Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

Эссе "Моё педагогическое мастерство"

Скачать
19.18 КБ, 1459838.docx Автор: Зиннатуллина Флера Авхадиевна, 2 Мар 2016

Эссе

Минем педагогик табышларым

“Балагызны үзегезнең заманыгыздан башка
заман өчен укытыгыз,чөнки алар сезнең
заманыгыздант башка бер заманда яшәү өчен
дөньяга килгәннәр”(Аллаhының киң күңелле,
хөрмәтле кешесе-Гали хәлифә).

Бүгенге мәктәп...ХХI гасырда...Нинди булырга тиеш ул? Даими рәвештә үзгәреп торган заманнан артта калмас өчен,нинди булырга тиеш бугенге көн укутучысы?Бу сораулар турында минем куп тапкырлар уйлаганым бар.
Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән,фән-техника өлкәсендә,хезмәттә эледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез.Бугенге җәмгыятькә фәннәрне яхшы үзләштергән,иҗади фикерләүче һәм үз белемен мөстәкыйль рәвештә өзлексез күтәрә белүче кешеләр кирәк. Бүгенге заман мәктәпләр алдына түбәндәге бурычларны куя:катлаулы,һаман үзгәреп торучы шартларда яшәргә,эшләргә,социаль кыйммәтләр системасында үз урынын табарга сәләтле шәхес тәрбияләү.Мәктәп,андагы укыту-тәрбия процессын Риза Фахреддиннең бугенге милли мәгариф өчен дә әһәмиәтен югалтмаган педагогик хезмәтләреннән башка күз алдына китерү һич тә дөрес булмас иде.Чөнки галимнең өйрәтүләре бугенге заман таләпләренә дә аваздаш.
Укытучы...Яшьбуынга белем һәм тәрбия бирүдә, җәмгыятьнең үсешен тәэмин итүдә укытучының роле бәһалап бетергесез. Шуңа күрә дә бөек акыл ияләре, исемнәре тарихына алтын хәрефләр белән язылган күренекле шәхесләр дә ирешкән уңышлары турында сүз чыккач, иң беренче чиратта, үзләрен хәреф танырга өйрәткән. Олы тормыш юлына озаткан укытучыларын ихтирам хисләре белән искә алалар. Укытучыдан башка тормышны күз алдына да китереп булмый, чөнки җәмгыятьнең киләчәген әзерли. Укытучы – иң җаваплы, иң кирәкле һөнәр иясе.
Чыннан да еллар үткән саен никадәр хезмәткә алынганымны ныграк тоя барам.Укытучы – ул минем яратып сайлаган һөнәрем, чөнки укытучы булу теләге миндә балачактан ук шулкадәр көчле иде.Эйе, һөнәр генә түгел, үзем сайлаган язмыш, яшәү рәвеше. Укытучы дипломы алу гына әле чын укытучы дигән сүз түгел. Үз эшенең остасына әверелер өчен, еллар дәвамында тырышып эшләргө, өйрәнергә, үз югарылыгыңа күтәрелергә һәм
һөрвакыт үсеп, камилләшеп торырга кирәк.Хезмәт юлымны нәкъ 28 ел элек Мостафа мәктәбендә башладым. Бүгенге көндә дә шушы мәктәптә яшь буынны тәрбияләүгә үз көчемне салып, армый – талмый эшләп йөрүемә мин чиксез шатмын.

Соңгы ун-унбиш елда илебездә барган үзгәрешләр мәктәпне дә читләтеп үтмәде.Яшәешнең башка өлкәләре кебек үк, дөньякүләм алгарыш адымына тигезләшергә мәҗбүр.Хәзер кешенең фикерли белүе беренче урында тора.Шуңа күрә үз фикереңне дәлилләп әйтә белү – бүгенге көн таләбе. Моңа кадәр өстенлек иткән укытучының аңлату – сөйләве иҗади үсешкә алып бармый.Татар теле һәм әдәбияты укытуны заман югарылыгына ничек күтәрергә?Һәр дәрескә заман рухын ничек бирергә?Күп уйланулар, эзләнүләрдән соң мин яңалыкка омтылуның кирәклегенә инандым.

Әлбәттә, һәр укытучының изге бурычы – баланы белемле итү белән беррәтән тәрбияле, әдәпле итү.Төп максатым – дәресләрдә төрле алымнар кулланып, укучыларның мөстәкыйль танып белү ихтыяҗларын арттыру, иҗади эшчәнлекне активлаштыру,укучыларга туган теленнән төпле белем һәм күнекмә бирү, укучы һәм укытучы арасында хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру тормышта үз урынарын табарлык һәм югары әхлаклы шәхес тәрбияләү .Безнең туган телебез- татар теле,бөек Тукаебыз әйтмешли ,”какканны һәм сукканны күтәрүче ятим хәлендә.Иң элек безгә,татар теленең кирәкле ,затлы булуын төшендерергә кирәк.

“Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү,изге шәригатьтә анлатылган күркәм холыклар белн таныштыру һәм гадәтләндерү-укытучының беренче эше булыр “,дигән Р.Фахретдин.Бүгенге укучыларның гыйлем һәм тәрбия алырга тулы мөмкинлеклре бар.Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык,теләк һәм омтылыш тәрбиялргә кирәк.Безнең кулларда балалар язмышы,безнең балаларыбыз Р.Фэхретдин теләгәнчә, бөтен яктан да камил булып үссенәнр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.

Менә шундый максат куеп эшли башладым үземнең укучыларым белән.2005 ел-укучыарны мин беренче сыйныфка кабул итеп алдым.Башлангыч сыйныф укытучысы бударак бу минем 5нче төркем укучыларым иде.(1987 елдан башланган педагогик хезмтем дверендә 4 тапкыр башлангыч чыгарылыш укучыларым булды.Бик тә теремек, белем алуга зур теләкләре булган ун кыз һәм ике егет иде алар.Янып торган күзләрзур өметләр баглапминем күзләремә бактылар. Никадәр ихласлык,самимилек чагыла иде аларның карашларыннан.Теге дәресләр бик тырышып укырга өйрәнүләр,саннар һәм исәп-хисап дөньясы, шигырь ятлау, жыр- биюләр...Никадәр бәйрәмнәр артта калды:”Әлифба”,”Уныш”,”Гаилә”

бәйрәмнәре, иртәлекләр, кичәләр, конкурслар , ярышлар...Шулай итеп, туган илебезгә, телебезгә,гаилбезгә,әйлнә-тирә дөньяга мәхәббәт белән сугарылган

күңелле һәм файдалы мизгелләр артта калды.Көннәр, айлар, еллар бер-бер артлы үтә торды,серле фән дөньясыныңберенче баскычы тәмамланды.”Хуш,

башлангыч сыйныф!” кичсендә сөйләгән шигырьлрдән , жырлардан һәр баланың күңелендә тирән дулкынлану хисләре чагыла иде.

2009 ел.1 сентябрь. Без кабат бергә... Алар 5 сыйныф укучылары, ә мин- сыйныф җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укутучысы.

Сокландыргыч иҗат җимешләре укучылар күңелен дә нурландыра, иҗатка омтылдыра. Ә иҗат эше ул беренче чиратта фикерләү, акылны эшкә җигү дигән сүз. Фикерләүгә бөек немец философы Гегель менә мондый билгеләмә бирә: “Фикерләү ул чынбарлыкны уй ярдәме белән килештерү”. “Сак – Сок” әкиятен сәхнәләштердек. Сәхнәдә укучыларның таланты ачыла, сөйләм культурасы камилләшә, үз – үзләренә ышанычлары арта.

“Иҗат иткән баладан да гүзәлрәк бала юк” дигән әйтем дә урын алган татарның хикмәтле сүзләре арасында. Бу урында укучыларымның иҗат белән шөгыльлләнүләрен әйтеп үтәсем килә. “Авыл таңнары” гәзитендә, республикабызның “Тулпар” журналы битләрендә аларның мәкаләләрен, иҗади эшләрен күрү минем өчен зур куаныч. “Акыл – дәрья, уй – диңгез” дигән гыйбәрәне раслый кебек миңа бу иҗади эшләр.

Белем иленең икенче баскычыннан бергәләп атлап, сәяхәтебезне дәвам итәбез. Алда яңа бурычлар, бетмәс – төкәнмәс эшләр, бик күп предметларны өйрәнү белән конкурслар. Ә мин укучыларымның актив эшчәнлеген оештыручы да, аларга юнәлеш бирүче дә, рухландыручы һәм таләп итүче дә булырга тиеш икәлегемне яхшы беләм.

Газиз туган телем! Җир йөзендә яшәгән һәр бер кеше өчен үзенең туган теле икмәк кебек кадерле, һава кебек кирәкле, әни кебек назлы, ягымлы, газиз. Җыр кебек моңлы да ул, бай да, гомерле дә. Менә шуңа күрә дә предмет атналыклары укучыларның актив катнашлыгы белән үтә. Атналык дәвамында язучылар, шагыйрьләр иҗатын өйрәнү өчен презентациялар эшлибез, иҗади проектлар төзү дә уңышлы нәтиҗә бирә. Гомумән, туган тел –фикерләү сәләтен формалаштыручы,тәрбия бирүче,туган илне,халыкның рухи дөньясын баетучы көч, әби- бабайлардан калган кыйммәтле мирас,рухи хәзинә буларакукучы күңеленә якын.Равил Фәйзуллин язганча: “Иренмә син туган телнең асыл байлыкларын ачарга, без ваемсыз булсак чит- ят сүзләр әзер хәзинәне басарга”.Халкыбыз күңелендәге иң кадерлесе тел икәнлекне аңлап эшләү- минем изге бурычым дип саныйм һәм бар көчемне куеп хезмәт итәм.

