Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

БӘЙЛЕК ҺӘМ БӘЙЛЕК СҮЗЛӘР

Скачать
26.2 КБ, 1047104.docx Автор: Гилязова Альфия Камиловна, 16 Апр 2015

БӘЙЛЕК ҺӘМ БӘЙЛЕК СҮЗЛӘР

(Татар теле. 5 сыйныф, рус төркеме)

Гыйләҗева Ә. К.,

ТР Бөгелмә муниципаль районы

МБГУ икенче лицейның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

Рус телле балаларны татарча матур итеп сөйләшергә өйрәтү, бәйлек, бәйлек сүзләрне сөйләмдә урынлы куллануга ирешү.

Бурычлар:

  • Бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен ныгыту, бәйлек сүзләрнең мәгънәсен аңлап үзләштерү һәм сөйләмдә куллануга ирешү, сүз байлыгын арттыру.
  • 2) Логик фикерләү, аралаша белү сәләтен үстерү.

  • Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, ныгыту, үз сәламәтлекләренә
  • сакчыл караш тәрбияләү.

    Предметара бәйләнеш: әдәбият, әхлак тәрбиясе, ТИН.

    Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова. Татар теле. Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныфы өчен дәреслек. Казан: Татармультфильм нәшрияты. 2014ел;

    компьютер, экран, проектор, дәрес презентациясе.

    Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

  • туган телебезгә хөрмәт белән карау, ихтирам хисләре тәрбияләү;
  • дөрес сөйләм формалаштырырга омтылыш булдыру;
  • юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү.
  • Метапредмет нәтиҗәләре:

  • телдән һәм язма сөйләмдә бирелгән мәгълүматны дөрес аңлау;
  • гамәлдә аралашканда бәйлек сүзләрне дөрес куллану күнекмәләре булдыру;
  • рус һәм татар телендәге бәйләү чараларын чагыштырып дөрес куллана белү;
  • Предмет нәтиҗәләре:

    Дәрес материалын уңышлы үзләштергән балалар түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

    - сөйләмдә бәйлек сүзләрне урынлы куллану;

    - үз фикерләрен дөрес итеп әйтә белү;

    - укуга җитди караш тәрбияләү;

    - сүз запасын баету.

    Дәрес этаплары, көтелгән нәтиҗә.

    Укытучы эшчәнлеге

    Укучылар эшчәнлеге

    Универсаль укыту эшчәнлеге

    I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

    1.Оештыру өлеше.

    Уңай психологик халәт тудыру, авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен камилләштерү, дәрескә игътибар булдыру.

    Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Фонетик зарядка ясап, дәресне башлыйбыз.

    Ә-ә-ә, әйе, әле, әлбәттә, bag, cat, hat…

    Ө-ө-ө, өлеш, өстәл, Бөгелмә, birthday...

    Ң-ң-ң, сиңа, синең, яңгыр, sing, song…

    Һ-һ-һ, Һади, һәм, шәһәр, home, holiday...

    МӘКТӘП-

    КИТАПХАНӘ-

    СПОРТЗАЛЫ-

    БАРЫСЫ БЕРГӘ

    Исәнмесез, Әлфия Камиловна!

    (балалар кабатлый).

    белем чыганагы.

    зур байлык.

    сәламәтлек.

    камиллек.

    Шәхси эшчәнлек: укуга мотивация булдыру.

    Регулятив эшчәнлек: укучылар һәм укытучы арасында хезмәттәшлек,җылы мөнәсәбәт оештыру.

    Коммуникатив эшчәнлек: авазларның дөрес әйтелешен кабатлау.

    2.Өй эшен тикшерү.

    Өй эше үтәлешенең дөреслеген ачыклау.

    Ә хәзер өй эшен тикшерәбез. 6 нчы күнегү(22бит).

    Көчле төркем эшләгән эш тыңлана. Йомшак төркем эшләгән тәрҗемә эше тикшерелә: песня о маме, подарок для папы, дойду до школы, дружу с Катей...

    Шәхси эшчәнлек: үзбәя бирү.

    Регулятив эшчәнлек: сыйныфта аралашу калыбы булдыру.

    Коммуникатив эшчәнлек: бер-береңне тыңлый, төркемнәрдә үз фикереңне әйтә белү.

    3.Актуальләштерү.

    Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү.

    Рәсемне карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.(3слайд)

    -Тиен кайда?

    -Куян кайда?

    -Төлке кайда?

    -Аю кайда?

    -Укучылар, сез нинди сүзләр кулландыгыз?

    -Рус теленә тәрҗемә итик.

    Это какие части речи? Как они называются?

    -Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?

    Тиен агачта. Тиен агач башында.

    Куян агач артында.

    Төлке агач астында. Төлке куак астында.

    Аю агач янында.

    Өстендә, артында, астында, янында...

    На, за, сзади, под, у, около, рядом..

    Служебные части речи. Предлоги.

    Предлог ролен үтәүче сүзләрне өйрәнербез.

    Шәхси эшчәнлек: укуга карата кызыксыну хисе уяту, укучы ролен үзләштерү.

