Главная / По типу материала / Для родителей: дошкольные, начальные, старшие классы

"Бала әдәпле булсын өчен нәрсә эшләргә?"

Скачать
23.72 КБ, 781846.docx Автор: Гильмутдинова Гузелия Хусаиновна, 31 Мар 2015

Бала әдәпле булсын өчен нәрсә эшләргә?

Әти – әниләргә киңәшләр.

1. Әдәплелек - кешенең эчке культурасын билгели торган эшләрнең суммасы ул. Баланы кечкенәдән үк үз-үзен әдәпле тоту күнекмәләренә гадәтләндерү мөһим. Аны миһербанлы булырга, кылган эшләренең асылына төшендерә, «яхшыны яманнан аера белергә» өйрәтергә кирәк.

- Яхшы бул! Кешенең шатлыгын да, кайгысын да күрә бел, ярдәм итә улыр идебел, -дип өйрәтәбез.

-Намуслы бул! Битеңә оят китерерлек эшләр кылмаска тырыш, - дибез.

-Хезмәт итәргә өйрән. Бөтен уеңны, түземлегеңне, тырышлыгыңны һәм йөрәгеңне биреп эшләгән эш рухи яктан баета, аңыңны ача, - дибез.

-Горур булып, мөстәкыйльлеккә омтылып үс. Хисләрең якты, теләкләрең изге булсын,- дибез.

2. Өйдә «Иң игътибарлы» уенын оештырырга.

-Баланың елмаюына игътибар итегез. Чөнки баланың барлык эчке кичерешләре йөзендә чагыла. Димәк, бала үзен бәхетле хис итә икән, ул елмая, көлә. Ә йөзендә елмаю булган бала миһербанлы, ягымлы, нәзакатле, инсафлы була. Баланың инсафлыгы үзен дөрес тота, әдәп кагыйдәләрен үти белүендә, аның тышкы кыяфәтендә, сөйләшүендә чагыла. Өлкәннәр бу сыйфатларны балаларда үз урнәкләрендә һәм һәр кылган уңай эшләре белән, сабыйга, дусларча, мактау – хуплау сүзләре әйтеп тәрбиялиләр. Нәниләргә карата тәлапчәнлекне киметмичә, назга саранланмаска кирәк. Әгәр өлкәннәр балага ягымлы мөнәсәбәттә булсалар, балада уңай тойгы барлыкка килә.

3. Өйдә ял көнендә «Кем күбрәк «тәмле сүз» әйтә?» уенын уйнарга.

- Әти - әниләр балаларның һәрвакытта да үзләреннән үрнәк алып үсүләрен онытмасыннар иде. Шуңа күрә урамда барганда, очраган танышлары белән, күршеләре белән, шифаханәдә табиб белән тәрбияче һ.б. белән һәрвакыт итәгатьле итеп исәнләшергә, саубуллашырга кирәк. Гаиләдә иртән «хәерле иртә», ә кич белән «тәмле йокы» теләргә гадәтләндерү яхшы булыр иде. Әгәр бала нинди дә булса сәбәп аркасында исәнләшергә теләми икән, аны мәҗбүр итәргә ярамый. Соңыннан үзе белән аерым гына сәбәбен ачыкларга һәм ни өчен шулай эшләргә ярамаганын аңлатырга кирәк.

4. Ял, бәйрәм көннәрендә балалар белән бергәләп музейга, театрга барырга.

- Балаларны җәмгыять урыннарында тотанаклы булырга, кешенең игътибарын үзеңә артык җәлеп итмәскә, кычкырып сөйләшмәскә, тәртип һәм чисталык сакларга өйрәтү турында әңгәмә.

5. «Ышаныч күрсәтеп тәрбияләү»

- Тәрбияле әти һәм әни беркайчан да баланың кешелек дәрәҗәсен төшерергә тырышмый. Беркайчан да балага кычкырмый. Тәрбия чарасы итеп, бервакытта да тән җәзасын кулланмый.

- Әдәпле ата – аналар балаларына юкка - барга кисәтү ясамыйлар. Мөмкин булган һәр очракта балаларның мөстәкыйльлеген хуплап торалар.

- Ата – аналарның балаларына куйган таләпләре бердәм булырга тиеш.

- Балага куясы таләпләрне ата – аналар иң элек үзләренә куеп карасыннар. Шуңа күрә үз балаларына карата алар да әдәпле, игътибарлы булырга тиеш. Улыңа яки кызыңа «хәерле иртә», «тыныч йокы», «рәхмәт» кебек сүзләрне ешрак әйтергә, шулай ук аны эшләгән эше яки игътибары өчен мактарга онытмаска кирәк.

