“Татарстан Республикасы” темасын өйрәнгәндә көтелгән нәтиҗәләр
“Татарстан Республикасы” темасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:
– татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;
– шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
– татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.
Татар теленә өйрәтүнең предметара нәтиҗәләре:
– гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтләрен формалаштыру;
– үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;
– укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
– өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;
– мөстәкыйль рәвештә уку эшчәнлеге белән шөгыльләнә алу.
Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:
–программа кысаларында татар телендә телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;
–телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;
Автор: Нуруллина Ландыш Хәмитовна