Эш программасы по татарскому языку (4 класс)
4 класс буенча татар теленнән эш программасы якынча гомуми башлангыч белем программасы нигезендә эшкәртелгән. Р.Х. Ягафарова, Р.З.Хәйдәрова программаларына нигезләнеп һәм Федераль компонент стандартларына таянып төзелде.
Рус телле балаларга татар телен укытуның төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.
Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:
Программа нигезенә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы” (Казан, “Мәгариф”, 2009 ел), 4 нче сыйныф өчен Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2008 ) дәреслеккә нигезләнеп төзелде.
Татар теленнән тематик планны “Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы “на (Хәйдәрова, Галиева, Әхәтова, 1-4 сыйныфлар, 2009) нигезләнеп төзедем. Программада елга 102 сәгать каралган, сәгатьләр күләме атнага 3 сәгать.
Автор: ВАФИНА ГУЛЬНАРА ШИРИЯЗДАНОВНА