6. – Табын янына беркайчан да баш киемендә утырырга ярамый.

- Ризык капкан килеш сөйләшү – әдәпсезлек.

- Балалар табын янында матурлыкка һәм тәртипкә күнексен өчен, савыт - саба чиста һәм зәвыклы булырга тиеш.

- Тәлинкәгә ашап бетерерлек кенә ризык салырга кирәк.

- Ашны кашык белән ашыйлар. Сул кул тез өстенә түгел, ә өстәлгә куела.

Ашны ашап бетергәндә, тәлинкәне табын ягына янтайталар.

- Турап пешерелгән итне, яшелчә, бәрәңге, макарон ризыкларын чәнечке белән ашыйлар.

- Кәгазь салфеткаларны махсус савытка, материядән тегелгән салфеткаларны тәлинкә янына куялар.

- Ашап бетергәч, чәнечке белән кашыкны икесен янәшә, тәлинкәгә куялар.

- Торт, пирожный яки башка кремлы камыр ашларын кечкенә кашык белән ашыйлар.

- Табын янында үзеңне матур, әдәпле тоту кагыйдәләре белән балаларны даими рәвештә таныштырып торырга кирәк. Моны артык нечкәләнмичә һәм йөдәтмичә эшләргә кирәк. Ата – ананың үз – үзен яхшы тотуы – бала өчен иң яхшы үрнәк.

7. – Өйдә ватык уенчыклар, ертык китаплар сакларга ярамый. Балалар шуңа ияләнеп үссеннәр.

- Уенчыкларның матурлыгы белән бергә, төрлелегенә дә игътибар итәргә кирәк. Уенчык балада матурлык хисе тәрбияләү, аның аң – зиһенен үстерү, бармакларны эшләтү, әйләнә – тирә белән танышу өчен кирәк.

- Яңа уенчык өчен бала шатлана, куана, ләкин аңа очраган һәр уенчыкны сатып алырга ярамый.

- Алган уенчыкларны сакларга өйрәтергә кирәк. Бала уйнаганнан соң, уенчыкларын үзе җыеп куярга гадәтләнсен.

- Китапларны рәсеменә карап кына алмаска, ә эчтәлеге буенча тупларга кирәк.

- Почта аша бик күп төрле газета – журналларга язылырга мөмкин.

8. Балаларны кечкенәдән үк мөстәкыйльлеккә өйрәтергә кирәк. Алар үзләре киенеп – чишенергә, киемнәрен билгеле бер урынга урнаштырырга, бүлмәне тәртиптә тотарга өйрәнсеннәр.

Шулай ук тузан сөртү, савыт – саба җыештыру, үзенең аяк киемнәрен чистарту кебек эшләрне эшләргә гадәтләнсен өчен тиешенчә җитдилек белән таләпчәнлек күрсәтергә кирәк.


