Приоритетные направления преподавания татарского языка и литературы на современном этапе
Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең сыйфатын күтәрүдә яңа технологияләр куллану зур әһәмияткә ия.Укыту-тәрбия процессында электрон чаралар (мультимедиа,интерактив әсбаплар) рус телендә сөйләшүче балаларны татрча аралашырга өйрәтү һәм чит телне тирәнтен өйрәтү өчен дә бик файдалы һәм кирәкле. Экран,ноутбук,презентацияләр,интерактив китап укучы һәм укытучы эшчәнлеген нәтиҗәле итә.Дәрестә интерактив китапны куллану уңышлы.Интерактив китапта:язучылар турында видеоязма,тест,аудиошигырьләр тыңлап һәм карап була.Интерактив китапта бик күп материал текст рәвешендә бирелгән.Кулланучы теләгән текстны (аерып алырга) төймәсенә басып аерып алырга мөмкин,ә соңыннан үзе теләгән язу программасына күчереп куя ала.
Компьютер,экран,презентацияләр,интерактив такта,слайдлар татар теле һәм әдәбиятын укытуда,сыйныф сәгатьләрендә куллану өчен бик файдалы,кирәкле.
Яңа технологияләр ярдәмендә татар телен өйрәнү укучыны тагын да активлаштыра, мөстәкыйльлек тәрбияли.Компьютер технологияләрен куллану фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерергә, максатка омтылучанлык,информацион технологияләр дөньясындагы яңалыклар белән кызыксыну теләген уята. Туган җирең Татарстанда яшәп, ничек инде андагы дәүләт телен өйрәнмәскә?Күп тел белгән саен башка халыкларның да мәдәниятен, аларның тарихын үзләштерәсең дигән сүз бит.Мин 5 нче лицейда татар теле укытучысы булып эшлим. Татар теле рус балалары өчен чит тел санала, ә 45 минутлык дәрестә генә баланы татарча сөйләшергә өйрәтеп булмый.Шунлыктан төрле кызыксындыру чаралары, дәрестән тыш эшләр, татар телендә газета чыгару, дәресләрдә төрле темага караган тәкъдим итүләр күрсәтү, компьютер технологияләрен кулланып укыту шушы проблеманы хәл итәргә булыша.
Автор: Тагирова Гульназ Гарифулловна