Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. (9 класс)
Бу - рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес. Татар теле – гаять бай тел. Шуның өчен дә мин халык авыз иҗаты әсәрен куллану аша укучыларга телебезнең байлыгын, халкыбызның тапкырлыгын күрсәтергә теләдем һәм максатыма ирештем. Бүгенге көндә татар теленең иҗтимагый функциясе киңәя, тәрбияви роле үсә.Татар теле дәресләрендә укытуның яңа төр формаларын, ягъни интерактив такта һәм мультимедия проектор куллану укытуның нәтиҗәлелеген тагын да арттыра. Бүгенгесе көндә татар баласы ана телендә белем һәм тәрбия ала, үз милләттәшләре белән аралаша; алдагы буыннарның бай тәҗрибәсе, тарихы, гореф – гадәт, йолалары белән таныша; фикерләү сәләтен үстерә; сөйләм һәм язма тел культурасын баета; уку предметларының башкаларын да ана телендә үзләштерә ала. Боларның барысы да татар укучысын җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә актив катнашучы шәхес буларак формалаштырырга ярдәм итә, аның акыл, эмоциональ һәм әхлакый үсешенә уңай йогынты ясый.
Автор: Гилязиева Лилия Фатыховна