Автор: Гильмутдинова Гузелия Хусаиновна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ "Бала әдәпле булсын өчен нәрсә эшләргә?" Гильмутдинова Гузелия Хусаиновна 31 Мар 2015
документ Сәламәтлек булсын өчен... Ильясова Гулия Расыховна 4 Апр 2015
документ Дөнья ямьле булсын өчен гаилә кирәк! Давлетшина Лиана Азатовна 28 Фев 2016
документ "Нәрсә ярый, нәрсә ярамый" Булатова Гулия Алкиновна 15 Окт 2015
разное "Әни нәрсә пешерә" Шайхутдинова Гузель Робертовна 12 Янв 2016
документ Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?" сыйныф сәгате Ахметшина Лейля Сулеймановна 31 Мар 2015
документ Выступление на родительском собрании "Әдәпле булу- бәхетле булу" Махмутова Разиля Харисовна 31 Мар 2015
документ "Нәүрүз котлы булсын" Мияссарова Лена Наилевна 30 Мар 2015
документ Ачык дәрес:"КИЕМЕҢ УРЫНЛЫ БУЛСЫН". Талипова Ильсояр Адиповна 30 Мар 2015
документ "Нәүрүз котлы булсын!" Хафизова Гульназ Накиповна 4 Ноя 2015
документ "Юллар имин булсын!" Абдуллина Халида Анваровна 26 Окт 2015
документ "Әти янымда булсын!" бәйрәм кичәсе Кашапова Роза Дамировна 5 Апр 2015
документ Ата-аналар өчен консультация "Сәламәт анадан - сәламәт бала туа..." Валеева Гузелия Асхатовна 6 Ноя 2015
презентация "Игелекле бала" темасына презентация, 6 сыйныфның рус төркеме өчен Ахмадуллина Резеда Фанузовна 7 Дек 2015
разное Презентация интегрального урока по литературному чтению(тат) и английскому языку в 3 классе по теме: "Әдәпле булырга теләсәң... Good manners" Кашапова Фирюза Ильшатовна 20 Мар 2015
документ План-конспект интегрального урока по литературному чтению(тат) и английскому языку в 3 классе по теме: "Әдәпле булырга теләсәң... Good manners" Кашапова Фирюза Ильшатовна 20 Мар 2015
документ 5 яшьлек бала 5 яшьлек бала   5 яшьлек баланың үсеше һәм авырлыгы 5 яшьлек баланың ашавы 5 яшьлек бала нәрсә эшли белергә тиеш Ата – аналарга киңәшләр Валиахметова Динара Фаезхановна 31 Мар 2015
документ Бала ни өчен алдалый? Галипова Гадила Талгатовна 31 Мар 2015
презентация Мультимедийная дидактическая игра "Бу нәрсә?", "Нинди ?" ,"Ничә?"для детей старшей группы Закирова Лейсан Фоатовна 4 Ноя 2015
документ Татарская дидактическая игра "Нәрсә юк?" ("Чего нет?") Ахметова Лилия Хавиловна 30 Мар 2015
разное "Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр. "Син нәрсә яратасың?" соравының кулланышы" Гиматдинова Гульшат Накифовна 31 Мар 2015
презентация Дидактическая игра по УМК "Нәрсә артык?" ("Что лишнее?") Хамидуллина Евгения Сергеевна 19 Мар 2016
презентация Игра-презентация для обучения татарскому языку в старшей группе "Кем нәрсә ярата?" Зиганшина Алсу Фанисовна 31 Мар 2015
документ "Нәрсә ул бәхет?"дигән темага мастер класс Мавлиханова Гульназ Азатовна учитель татарского языка и литературы 1 Апр 2015
документ "Кем нәрсә ярата?" (сөйләм теленнән эшчәнлек) Мирзагитова Гульсия Рисуновна 6 Окт 2015
презентация Авторская игра по татарскому языку "Нәрсә артык?" Ахметзянова Айгуль Рашитовна 16 Дек 2015
разное "Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы..." Шайдуллина Илсояр Рафисовна 2 Мар 2016
презентация Авторская дидактическая игра по УМК "Куян нәрсә ярата?" Рахманова Гульнара Зофаровна 12 Дек 2015
презентация "Кем нәрсә белән туклана?”, дидактик уен. Сабирова Рамзия Галимзяновна 17 Мар 2016
документ "Нәүрүз мөбәрәк булсын" муз.руководитель Мавлетшина Л.Р, воспитатель тат.языка Сагдеева Х.З. Сагдеева Хадича Загитовна 30 Мар 2015
презентация Презентация "Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!" Каримов Марсель Вагизович 1 Апр 2015
презентация, документ "Нәүрүз котлы булсын!" Зиганшина Миляуша Мансуровна 1 Апр 2015
документ "Туган көнең котлы булсын" бәйрәм сценариесе Хайретдинова Рамзия Нурзадовна 12 Апр 2015
презентация презентация открытого урока"Илебез тыныч,күгебез аяз булсын!"16.0415 Сафиуллина Миляуша Маулитовна 18 Апр 2015
документ открытый урок16.04.15"Илебез тыныч,күгебез аяз булсын!" Сафиуллина Миляуша Маулитовна 18 Апр 2015
документ Сыйныфтан тыш чара "Нәүрүз котлы булсын!" Мингазова Нурсия Фоатовна 2 Мар 2016
документ Сценарий для старшей татарской группы "Котлы булсын Яңа ел! " Алтунова Лилия Фануровна 11 Янв 2016
Әдәпле булу һәрвакыт модада. Габбазова Эльвира Габбасовна 24 Ноя 2016
документ “Гаилә-бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите.” (Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш) Басирова Фидалия Агелиевна 10 Апр 2015
документ Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы 8 сыйныф рус мәктәбе татар төркеме (өйдә укучы бала өчен) Маматкулова Гульназ Гамировна 31 Мар 2015