Главная / Дошкольное образование / Окружающий мир

Дәрес-конспект: УРМАН - ЗУР БАЙЛЫГЫБЫЗ.

Максат: Балаларны Татарстан урманнарында яшәүче җәнлекләр белән таныштыру, табигатьнең гаҗәеп бер сихри дөнья булуын төшендерү һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү, табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту, сүзлек запасын баету һәм сөйләм телен үстерү максаты.

Дәрес барышы:

Урман шаулавы, кошлар сайравы яздырылган язма уйнатыла. Шул көйгә балалар әкрен генә бүлмәгә керәләр.

Тәрбияче: Әйдәгез урманг һәм кырга,

Табигать китабын укырга

Бу китап гаять зур,

Гаять бай.

Анда бар : Җир, Су, Күк, Кояш, Ай.

( Җ.. Тәрҗеманов.)

Балалар, без сезнең белән бүген табигать кочагына сәяхәткә барырбыз. Ә иң элек менә шушы паннога игътибар белән карагыз. Әйтегез әле, безнең урманга нәрсәләр җитми?

  • Җәнлекләр җитми.
  • Сез нинди урман җәнлекләре беләсез?
  • Аю, бүре, төлке, куян, тиен, керпе....
  • әйе тагын кабан дуңгызлары һ.б. Бу җәнлекләр Татарстан урманнарында яшиләр. Инде җәнлекләргә үз урыннарын табарга булышыйк. Моның өчен җәнлекләр турында өйрәнелгән табышмакларны искә төшерик.
  • Балалар табышмак әйтешәләр һәм җәнлекләрнең рәсемен панного урнаштыралар.

    Ул өстенә җәй дә кыш та Урманнан чыгар

    Энәле күлмәк кия. Корсак асты чуар.

    Шулай да аны әнкәсе Койрыгы сырлы,

    Йомшагым дип сөя. Хәйләсе күп төрле.

    ( керпе ) ( төлке )

    Төсе соры, ләкин бүре түгел, Кош түгел – оча,

    Зур колаклы, куян да түгел, Ябалактан курка,

    Тоягы бар, ат түгел Чикләвекне ярата

    Урманда яши, печән ашый. Сызгырса, урманны яңгырата.

    ( Поши ) ( тиен)

    Сорыдыр төсе, Җәен урманда патша,

    Үткендер теше, Җиләкләр, бал ярата.

    Урманда йөри Кышын кардан да аста,

    Бозаулар эзли. Кыш буе йоклап ята.

    (бүре) ( аю)

    Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак. ( куян)

    Тәрбияче: Менә хәзер урман инде моңаймас, ул ятим түгел, җәнлекләр барысы да үз урыннарын алдылар. Әйдәгез әлә, балалар, урман эченәрәк үтик. Беренче карашка урман тып –тын. Ул бөтенләй буш кебек. Ә инде игътибар белән карасаң, колак салып тыңласаң, урманда тормыш кайнап тора. Ул күп катлы йорт кебек: нәрсәләрәр генә юк анда. әйдәгез урман авазларын, кошлар сайравын тыңлыйк. (музыка куела)

    Ишетәсезме, урманда әнә ничек матур итеп кошлар сайрый, агачлар шаулый, керпеләр кыштырдый. Анда һәрнәрсәнең үз урыны, үз эше бар. Мисал өчен яфрак кортын гына алыйк. Ул яфракта яши, әкрен генә шуыша, үзе бик тәмләп, үткен тешләре белән яфрак кимерә. Җирдә тычкан да үз эше белән шөгыльләнә. Бодай башакларын оясына ташый, шулай итеп үл үзенә кышка азык әзерли. Ә агач кайрысы астында агач корты тамак туйдыра. Күптөрле җәнлекләр, бөҗәкләр агач, үлән, яфраклар белән туклана. Ирек куйсаң, урманнарны юкка чыгарырлар сыман. Ләкин бу алай түгел, чөнки төрле үткен күзләр урманга зарар китерүчеләрне күзәтеп кенә торалар. Песнәк, мәсәлән, ботактан – ботакка күчеп, яфрак кортын чүпли. Агач башында тукран, башын кыңгыр салып, колакларын агачка куеп, нидер тыңлый. Аннары көчле томшыгы белән агачны тукылдата башлый. Ул шулай итеп кайры астындагы бөҗәкләрне чүпли, агачны дәвалый. Тукранны “урман табибы” диләр.

    Табигатьтә җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр дә бер берсеннән аерым яши алмый. Әгәр экология чылбырыннан үсемлекләрне аерып ташласак, нәрсә булыр иде?

  • Бөҗәкләр, җәнлекләр үлеп бетәр иде.
  • Әгәр кошларны алып ташласак? Бөҗәкләр күп үрчеп, үсемлекләрне юк итәр иде.
  • Әгәр бөҗәкләрне алып ташласак? Үсемлекләр, чәчәкләр серкәләнмәячәк, һәм шуңа күрә үсемлекләрнең җимешләре, орлыклары да булмаячак.
  • Балалар , үсемлекләр үсәр өчен нинди шартлар кирәк? Су, һава кояш. Шулай булгач, туклану чылбырының үзәк өлешенә кояшны куегыз.Кояш яшәү чыганагы. Ә хәзер кояшка мөрәҗәгать итик.
  • Кояш , син баш өстемдә яктыртасың,

    Кош кортлларг, җәнлекләргә яшәү көче бирәсең,

    Су, син җир ананы юуасың.

    Мин – кеше , табигатьнең бер өлеше,

    Мин яшәү өчен җаваплы.

    Балалар , мин сезгә бер табышмак әйтәм, уйлап карагыз әле:

    Нәрсә эшләп армыйбыз.

