"Бәхетле ана" ("В.Осеева "Уллар" хикәясе буенча).
Аннотация.
Мин, Хәсәнова Гадения Газизҗан кызы, Балтач районы Кече Лызи мәктәбендә рус телле 5-11нче сыйныф укучыларын татар теле һәм әдәбиятыннан укытам. Методик темам: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бәйләнешле сөйләмне үстерү һәм татар милләтенә хөрмәт тәрбияләү. Дәресләр кызыграк үтсен өчен , төрле эш алымнары кулланырга тырышам. Дәресемнең темасын Валентина Осееваның “Уллар” хикәясе буенча “ Бәхетле Ана” дип атадым. Хәзерге вакытта бу актуаль темаларның берсе. Чөнки безнең арада бәхетсез аналар да очрый. Ана үз баласын кадерләп, җил- яңгыр тидермичә , төн йокыларын йокламыйча үстерә. Шушындый изге аналар да картлар йортына эләгә. Шушындый зур хаталар килеп чыкмасын өчен, без, укытучылар һәм гаилә, баланы кечкенәдән үк ата-анасын яратырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтергә тиеш. Дәресемнең максаты: лексик-граммтик конструкцияне сөйләмдә куллану; геройларның характер сыйфатларын билгели белү; проблемалы сораулар куеп фикерләү , чагыштыру, анализлау, нәтиҗә ясый белү сәләтен үстерү. Тәрбияви максатым: әниләргә мәхәббәт тәрбияләү,аларга булышу, аларны хөрмәт итү һәм бәхетле итү. Бу максатларга ирешү өчен , мин дәрестә төрле эш төрләре файдаланырга тырыштым. Актуальләштерү өлешендә рәсем өстендә эш, проблемалы сораулар кую. Укучыларның һәрберсенең фикерләрен тыңлауны уңышлы дип саныйм. Сүзләрне дөрес әйтү, ишетеп аңлау төрләрен, тест кулландым. Яңа төшенчәләр һәм эш алымнары формалаштыру өлешендә башта хикәянең эчтәлген аңларга җиңеләйтү өстендә эш алып барылды. Проектордагы рәсемнәр өстендә эшләү хикәянең эчтәлеген аңларга ярдәм итте,бәйләнешле сөйләмне үстерде. Сәнгатьле уку алымнары, сорау җөмләләр төзү, тәрҗемә эшләрен файдаландым. Яңа күнекмәләр формалаштыру өлешендә порблемалы сораулар куеп, өйдә ясап килгән портретлары аша, диалоглар ярдәмендә, малайларның сыйфатлары аша, русча укылган притча аша(татар телендә аңлап бетермиләр) мин аналарның бәхетле һәм бәхетсез булуларын аңлатырга тырыштым. Укучыларның өйдә ясаган рәсемнәре аша, проблемалы сораулар бирү ярдәмендә , синквейн төзегәннән соң, мин укучыларның әниләрен бик яратуларын аңладым. Ләкин бу максатка ирешүне алга таба да дәвам итәчәкмен. Әниләргә багышланган әсәрләр, шигырьләр уку, сыйныф сәгатьләренә әниләрне чакырырга, әниләрне 8нче март һәм әниләр бәйрәме белән котларга, карт кешеләргә булышып торырга кирәк.
Автор: Хасянова Гадения Газизяновна.