на татарском языке "Бакча" Гилазова Равиля Рамилевна 7 Апр 2015
документ Сказка "Лиса и цапля" на татарском языке Вафина Алсу Сагидулловна 17 Апр 2015
документ Конспект сказки "Колобок" на татарском языке. Cтепанова Райхана Сахабовна 28 Апр 2015
документ Разработка урока на татарском языке "Обыкновенные дроби" Сагьдиева Танзила Хатиповна 15 Мая 2015
документ Внеклассное мероприятие "День Земли" (на татарском языке) Гимранова Гульнара Валеевна 15 Окт 2015
документ Драматизация сказки "Репка" на татарском языке Шайдуллина Илиза Илгизовна 17 Окт 2015
документ "Наши маленькие друзья" (на татарском языке) Васильева Лилия Табрисовна 16 Окт 2015
документ Доклад "Гордимся, помним!" ( на татарском языке) Халилова Лариса Ринатовна 15 Окт 2015
разное Танец "Колобок" Т. Морозова. песня на татарском языке Миндубаева Лейсан Рафаиловна 12 Дек 2015
документ Ана -бөек исем Нэрсэ җитэ Ана булуга... Тазиева Расиха Сагировна 6 Апр 2015
аудио "Ана хэйкэле" (тат. "Ана һәйкәле") Амирова Ильмира Ильясовна 31 Мар 2015
документ Урок на тему "Влияние природных условий на жизнь и здоровье человека" в 8 классе (на татарском языке) Загидуллина Зульфия Дамировна 21 Мар 2015
презентация Интеллектуальная игра на татарском языке "Звездный час"("Йолдызлы сәгать"). Закирова Нурия Набиулловна 20 Мар 2015
презентация Тест по сказке "Репка" ("Шалкан") на татарском языке. Абдуллина Файруза Миннулловна 20 Мар 2015
документ Конспект непосредственной образовательной деятельности на татарском языке. Область "Познание". Тема: "Тавышлар кайдан килә?" (Звуки откуда приходят?) Амирова Ильмира Ильясовна 31 Мар 2015
презентация Презентация "Будем чистыми" ("Чиста булыйк") на татарском языке Рахимова Лилия Фанисовна 4 Апр 2015
презентация Презентация "Береги свое здоровье" ("Сэламэтлегенне сакла") на татарском языке Диск Рахимова Лилия Фанисовна 4 Апр 2015
разное "Развитие логического мышления и творческого воображения у дошкольников по программе "Успех"" (на татарском языке) Ахунзянова Васила Хатип кызы 4 Мая 2015
документ сценарий праздника на татарском языке "На лесной полянке" Хафизова Файруза Файзрахмановна 5 Апр 2015
документ Проектная работа на тему: "Семья".(на татарском языке) Нурмухаметова Алия Сиреневна 31 Мар 2015
документ Обрядовый праздник на основе национальных традиций "Играем в свадьбу" (Туйлы уйныйбыз) на татарском языке Амирова Ильмира Ильясовна 31 Мар 2015
документ "Золотая рыбка". Сказка на новый год на татарском языке Нутфуллина Раиса Масгутовна 1 Апр 2015
документ Проектная деятельность на тему"Тәкермән урамнары ни сөйли?"(на татарском языке) Шиабутдинова Наиля Габдразиевна 13 Апр 2015
презентация Презентация осеннего развлечения на татарском языке в подготовительной к школе группе на тему: "Көзге ярминкә" Сагдиева Лилия Рухатовна 25 Июн 2015
документ Разработка урока в 3 классе татарский язык на тему "Хәзерге замандагы фигыль"(на татарском языке.) Заббарова Ильсеяр Анваровна 15 Окт 2015