    Балалар: Сулыш алып, һава сулап.

    Сез беләсез инде , урманда сулыш алуы да иркен. Ни өчен?

    Балалар: Агачлар кислород бүлеп чыгаралар. Шуңа урманда һава саф, чиста, сулавы иркен.

    Тәрбияче: Урман ул кислород гыганагы гына түгел, ә матурлык, гүзәллек чыганагы да. Урман ул безнең байлыгыбыз. Аларны сакларга кирәк. Тик моны кайбер кешеләр онытып җибәрәләр. Ә хәзер табигатьтә үз –үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик.

    Балалар: Агачланы сындырмаска.

    Чәчәкләрне өзмәскә, үләннәрне таптамаска.

    Кырмыска ояларын туздырмаска.

    Урманны чүпләмәскә.

    Дәрес тәмам.


    Автор: Нигматуллина Фарида Гусмановна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    разное Дәрес-конспект: УРМАН - ЗУР БАЙЛЫГЫБЫЗ. Нигматуллина Фарида Гусмановна 31 Мар 2015
    презентация Презентация "Тел - рухи байлыгыбыз". Тазипова Айгуль Асхатовна 20 Мар 2015
    документ табигать безнең байлыгыбыз Низамутдинова Савия Тауфиковна 20 Мар 2015
    документ “Урман - безнең байлыгыбыз”. Мухутдинова Лариса Васильевна 1 Апр 2015
    документ Саулык - зур байлык Сайфутдинова Гузель Амировна 20 Мар 2015
    аудио Ин зур бэхет Газизуллина Лейля Сабировна 31 Мар 2015
    документ Урман- зур байлык Харрасова Рамзия Миннерахмановна 7 Апр 2015
    документ Саулык- зур байлык Набиева Зульфия Мухаматзуфаровна 23 Ноя 2015
    документ Саулык- зур байлык. Шакирова Альфинур Халимовна 16 Ноя 2015
    Сәламәтлек- зур байлык. Галеева Гелюся Сагидулловна 29 Ноя 2017
    документ Башлангыч сыйныфларда сыйныф сәгате "Урман-безнең байлыгыбыз" Шарифуллина Гульназ Валериановна 20 Мар 2015
    документ Саулык – зур байлык. Саппарова Руфия Рафисовна 20 Мар 2015
    документ "Якты, зур талант" Мингазетдинова Розалия Файзрахмановна 20 Мар 2015
    документ Сәламәтлек -зур байлык Исхакова Ремзия Абзаловна 20 Мар 2015
    презентация, документ Сәламәтлек- зур байлык. Яннаева Рима Хайдаровна 20 Мар 2015
    документ "Дуслык-зур байлык" Шайдуллина Раиля Фаилевна 30 Мар 2015
    документ Доклад. “Саулык – зур байлык.” Хаматдинова Муршида Габделхаевна 30 Мар 2015
    презентация, документ Сәламәтлек - зур байлык (класс сәгате) Вахитова Залина Назифовна 30 Мар 2015
    документ "Саулык - зур байлык". Миннахметова Зиля Сабитовна 31 Мар 2015
    документ Иӊ зур байлык- тәрбияле бала. Умнова Лилия Ивановна 31 Мар 2015
    разное Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
    документ Сәламәтлек – зур байлык Галлямова Гульнара Мазитовна 31 Мар 2015
    документ Саулык-зур байлык. Вәлиева Гөлсинә Солтангалиевна 1 Апр 2015
    документ саулык - иң зур байлык Гилязиева Альбина Николаевна 1 Апр 2015
    презентация Урман зур байлык!!! Презентация. Нигматуллина Фарида Гусмановна 4 Апр 2015
    документ Экологик кичә "Урман -зур байлык". Фарваева Фируза Мусавировна 1 Апр 2015
    документ Саулык зур байлык. Музафарова Гульназ Гильмутдиновна 3 Мая 2015
    документ Проект "Иң зур байлык - сәламәтлек". Илалиева Фания Вагизовна 31 Окт 2015
    документ "Иң зур байлык - сәламәтлек". Илалиева Фания Вагизовна 4 Ноя 2015
    документ Әнкәй - җирдә иң зур кеше Вафина Гулия Илдусовна 4 Апр 2015
    презентация презентация "Сәламәтлек-зур байлык Шарифуллина Гузель Марзуковна 2 Мар 2016
    документ “Бер һәм күп, зур һәм кечкенә”. Загирова Алсу Миннулловна 8 Фев 2016
    документ Саулык-зур байлык Шакирова Рузалия Мавлемзяновна 19 Фев 2016
    документ Тәрбия сәгате "Саулык- иң зур байлык" Яббарова Альфира Мансуровна 23 Янв 2016
    документ Сыйныф сәгате"Сәламәтлек-зур байлык" Мусина Рамзия Рафиковна 14 Янв 2016
    презентация Cәламәтлек - зур байлык Ганиева Люция Фаесхановна 6 Дек 2015
    документ Әдәби-музыкаль кичә "Якты, зур талант" Мингазетдинова Розалия Файзрахмановна 20 Мар 2015
    презентация Презентация урока по татарской литературе в 10классе (по Р.З.Хайдаровой) «Сәламәтлек – зур байлык» Муртазина Лилия Ильмировна 20 Мар 2015
    документ Без инде зур үстек, бишенчегә күчтек. 4нче сыйныф укучыларының башлангыч белән хушлашуы. Фарукшина Луиза Хазиевна 20 Мар 2015
    документ Яшәү - олы бәхет, әгәр зур җаваплылык һәм матурлык тоеп яши алсаң... Набиуллин Руслан Дамирович 21 Мар 2015