    Коммуникатив эшчәнлек:

    әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлау, аралашу күнекмәләрен формалаштыру, сорауларга җавап бирү.

    Танып белү эшчәнлеге: сорауларга дөрес җавап бирү, мөстәкыйль рәвештә уку мәсьәләсен әйтү.

    4.Уку мәсьәләсен кую.

    Предлог ролен үтәүче бәйлек сүзләрне урынлы куллана белү.

    Әйе, мин сезнең белән килешәм, без бүген дәрестә татар телендә предлог ролен үтәүче сүзләрне үзләштерербез.

    Танып белү эшчәнлеге: проблема кую һәм адымлап чишү.

    II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

    Аралашканда бәйлек сүзләрне дөрес куллану күнекмәләре булдыру.

    Матур язу.

    2нче бирем. Исегездә калдырыгыз. Дәреслектә бирелгән сүзләрне гөжләп укыйбыз һәм дәфтәргә күчереп язабыз.

    4нче бирем. Сүзләрнең антоним парларын табыгыз.

    -Уен “Кайсы сүзләр артык?”

    (3 слайд).

    5нче бирем. Г.Әхтәмова.”Дәрестә” шигыре.

    Сүзлек эше: һаман - постоянно, шаян – озорной, шаловливый, борыла – поворачивается, кыен – трудно.

    Укытучы шигырьне сәнгатьле укый.

    Парлап эшлиләр.Тәрҗемә итәләр. Тикшерәләр. Бәйләүче сүзләрне билгелиләр.

    Башлана-бетә ,өстендә-астында,

    Уңга-сулга...

    Сүзлеккә язып куялар.

    Балалар гөжләп укыйлар. 5 төркемгә бүленеп, (һәр төркемгә 1куплет) эчтәлегенә төшенә. Бергәләп тикшерәләр, шигырьдән бәйлек сүзләрне табалар.

    Сорауларга җавап язалар, тикшерәләр.

    Нәтиҗә – рус телендә предлог сүз алдында, татар телендә бәйлек төп сүздән соң урнаша.

    Дәфтәргә җаваплар язалар, тикшерәләр.

    Танып белү эшчәнлеге: тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, үзара бәяләү.

    Регулятив эшчәнлек: белгән һәм белмәгән күнекмәләрне чагыштыру, үзара бәйләү, нәтиҗә ясау.

    Коммуникатив эшчәнлек: төркемнәрдә аралашу күнекмәләре булдыру, коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

    Танып белү эшчәнлеге: бәйлек сүзләрнең урынын билгеләү, проблеманы табу һәм чишү, үзара бәяләү.

    Мөстәкыйль эш эшләү.

    Язма сөйләмдә алган белемнәрне ныгыту,күнегү эшләгәндә дөрес куллану.

    Сөйләмдә куллану.

    Диалогик сөйләмдә алган белемнәрне ныгыту.

    Модельләштерү.

    Үзләштерү дәрәҗәсен тәртипкә салу.Бәйлек сүзләрне кулланып, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, рәсем яки схемалар ясый белү, иң яхшы эшкә тавыш бирү.

    7нче күнегү. Сорауларга язма җаваплар:

    -Малайның куллары кайда?

    -Малайның аяклары кайда?

    -Малай артында кем бар?

    -Малай алдында кем бар?

    Сорауларга телдән җаваплар:

    -Алина, синең дәфтәрең кайда?

    -Артем, укытучы алдында кемнәр утыра?

    Укучылар, сыйныфта кайда, нәрсәләр бар?..

    (4-11 слайдлар тәкъдим ителә).

    Укытучы сорау бирә:

    -Укучылар, малайга дәрестә ни өчен кыен?

    Укучылар, бүген дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп карагыз. Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, рәсем яки схема ясагыз.

    Ә хәзер экранда бирелгән рәсемнәргә игътибар итегез. (13 слайд).

    -Малайның куллары парта өстендә.

    -Малайның аяклары парта астында.

    -Малай артында укучы (Коля,Маша...) бар.

    -Малай алдында укытучы (Ира, Даша...)бар.

    -Әлфия апа, дәфтәрем парта өстендә.

    -Укытучы алдында укучылар (сыйныфташларым, балалар...) утыра.

    -Маша алдында китап бар.

    -Такта янында акбур, чүпрәк бар.

    -Тәрәзә янында парталар бар.

    -Тәрәзә төбендә матур гөлләр үсә.

    -Стенада матур картиналар бар...

    Көчле төркем сораулар төзи, йомшак төркем җавап бирә.

    Шигырьне тагын укыйлар, фикер йөртеп, сорауларга җавап бирәләр.

    -Малай аңламый,шуңа күрә аңа кыен .

    -Ул бик аз белә, чөнки укытучыны тыңламый.

    -Ул шаян, шук малай.

    Нәтиҗә ясыйлар. Уку – зур хезмәт, бик җаваплы эш. Малайга күп тырышырга кирәк.

    Йомшак төркем дәреслектәге 1нче күнегүгә таянып, көчле төркем иҗади якын килеп эшли.

