Главная / Дошкольное образование / Разное

МИЛЛИ БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА БАЛАЛАРНЫ РУС ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ КОМПЛЕКСЛЫ ЯКЫН КИЛҮ

Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә өйрәтү зарури. Рус теле күп дистә еллар милләтара аралашу теле булып яшәгәнгә күрә, аны укыту методикасы да, фәнни-дидактик нигезләре дә, программа һәм дәреслек төзү мәсьәләсе дә, бу телне өйрәнүнең мотивациясе дә ачыкланган. Хәзерге чорда да рус телен укыту методикасы камилләшеп бара, дәреслекләрнең сыйфаты да яхшыра, телгә һәм сөйләмгә өйрәтү проблемалары да эшкәртелә.

Бүгенге көндә мәктәпкәчә яштәге балаларны ике телгә дә өйрәтүнең яңа системасы эшләнде. Ул үз максаты итеп теләргә өйрәтү процессында яңа технологияләрне куллануны максат итеп куйды. Төрле телләргә өйрәтүдә заманча технологияләрне куллану ул - әхлаклы кеше тәрбияләү.

Хәзерге көндә милли балалар бакчалары очен - татар балаларына рус теленэ өйрәтү өчен төрлепрограммалар һәм дәреслекләр төзеп бастырылды; методик кулланмалар һәм дидактик әсбаплар төзелде.

Региональ программыга таянып үз эшемдә төрле формалар кулланам.

Программа бурычларын үтәүдә эш формаларының, практик гамәли алымнарның, чараларның әһәмияте зур. Төп эш төрләре булып түбәндәгеләр тора:

1. Предметлар белән эш: тасвирлау, уенчык белән диалог төзү, уен һәм әкиятләрдә катнашу.

2. Рәсемнәр белән эш: тасвирлау, үстерешле диалог.

3. Сюжетлы-рольле уеннар;

4. Әйлән-бәйлән, җырлы-биюле уеннар өйрәнү (аудиоязмага таянып).

5. Театральләштерү, сәхнәләштерү (бармак театры, битлекләр, костюмнар, театр күрсәтү (әти-әниләргә, башка төркем балаларына).

6. Хәрәкәтле уеннар.

7. Иҗади һәм ситуатив уеннар: рольле уеннар, интервью, ситуатив күнегүләр.

8. Ситуатив, логик күнегүләрне ишетеп, аңлап эшләү.

9. Үстерелешле диалоглар (зурлар һәм яшьтәшләре белән үзара аралашу).

10. Аудиоязмалар тыңлау,карау, кушылып әйтү, җырлау, кабатлау, ишеткән сүзне рәсемдә табып күрсәтү.

11. Анимацион сюжетлар, мультфильмнар карау.

12. Интерактив уеннар.

Үз эшемне традицион булмаган методлар ярдәмендә алып барырга тырышам: театральләштерү, төрле театр геройларын кулланып үткәрәм.Шулай иткәндә балада кызыксыну уяна, шөгелне бирелеп тыңлый башлый, теләп катнаша.

Русс теленә өйрәтүгә килгәндә, “Изучаем русский язык» С.Гаффарованың программасына нигезләнеп эш итәм. Күпчелек уеннар, хәрәкәтләр, этюд белән эшләү, психогимнастика, аудио-видеоязмаларны да кулланам. Рус телендәге текстларны татар теленә тәрҗемә итү, матур әдәбият белән таныштыру – боларның барысы да яңа методик алымнар буларак кулланыла.

Татар төркемендә эшләү дәверендә балаларга рус телен өйрәтү белән беррәттән, аларны рус халкының гореф-гадәтләре, матур йолалары, милли бәйрәмнәре, мәдәнияте белән таныштыру бурычы куйдым. Иң элек аларны тормышта еш кулланыла торган сүзләр белән таныштырам. “Здравствуйте”, “Досвидания”, “Спасибо”, “Доброе утро” һәм башка сүзләрне гел кабатлап торабыз. Алар бу сүзләрне күптән аңлый башладылар инде. Истә калдыру өчен төрле уеннар оештырам, махсус күнегүләргә, методик алымнарга мөрәҗәгать итәм.

Тагын шунысын да әйтәсе килә, дәрес барышында тәрбияченең бары тик рус телендә генә сөйләшүе уңай күренеш. Ләкин телне яңа гына өйрәнә башлаган очракта балаларга биреләсе сораулар иң элек татарча, аннан соң рус теленә тәрҗемә ителеп бирелә.

Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уеннарның бала психикасына уңай йогынтысы турында күренекле педагоглар Л.С.Выготский, А.Н.Леонтьев, Д.Б.Эльконин, А.В.Запорожец, А.П.Усов та үз хезмәтләрендә язганнар.

Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.

Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр 1) предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар; 2) өстәл уеннары;

3) сүзле уеннар.

Предмет белән уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль предметлар кулланыла. Уен вакытында бала предметларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә; предметларның үзенчәлекләре: төсе, зурлыгы, формасы, сыйфаты белән таныша. Соңыннан уенның эчтәлеге катлауландыра.

Баланы әйләнә-тирәдәге предметлар белән таныштырганда аның сөйләмен үстерүгә дә әһәмият бирергә кирәк. Предметлар, аларның исемнәре белән таныштыргач, сүзле уеннарда шул исем- атамаларны төрле вариантта куллану отышлы. Андый уеннар бала аңында сүзнең мәгънәви эчтәлеген киңәйтә, төрле сүзтезмәләр төзи белергә өйрәтә.

Мәсәлән, “Что это такое?” дигән уенны алыйк. “Какого цвета” дигән сорауга бала: агач,төрле җиләк җимешләрнең төсләре , уенчыкларның төсләрен дөрес итеп җавап бирә. Шунда ук чагыштыру ясарга да мөмкин. “Это фрукт или овощ?”-дияргә була. Мондый вакытта бала чагыштыра, гомумиләштерә белергә өйрәнә, сүзенең абстракт мәгънәсен аңлый башлый.

Предмет белән уеннар аерым дидактик бурычларны да хәл итәргә ярдәм итә.

Өстәл уеннары - боларга парлы картиналар, лото, домино уеннары керә.

Парлары буенча картиналарны сайлау максатыннан- балаларга башта иң гади биремнәр бирелә, мәсәлән, “Найди одинаковые шапки” , “Найди похожую пару”. Соңыннан бирем катлаулана бара: бала предметларны тышкы күренешләре белән генә түгел, мәгънәсе буенча да аера. Мәсәлән, барлык предметлы рәсемнәр арасыннан “Найди 2 одинаковых самолёта” , яисә “Найди 2 одинаковых яблока” (Бу очракта самолетлар яки алмалар төрле формада, төрле төстә ясалган була).

Картиналарны гомуми билгеләренә карап сайлап алу яки предметларны классификацияләү максатыннан, “ Что растёт в саду и в огороде?” , “ Что сначала, что потом” уеннарын уйнатырга була.

Сүзле уеннар.

Сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә рус теленә карата кызыксыну уятабыз.Сүзле уеннарның шигырь калыбына салынган булуы балаларда эстетик зәвык тәрбияли, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.

Сүзле уенда катнашучылар күпмедер дәрәҗәдә тырыш, җитез, сабыр да булырга тиеш, кайбер уеннар исә нәниләрдән җыр-биюгә осталык та сорый.

Дидактик уеннар белән җитәкчелек итү зур педагогик осталык, такт таләп итә. Ул 3 төрле юнәлештә алып барыла: дидактик уенга әзерлек, уеннны үткәрү һәм анализ. Уенны башлаганчы, балаларда уйнау теләге, кызыксындыру тудырырга кирәк. Моңа төрле алымнар белән, мәсәлән, табышмаклар, санамышлар, сюрпризлар кулланып ирешергә була.

Уен өчен уңайлы шартлар тудыру да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Кирәк-яраклар, кулланмалар алдан ук әзерләп куела. Кулланыла торган уенчыклар, җиһазлар балаларның игътибарын җәлеп итә торган ачык төстә, матур булсын. Аларны әзерләү, аннары тәртипләп урнаштыру эшләренә балаларны катнаштырырга кирәк. Алар бу вакытта пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәнә, әйберләрне саклап тотарга күнегә.

Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә телим: татар балаларын рус теленә өйрәткәндә яңалыклар агымында югалып калмыйча, тәрбиячегә дөрес юнәлеш алуны төп бурыч итеп куярга кирәк. Г.Тукай әйтүенчә “Татарча да якшы бел, русча да якшы бел, икеседә безнең өчен иң кирәкле затлы тел....”


