Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

Әдәби-музыкаль кичә. "Тукай – сүнмәс йолдыз ул."

Скачать
22.95 КБ, 1422691.docx Автор: Хайруллина Миляуша Закариевна, 10 Фев 2016

Әдәби-музыкаль кичә.

Зурлар төркеме.

Тукай – сүнмәс йолдыз ул.

Максат: Г.Тукайның тормыш юлы белән таныштыру; дөрес

сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фикерләү сәләтен,

сөйләм телен үстерү; Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, сәнгати

зәвык, шәхестә милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисе, милли

әдәбиятка, мәдәнияткә, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, шагыйрьнең төрле елларда чыккан

китапларыннан төзелгән күргәзмә, аның тормышын

һәм иҗатын чагылдырган слайдлар, компьютер, магнитофон.

Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле балалар! Бүген бездә бәйрәм, зур тантана.

Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән “Туган тел” җыры яңгырый.

Алып баручы:Балалар, бу җырның сүзләрен кем язган?

Балалар: Габдулла Тукай.

Алып баручы: Әйе, балалар, дөрес әйттегез. Бу җырны ишетмәгән кеше юктыр. Г.Тукай – бөек татар шагыйре. Тукай абыебыз 26 апрельдә – матур яз көнендә, кошлар җылы яклардан әйләнеп кайткач, умырзая чәчәкләре башларын калкыткач дөньяга килгән. Кызганыч ки, ул бик яшьли үлә, әмма әсәрләре әзын гомерле. Бүгенге кичәдә аның кайбер әсәрләре сәхнәләштереп тә күрсәтелер. Сөекле шагыйребез Г.Тукайга багышланган “Тукай – сүнмәс йолдыз ул” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәбезне башлыйбыз.

Әдилә . Тукаебызны онытырга һич ярамый! Тукаен оныткан кеше туган телен дә онытачак.

Әмир. Әйе. Бик дөрес, Әдилә. Миңа бу кичәне алып бару вазифасы йөкләтелде, син дә миңа ярдәм итәрсең, ярыймы? Бергә-бергә күңеллерәк булыр.

1бала Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Бәйрәмнәр кирәк безгә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

2 бала Исәнмесез, минем якын дуслар!

Хуш килдегез, рәхим итегез.

Кулга тотып телем ачкычларын,

Я, әйдәгез, түрдән үтегез.

Ишек алды күренеше. Өй, киртә, койма, бер кырыйда эт оясы.

Эт өрә башлый. (Магнитофон язмасы). Бер бала бабай ролендә , йокысыннан уянып чыга.

Бабай: Хәерле иртә, туганнарым! Акбай, ник өрәсең? Үзеңә генә күңелсезме әллә? Ашыйсың да киләме? Хәзер бар да булыр. Азрак сабыр ит яме.(әбине чакыра) Әбисе, чык әле, чык! Акбайны ашатырга кирәк.

Әби: Әйе,әйе аңладым. Хәзер ашатам мин аны. Менә бит, рәхмәт төшкере, якын дусларыбыз турында оныта да язганбыз.

Ана көянтә – чиләк асып суга барырга җыена.

Ана: Ә мин чишмәдән су алып кайтыйм.

Ата: (кулына чүкеч тоткан) Киртәне төзәтәсе бар икән. Кадакларны табып экә дә керешергә мөмкин.

Песи күренә, ул юына, киерелә, уйный, мыраулап йөри.

Песи: Хәерле иртә, дусларым!

Гали йөгереп керә. Ул Г.Тукайның “Безнең гаилә” дигән шигырен сөйли башлый.

Әби: Улым, кәҗәне ашатырсың инде, яме? Без бәрәңге чүбен утарга киттек.

Гали кәрзингә чирәм салып, ишек алдының бер ягына китә.

Гали: Кәҗәкәем, әйдә әле. Мин сине үлән белән сыйлыйм. Мә, аша.

“Гали белән кәҗә” шигыре сөйләнелә.

Эт өрә башлый. Гали эт янына килә

“Кызыклы шәкерт” әсәре сәхнәләштерелә.

Шәкерт. Әйдәле, Акбай! Өйрән син,

Арт аягың белән тор,

Аума-аума! Туп-туры тор,

Төз утыр, яхшы утыр.

Акбай. Ник газаплыйсың болай син,

Мин әле бик кечкенә.

Мин туганга тик

Ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк кирәкми, мин өйрәнмим

Минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым,

Шунда уйныйсым килә.

Шәкерт. Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй,

Зурайгач җайсыз ул.

Картаеп каткач буыннар

Эш белү уңайсыз ул!

А.Б. Дөрес, алтыда белгән алтмышта да онытылмый дип юкка гына әйтмәгән халык.

Гали: Әйдә ,Акбай урманга барабыз. Су да коенырбыз. Бик эссе

бит. Урман күренеше.”Чәчәкләр” биюе башкарыла. Р.Еникеевның “Вальсы” яңгырый.