Зиннатуллина Флера Авхадиевна, Мостафа урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Автор: Зиннатуллина Флера Авхадиевна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Эссе "Моё педагогическое мастерство" Зиннатуллина Флера Авхадиевна 2 Мар 2016
документ Эссе "Моё педагогическое мастерство" Назарова Майя Леонидовна 2 Мар 2016
документ Мастер-класс-эссе "Моё педагогическое мастерство" Яруллина Гульшат Минасхатовна 2 Мар 2016
документ Эссе "Педагогическое мастерство" Волгина Оксана Николаевна 31 Мар 2015
документ Эссе "Педагогическое мастерство" Васильева Вадия Фаритовна 1 Апр 2015
документ Эссе " Мое педагогическое мастерство" Хисамутдинова Алсу Вазыховна 16 Фев 2016
документ Эссе "Мое педагогическое мастерство" Халитова Миляуша Зямиловна 4 Мар 2016
документ эссе«Моё педагогическое мастерство» Шакирова Марьям Ваккасовна 20 Мар 2015
документ Эссе на тему «Моё педагогическое мастерство» Иванова Елена Александровна 2 Мар 2016
документ Эссе "Моё педагогическое кредо". Белякова Светлана Георгиевна 20 Мар 2015
документ Эссе "Моё педагогическое кредо" Мусаева Татьяна Александровна 20 Мар 2015
документ Эссе "Моё педагогическое кредо" Панкратова Елена Юрьевна 20 Мар 2015
документ эссе "Моё педагогическое кредо" Алехова Марина Витальевна 20 Мар 2015
разное эссе "МОЁ ПЕДАГОГИЧЕСКОЕ КРЕДО" Комарова Ольга Вячеславовна 30 Мар 2015
документ Эссе "Моё педагогическое кредо" Горбачёв Юрий Викторович 21 Мар 2015
документ Эссе "Моё педагогическое кредо" Калинина Наталья Михайловна 1 Апр 2015
документ Эссе на тему "Моё педагогическое кредо" Щедрина Ольга Сергеевна 1 Апр 2015
документ Эссе "Моё педагогическое кредо" Пьяных Анна Васильевна 31 Мар 2015
документ Эссе "Моё педагогическое кредо" Завьялова Ольга Юрьевна 1 Апр 2015
документ Эссе"Моё педагогическое кредо" Попова Елена Владимировна 1 Апр 2015
документ Эссе "Моё педагогическое кредо" Маринин Андрей Владимирович 1 Апр 2015
документ Эссе "Моё педагогическое кредо" Белова Елена Михайловна 31 Мар 2015
презентация, документ Эссе "Моё педагогическое кредо" + самопрезентация Пучкова Лариса Анатольевна 24 Июн 2015
документ Эссе "Моё педагогическое кредо" Якушева Мария Викторовна. 26 Окт 2015
документ Эссе "Моё педагогическое кредо" Новикова Олеся Леонидовна 16 Фев 2016
документ Эссе"Моё педагогическое кредо". Шифердекер Ольга Викторовна 19 Мар 2016
документ Эссе "Я учитель - моё педагогическое кредо" Пахомова Наталья Петровна 21 Фев 2016
документ Эссе "Моё педагогическое кредо" Брюханова Юлия Вячеславовна 14 Янв 2016
разное Педагогическое "мастерство " родителей. Лепилкина Наталья Альбертовна 30 Мар 2015
документ Эссе "Моё педагогическое кредо" Осипова Елена Юрьевна 31 Мар 2015
документ Эссе "Моё педагогическое кредо" Бителёва Наталья Анатольевна 6 Апр 2015
документ Эссе учителя-логопеда на тему "Моё педагогическое кредо" Богачева Оксана Валерьевна 31 Мар 2015
презентация Эссе на тему: "Моё педагогическое кредо: смыслы, ценности, приоритеты" Гладченко Светлана Ивановна 24 Июн 2015
документ Эссе по теме: "Моё педагогическое кредо" Золотова Мария Юрьевна 2 Сен 2015
документ Эссе "Моё педагогическое кредо" Исмагилова Миляуша Ураловна 28 Мар 2016
документ Эссе. Педагогическое мастерство. Носатова Ольга Ивановна 31 Мар 2015
разное Эссе: "Мое педагогическое кредо" Афонина Екатерина Игоревна 31 Мар 2015
презентация педагогический совет"Профессионализм и педагогическое мастерство" Смоляк Марина Александровна 20 Мар 2015
документ Педагогический совет "Педагогическое мастерство воспитателя" Агарко Лариса Федоровна 30 Мар 2015
документ "Педагогическое мастерство воспитателя" Ильясова Рхия Ризвановна 30 Мар 2015