Главная /
Старшие классы /
Родной язык и литература
Автор: Зарипова Рамия Вализяновна
Нәбирә Гыйматдинова иҗатында хатын-кыз образы
Скачать
29.77 КБ, 1459518.docx Автор: Зарипова Рамия Вализяновна, 2 Мар 2016
Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрендә төп геройларны бер уртак сыйфат берләштерә: хатын-кызлар башкаларга охшамаган, дөньяга үзләренчә карыйлар, изге-олы күңелле, чибәр һәм мәрхәмәтле, тәбигатьне бөтен җаннары белән яраталар һәм аның телен, җанын аңлыйлар. Алар чын, керсез, тирән ярату белән ярата беләләр, ләкин тормышта бәхеткә ирешә алмыйлар. Беренче карашка әсәрләрдәге башка геройларга замандаш түгел кебек. Матди байлык артыннан күбрәк куып, табигатьтән ераклаша бару, азгынлык, эчкечелек кебек сыйфатларның бугенге тормышыбызга үтеп керүе, кешеләрнең явызлануы, тупаслануы фонында төп геройларның уй-кичерешләре, характерлары күңелләрне айкап алырлык, тирән уйлануларга мәҗбүр итәрлек дәрәҗәдә укучыга җиткерелә ала.
Автор: Зарипова Рамия Вализяновна
Похожие материалы