4 сыйныфта технологиядән дәрес эшкәртмәсе
Чыршы уенчыгы ясау. “Йолдызчык”
Әлеге дәрес “Кәгазь белән эш” бүлегендә өченче дәрес булып тора. Дәрес программа таләпләренә туры китерелеп төзелде.Үрнәк буенча кәгазь белән эш, әйберне сарыф итмичә контур буенча кисү, детальләрне ябыштыру юлы белән җыюны максат итеп куя. Методик модуль.
Дәрестә төп эшчәнлек белемнәрне тикшерү һәм гомумиләштерү булды. Әңгәмә, күзәтү, таныштыру методлары кулландым. Укучылар төрле мәгълүмат чыганакларын кулланып эш башкару өчен кирәкле мәгълүматны табарга өйрәнделәр.Шулай ук дәрескә үрнәк эшләр, күрсәтмә материал, рәсемнәр әзерләдем. Дәрестә информацион техник чаралар кулландым. Дәреснең темпы оптималь. Дәрес атмосферасы уңай булды. Минем уйлавымча, мин укучылар белән аралашу стилен дөрес сайладым. Укытуда сайланган эш методлары һәм формалары максатка ирешү өчен дөрес сайланды.
Автор: Тухфатуллина Фардия Римхатовна