Вальс бетүгә Күбәләк очып керә. Аның артыннан йөгереп кыз чыга.”

“Бала белән күбәләк” шигыре рольләргә бүленеп башкарыла.

Кошлар сайравы ишетелә.

Күл күренеше. Бакалар тавышы ишетелә.

Гали: Бу күл гади генә күл түгел, бик тылсымлы да ахрысы: бакалар бакылдаша. Әйдәгез әле , күзәтик, тагын ниләр бар икән бу күлдә.

Малай белән Акбай , качып күлне күзәтә башлыйлар. Күлдән Су анасы чыга.

Чәчен алтын тарак белән тарый. Тарагын онытып суга сикерә. Гали килеп таракны ала.

Гали: Тарак таптым, тарак! Алтын тарак!

(Читтән кеше тавышы ишетелә) Алма, алма таракны! Ул синеке түгел бит!

Гали: Минем тарак, мин таптым! Тарак минек!

Тавыш: Алма,алма карак булырсың? Карак!!!

Алып баручы: Килегез әле, дусларым!Тыңлагыз әле сүземне! Гали, алма ул таракны. Тукай абыебыз да бит ул таракны алмаска кушкан. Чөнки, балалар, рөхсәтсез кеше әйберсенә тияргә ярамый! Сезгә “карак” дигән начар кушамат тагарлар.

Шүрәле кычкырган тавыш ишетелә. Шүрәле чыга. Малай янына килә

Шүрәле: Инде бармакларым төзәлде, шуңа уйныйсы да килә башлады. Ә урманда ник бер адәм заты булсын! Кети – кети уйнар идем...Абау, син кем буласың кеше баласы?

Гали: Минем исемем Былтыр була. Ул исем сиңа танышмы?

Шүрәле: Таныш, таныш. Мин хәзер сиңа алданмам. Хәзер инде сине кытыкларга да була...(Малайга таба килә башлый)

Гали: Ә без сине суга чумдырабыз.

Шүрәле кача. Гали үзенең этен ияртеп өйгә таба китә.

Алып баручы: “Тукай абый” шигыре укыла. Г.Тукай да үзенең әсәрләре аша безгә гел акыллы булырга зирәк киңәшләр бирә. Серле әкиятләре, кызыклы шигырьләре өчен без аңа бик тә рәхмәтле!

Шулай бит, балалар?

Менә хәзер без “Бәхетле бала” шигырен тыңлап китик. Нинди була икән бәхетле бала?

Апрель җитсә, исемеңне

Җырына кушып тургай.

Милләтемнең кояшы син,

И моңлы, нурлы Тукай!

4бала Яз җитүгә Тукай кайтып төшә,

Киткән җире ерак булса да.

Аны тоеп моңнар уяналар,

Аны күреп дөнья кул чаба.

А.Б. Җаныбызда, каныбызда

Тукай моңы, Тукай теле,

“Туган авыл”(Алмаз Монасыйпов көе) музыкасы астында

11 бала Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул,

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.

Музыканы тыңлап бетерәбез.

Бию. Татар халык биюе.

“Кызыклы шәкерт” әсәре сәхнәләштерелә.

Шәкерт. Әйдәле, Акбай! Өйрән син,

Арт аягың белән тор,

Аума-аума! Туп-туры тор,

Төз утыр, яхшы утыр.

Акбай. Ник газаплыйсың болай син,

Мин әле бик кечкенә.

Мин туганга тик

Ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк кирәкми, мин өйрәнмим

Минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым,

Шунда уйныйсым килә.

Шәкерт. Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй,

Зурайгач җайсыз ул.

Картаеп каткач буыннар

Эш белү уңайсыз ул!

А.Б. Дөрес, алтыда белгән алтмышта да онытылмый дип юкка гына әйтмәгән халык.

“Яз җитә” җыры яңгырый.

Бию башкарыла

А.Б. Бүген җырладык, биедек, уйнадык, аралаштык. Барысы да бөек татар телендә эшләнде. Чыннан да, без телсез, Тукайсыз - канатсыз кош.

“Яратыгыз” җырын башкарып, бәйрәм тәмамлана.


