Фронт матбугаты тарихы буйлап
Татар телендә фронт газеталары 1942 елның июленнән дөнья күрә һәм алар тиз вакыт эчендә сугышчылар арасында зур популярлык казанып өлгерәләр. Татар язучылары, журналистлары сугышчылар белән бер сафта атакага баралар; хәрби операцияләрдә катнашалар; дошман уты астында окоптан-окопка йөреп, фашистларга каршы аяусыз сугышкан батыр солдатлар һәм офицерлар белән турыдан-туры танышып, татар халкының баһадир уллары турында хәбәрләр җыялар. Аларның күпчелек әсәрләре җилле-яңгырлы окопларда, дошман уты астында язылалар. Бу хәбәрләр, газета аркылы фронтның бөтен почмакларына ирешеп, сугышчыларны тагын да рәхимсезрәк көрәшләргә рухландырып торган.
Радио дулкыннары аша барлык фронтлардан алынган иң соңгы хәбәрләр, фронтлардагы уңышлар турындагы мәгълүматлар, Верховный Баш Командующий приказлары төн эчендә кургаш хәрефләргә әйләнеп, басу машинасына керәләр. Иртән кызарып кояш чыкканда, газеталар төрле частьларга тарала башлый.Һәм шулай фронт газеталары туа.
Бөек Ватан сугышы елларында фронтларда 16 исемдә татар телендә газеталар чыга.
“Ватан өчен”, “Алга, дошман өстенә”,”Ватан намусы өчен”, “ Сталин байрагы”, “Фронт правдасы”, “Ватан өчен сугышка” ,“Ватанны саклауда” “Кызыл сугышчы” , “Совет сугышчысы”, “Суворовчы”, “Фронт хакыйкате”, “Җиңү байрагы”, “Кызыл армия”, “Тревога”, “Сталин сугышчысы”, “Суворовча кысырыклау”
Кай берләре белән кыскача таныштырып үтәм.
1942 елның 10 июлендә Төньяк-Көнбатыш фронтта беренче булып татар телендә “Ватан өчен” дип исемләнгән фронт газетасы чыга башлаган. 1944 елның апреленә кадәр дөнья күрә.
Газета атнага ике тапкыр рус, татар, латыш, литва, үзбәк, казакъ телләрендә дүртәр битле булып чыга.
Җаваплы редактор булып рус газетасы редакторы санала. Газетаның татар редколлегиясе составында редактор урынбасары булып журналист капитан Гани Гыйльманов, хәрби корреспондентлар булып язучы Хатип Госман, яшь шагыйрь Шәрәф Мөдәррис эшлиләр. Бу редакциягә Казаннан Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир киләләр.
Көрәшкә рухландыргыч шигырьләр, хикәяләр, очерклар язалар."Безнең батырлар", "Сакта", "Корыч ташкыны", "Элемтәче Ильяс", "Синең бурычың", "Фронт кызы" һәм башка шигырьләрен солдатлар яратып укыйлар. Аларның окопта язган хикәяләре, очерклары халыклар дуслыгы идеясе белән һам тирән патриотизм хисе белән сугарылган: "Халкыбызның батыр уллары кебек сугышыгыз", "Кеше ашаучылар", "Сугышта чыныккан йөрәк". Шушы газета битләрендә Совет кешеләренең сугыш кырындагы батырлыкларын, югары рухи-әхлакый сыйфатларын, тормышка, туган җиргә мәхәббәт хисләрен тасвирлаган очерклары һәм хикәяләре бастырыла. Мәсәлән, "Гөрли Казан", "Үлемгә бирмәс ул", "Дошман көтмәгәнчә" Һ. б.
1942 елның ноябрендә Калинин фронтында татар телендә”Алга, дошман өстенә” дигән исемдәге икенче фронт газетасы чыга башлый.
1943елның 20 октябрендә Калинин фронты үзенең тарихи яшәвен
төгәлләгәч, газета исемен үзгәртмичә. Беренче Балтыйк буе фронты карамагына күчерелә. Ул 1945 елның 5 июненә кадәр чыгуын дәвам итә. Татар телендә газетаның 308 саны чыгып кала.
Газета дүрт телдә—русча, татарча, үзбәкчә, казакъча басыла. Татар газетасы атнага ике тапкыр дүртәр битле булып чыга.
Татар редколлегиясе составында редактор урынбасары журналист Минһаҗ Гыймадиев, хәрби корреспондентлар булып язучылар Шәйхи Маннур, Афзал Шамов, Абдулла Әхмәт, журналист Котдус Ахмәров, корректор Фазыл Басыйров эшли.
Бу газета битләрендә үткен телле, юморга бай кечкенә хикәяләр, фельетоннар, кызыклы хәлләр, парчалар, гармун көенә җырлана торган такмаклар, сатирик шигырьләр, Хуҗа Насретдин турындагы тапкыр мәзәкләр күп урын алган.
“Сталин байрагы” газетасы. 1943 елның гыйнварында Көньяк фронтта, данлы Сталинград янында оештырыла һәм март аеннан чыга башлый. 1943 елның 20 октябрендә Көньяк фронт үзенең тарихи яшәвен төгәлләгәч, бу газета да исемен үзгәртмичә, Дүртенче Украина фронты карамагына күчерелә һәм Кырым операциясе тәмам булганчы—1944 елның июненә кадәр чыгып килә.
Газетаның редактор урынбасары булып журналист Гани Клиблеев, хәрби корреспондентлар булып язучы Ибраһим Гази, журналист Зәкәрия Әхмәров һәм корректор Кыям Хисмәтуллин, Фатих Хөсни эшли.
“Фронт хакыйкате” газетасы Икенче Белорусия фронтында 1944 елның маеннан 1945 елның июненә кадәр чыга.
Газета атнага ике тапкыр дүрт битле булып чыга.
Газетаның редактор урынбасары журналист Гани Гыйльманов, хәрби корреспондентлар булып шагыйрьләр Шәрәф Мөдәррис һәм Гамир Насрый, эшли.
Фронт частьларының берсендә хезмәт иткән Атилла Расих газетага актив языша. Хәрби корреспондент Ш. Мөдәррис Жиңү көнен Берлинда каршылый. Рейхстаг диварына "Татар солдаты, шагыйрь Шәрәф Модәррис" дип култамгасын язып калдыра.
“Кызыл армия” газетасы Беренче Белоруссия фронтында 1944 елның
ноябреннән 1946 елның февраленә кадәр чыга. Газетаның редактор урынбасары журналист Ярулла Ярмәкиев, хәрби корреспондентлар булып язучылар Ибраһим Гази, Гадел Кутуй, Гариф Галиев, эшли. Бу газета битләрендә Гадел Кутуйның күп хикәяләре дөнья күрә. Шушы ук чорда әдипнең атаклы "Сагыну" нәсере иҗат ителә.
“Сталин сугышчысы”газетасы Беренче Ерак Көнчыгыш фронтын
да 1945 елның маеннан 1945 елның ноябренә кадәр чыга. Редактор урынбасары, журналист Габделхәй Хәбиб, хәрби корреспондентлар булып язучы Габдрахман Әпсәләмов, шагыйрь Гыйззулла Габидуллин журналист Каюм Иманкулов эшлиләр. Фронт газеталары сугышчыларны Һәм офицерларны хәрби осталыкка өйрәтү, тәҗрибәсен туплау, гомумиләштерү һәм өйрәнү буенча чиксез зур эш алып баралар. Кыскасы, фронт газеталары дошманны тармар итүдә бик җитди роль уйныйлар.
Автор: Газалиева Айгюль Азгаровна