Автор: Гаффарова Гульназ Мидхатовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное МИЛЛИ БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА БАЛАЛАРНЫ РУС ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ КОМПЛЕКСЛЫ ЯКЫН КИЛҮ Гаффарова Гульназ Мидхатовна 30 Мар 2015
документ "Әйдәгез, уйныйбыз!" Балалар бакчасында рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү шөгыле өчен конспект. Бикбова Венера Минсалиховна 30 Мар 2015
документ Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү Фахриева Хакимя Салиховна 20 Мар 2015
документ Рус телле балаларны татар теленә өйрәткәндә уен куллану Ситдикова Айгуль Азатовна 31 Мар 2015
документ Төрле яшьтәге балалар төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары. Рахманова Гульнара Зофаровна 28 Апр 2015
документ Балаларны рус теленә өйрәтүдә ата-аналарның роле Миннахметова Накия Хамбаловна 14 Янв 2016
документ Фольклор аша балаларның иҗади активлыгын үстерүгә интеграль якын килү / Развитие творческой личности дошкольников средствами фольклора через интегративную деятельность Зиятдинова Гульшат Ванситовна 18 Окт 2015
Балалар бакчасында театр эшчәнлеге буенча методик кулланма Курамшина Милауша Назибовна 12 Ноя 2016
документ Татар шагыйрьләренең иҗаты- балалар бакчасында Адгамова Кадрия Васимовна 31 Мар 2015
документ Балалар бакчасында белем-тәрбия эшен календарь планлаштыру Вафина Файруза Габделхаевна 31 Мар 2015
документ Балалар бакчасында кечкенәләр төркемнәрендә режим моментлары Макашева Рузалия Габдулхаковна 4 Апр 2015
разное Балалар бакчасында тарихи - мәдәни мирасыбыз сыйфатын күтәрү Гаффарова Гульназ Мидхатовна 2 Мая 2015
презентация Презентация "Балалар бакчасында УМК" Нуруллина Альфия Разимовна 20 Окт 2015
документ Балалар бакчасында татар телендә режим моментлары үткәрү Заитова Лэйсян Мухарямовна 12 Ноя 2015
документ Балалар бакчасында экологик тәрбия Карамова Айгуль Ансаровна 4 Ноя 2015
документ Балалар бакчасында дидактик уеннар. Халимова Рузалия Рифкатовна 5 Апр 2015
документ Балалар бакчасында табигать почмагы Хабетдинова Фиразия Муразяповна 31 Янв 2016
документ Балалар бакчасында халыкара телләр көне Фатхуллова Алсу Миннисламовна 11 Фев 2016
документ Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре өйрәнәбез Фатхуллова Алсу Миннисламовна 11 Фев 2016
разное Балалар бакчасында белем бэйрэме. Шайхутдинова Гузель Робертовна 7 Дек 2015
документ Балалар бакчасында тәрбия эшчәнлеге темасына чыгыш Тимерова Венера Флусовна 24 Янв 2016
документ Балалар бакчасында үсеш бирүче тирәлек Ямалова Гулфара Мунавировна 16 Янв 2016
документ Балалар бакчасында янгын кагыйдәләре белән таныштыру Магданова Ания Гилмегаяновна 28 Янв 2016
Балалар бакчасында театр эшчәнлеге буенча методик кулланма Курамшина Милауша Назибовна 12 Ноя 2016
документ Укыту-методик комплектын кулланып балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарның әһәмияте Гильмутдинова Резеда Ирековна 19 Дек 2015
документ Физика дәресләрендә сәләтле балалар белән комплекслы эш алып бару. Валиева Фаима Фаимовна 21 Мар 2015
документ "Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану"; «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары» Харисова Альфия Сабирзяновна 17 Ноя 2015
документ “ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.” Сунгатуллина Райса Фахрисламовна 13 Ноя 2015
документ Балаларны милли гореф-гадәтләр үрнәгендә тәрбияләү алымнары. Вильданова Лилия Равиловна 15 Фев 2016
документ Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары" Минеева Эльза Робертовна 31 Мар 2015
документ "ҖИР КӨНЕ" балалар бакчасында экологик бәйрәм сценарие Миронова Гулия Ринатовна 25 Ноя 2015
презентация Презентация "Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте" Нуруллина Альфия Разимовна 20 Окт 2015
документ Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе Маликова Айгуль Фанитовна 23 Окт 2015
документ Балалар бакчасында Өлкәннәр көне. Шайхутдинова Гузель Робертовна 14 Янв 2016
документ Балалар бакчасында сөйләм үстерү буенча үстерешле уеннар картотека Гарипова Алсу Фаридовна 14 Янв 2016
разное Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме. ГИЛЬМАНОВА МУСЛИМА МАЛИКОВНА 31 Мар 2015
разное Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме. ГИЛЬМАНОВА МУСЛИМА МАЛИКОВНА 31 Мар 2015
документ Доклад "Милли балалар бакчасы шартларында полилингваль мөхит тудыру" Cафина Айгуль Минненаркисовна 31 Окт 2015
разное Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. . Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Рахматуллова Гульгена Иршатовна 20 Мар 2015
документ 1нче сыйныф(рус телендә сөйләшүче балалар) өчен татар теленнән эш дәфтәре. Закирова Гульназ Идвартовна 30 Мар 2015