Автор: Хайруллина Миляуша Закариевна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Әдәби-музыкаль кичә. "Тукай – сүнмәс йолдыз ул." Хайруллина Миляуша Закариевна 10 Фев 2016
документ Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты Миннибаева Дамира Летфулловна 20 Мар 2015
документ Әдәби- музыкаль кичә "Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә" Кучербаева Зинфира Анасовна 31 Мар 2015
документ ТУКАЙ - СҮНМӘС ЙОЛДЫЗ УЛ! Файзуллина Гульгена Фанисовна 1 Апр 2015
разное Летние посиделки ("Җәй көне урамда кич утыру". Әдәби- музыкаль кичә) Гайсина Каусария Газизулловна 31 Мар 2015
разное Летние посиделки ("Җәй көне урамда кич утыру". Әдәби- музыкаль кичә) Гайсина Каусария Газизулловна 31 Мар 2015
документ "Әти-әни һәм мин !"(әдәби музыкаль кичә) Шигапова Наджия Наиловна 1 Апр 2015
документ "Күңелләрдә син, Тукай" (Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү өчен әдәби-музыкаль кичә сценарие) Зайнуллина Эльвира Тимеряновна 1 Апр 2015
документ Г.Тукай-сүнмәс йолдыз ул Заянова Лилия Рафисовна 20 Мар 2015
разное Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә Хасаншина Лейсан Илдусовна 20 Мар 2015
документ "Без бәйрәмгә барабыз..."(әдәби-музыкаль кичә ) Шарифуллина Гулия Азгатовна 20 Мар 2015
документ Әдәби-музыкаль кичә "Якты, зур талант" Мингазетдинова Розалия Файзрахмановна 20 Мар 2015
разное "Мамадыш - гүзәл төбәк" темасына әдәби-музыкаль кичә Саматова Зульфира Рифхатовна 20 Мар 2015
документ Әдәби-музыкаль кичә "Фәнис Яруллинны искә алу" Сираева Гульнафис Наиловна 20 Мар 2015
документ Әдәби музыкаль кичә. "Жизнь моя как песня прозвучала" Гареева Ландыш Мухаметрахимовна 20 Мар 2015
документ "Шушы яктан, шушы туфрактан без..." (әдәби-музыкаль кичә) Гимазова Флера Гилмразиевна 2 Мар 2016
документ "Бөек Җиңүгә багышлана" музыкаль әдәби кичә. Мусина Рамзия Рафиковна 18 Янв 2016
документ "Яңа Чишмә-тыныч төбәгем"әдәби музыкаль кичә. Мусина Рамзия Рафиковна 19 Янв 2016
документ "Җиңү юлы буйлап..." (әдәби-музыкаль кичә). Шарифуллина Гулия Азгатовна 13 Дек 2015
документ "Кояш гомере телим,әнием сиңа" музыкаль әдәби кичә эшкәртмәсе. Мусина Рамзия Рафиковна 18 Янв 2016
документ "Сүнмәс йолдыз" Назмиева Васила Госмановна 2 Мар 2016
презентация “Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов,Тукай – өч йолдыз ул” Фатхетдинова Альбина Фирдависовна 20 Мар 2015
документ "Батыр да, шагыйрь дә" әдәби- музыкаль кичә Чистай муниципаль районы “ 1 нче гимназия” бюджет белем бирү учреждениесе Шайхутдинова Роза Маратовна 7 Дек 2015
документ «Язлар белән Тукай килә!» (әдәби-музыкаль кичә) Валиева Раиля Марсовна 30 Мар 2015
разное Кояш гомере телим мин, әнием сиңа! (Әниләр көненә багышланган әдәби – музыкаль кичә) Юнусова Масгуда Масхутовна 20 Мар 2015
презентация, документ Әдәби – музыкаль кичә Юнусова Масгуда Масхутовна 1 Апр 2015
документ Музыкаль әдәби кичә : “Су – яшәү чыганагы” Шарифуллина Энджекай Юнусовна 7 Дек 2015
презентация Әдәби кичә "Башваткыч" Саляхова Филия Фарахутдиновна 20 Мар 2015
документ Әдәби-музыкаль кичә “Укытучым” Хайбуллина Фания Фаридовна 1 Апр 2015
документ Яшисе килә. Әдәби - музыкаль кичә. Асадуллина Гульфина Габделфартовна 1 Апр 2015
документ Музыкаль кичә "Бәйрәм бүген". Насрыева Рузиля Рамзисовна 20 Мар 2015
документ Әдәби-музыкаль композиция "Рәхмәт сиңа, Әлифба" Гайнутдинова Алсу Фагимовна 31 Мар 2015
документ Сыйныфтан тыш чаралар."Җырлы, моңлы халкым" исемле әдәби-музыкаль кичәгә сценарий Дербышева Гульсина Нургалиевна 1 Апр 2015
документ "Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе) Юрикова Эльмира Рустамовна 19 Мар 2016
документ Ш.Галиев иҗаты буенча әдәби кичә."Шифалы шигырьләр остасы". Сиякина Нәфисә Равил кызы 20 Мар 2015
документ «Озак еллар онытып торган өчен кичер безне ,кичер ,Исхакый.” Әдәби музыкаль кичә. Мингазетдинова Розалия Файзрахмановна 20 Мар 2015
документ Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә. Хайруллина Рамзия Миргазияновна 20 Мар 2015
документ Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә . Салихова Рамзия Равиловна 20 Мар 2015
документ Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә . Салихова Рамзия Равиловна 20 Мар 2015
документ “Шигърият бәйрәме” (әдәби музыкаль кичә) Хисамова Нурсия Муллануровна 20 Мар 2015