    Эшләрнең уңышлыларын сайлыйлар, аңлаталар, үзбәя. Нәтиҗә ясау.

    Парларда бер-берсенә сораулар бирәләр.

    Танып белү эшчәнлеге: проблеманы мөстәкыйль чишү.

    Коммуникатив эшчәнлек: , аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

    Танып белү эшчәнлеге: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру,

    сорауларга дөрес җавап бирү,

    үзара бәяләү.

    Шәхси эшчәнлек: укуга җитди караш, җаваплылык, бер-береңә хөрмәт белән карау.

    Танып белү эшчәнлеге: алган белем күнекмәләрен кулланып, модель төзү.

    Регулятив эшчәнлек: үзбәя һәм үзара бәя бирү.

    III. Рефлексив – бәяләү этабы.

    1.Рефлексив кабатлау.

    Уку мәсьәләсе чишелешенә, дәреснең максатына ирешү дәрәҗәсен ачыклау.

    2.Өй эше.

    -Дәрестә нинди уку мәсьәләсен билгеләдек?

    -Нәрсәләр белдек?

    -Уку мәсьәләсен чишә алдыкмы?

    Кемгә нинди билге куябыз?

    а) Көчле төркем, бәйлек сүзләрне кулланып, 5 кушма җөмлә төзеп яза.

    б) Йомшак төркем, бәйлек сүзләрне кулланып, 5 гади җөмлә төзеп яза.

    Без бүген бәйлек сүзләрне өйрәндек.

    Мәгънәләрен ачыкладык.

    Урынын билгеләдек.

    Рус телендәге предлог ролен үти, шуны ачыкладык. Татар телендә предлог юк. (14слайд)

    Әйе.

    Танып белү эшчәнлеге: логик фикерләү чылбырын булдыру.

    Регулятив эшчәнлек: укытучы белән бергә балаларга билгеләр куела.

    Регулятив эшчәнлек: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.


    Автор: Гилязова Альфия Камиловна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    презентация Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. Закиева Наиля Рахимзяновна 20 Мар 2015
    презентация Бәйлек һәм бәйлек сүзләр Абдуллина Эльмира Илфаковна 20 Мар 2015
    документ БӘЙЛЕК ҺӘМ БӘЙЛЕК СҮЗЛӘР Гилязова Альфия Камиловна 16 Апр 2015
    документ БӘЙЛЕК ҺӘМ БӘЙЛЕК СҮЗЛӘР Гилязова Альфия Камиловна 16 Апр 2015
    документ Урок татарского языка на тему: “Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр” Ахметова Резеда Муктасимовна 31 Мар 2015
    презентация Татар телендә бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм аларның рус телендәге эквивалентлары Гильфанова Гульфинур Асгатовна 9 Сен 2015
    презентация, документ Бәйлек. Бәйлек сүзләр (Предлог.Послелог. Послеложные слова. ) Шакирова Рузиля Гарафетдиновна 20 Мар 2015
    презентация Презентация "Бәйлек сүзләр" Ибрагимова Фидания Ракиповна 20 Мар 2015
    презентация Презентация. "Бәйлек сүзләр". Ибрагимова Фидания Ракиповна 20 Мар 2015
    документ Бәйлек сүзләр. Дәрес планы Багавиева Гульгенэ Мунировна 20 Мар 2015
    презентация Бәйлек сүзләр. Купчакова Альфия 31 Мар 2015
    презентация, документ Бәйлек сүзләр Насыбуллина Гульшат Камилевна 20 Янв 2016
    документ Бәйлек һәм аның төркемчәләре Нигматуллина Лейсан Саубановна 20 Мар 2015
    документ 6нчы сыйныф рус төркемендә "Бәйлек сүзләр" темасы буенча дәрес. Ибрагимова Фидания Ракиповна 20 Мар 2015
    документ "Бәйлек сүзләр". 4 класс. Татар теле Яруллина Ильсия Наилевна 20 Мар 2015
    презентация 3 сыйныфның рус төркемендә "бәйлек сүзләр" темасы буенча үткәрелгән видео дәрес Волкова Роза Николаевна 26 Окт 2015
    документ Бәйлек сүзләр.(алдында,артында,янында,каршында, өстендә, астында). Насыбуллина Гульшат Камилевна 18 Янв 2016
    разное Янына, янында, яныннан бәйлек сүзләрне сөйләмдә, җөмләдә куллану. Хусаинова Гулия Харисовна 20 Мар 2015
    документ Бәйлек төркемчәләре Шафигуллина Гузель Фаритовна 20 Мар 2015
    презентация "Бәйлек сүзләрне кабатлау". Шаймуллина Зиля Василовна 31 Мар 2015
    презентация Эш һәм хәрәкәтне белдергән сүзләр. Газизова Гелюся Рахимановна 31 Мар 2015
    документ Модаль сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре. Вафина Милеуша Рифгатовна 31 Мар 2015
    документ "Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньсында" темасына ачык чара Кадрия Галимзяновна Абдуллина 15 Окт 2015
    документ Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре Шарафеева Рамия Анасовна 7 Дек 2015
    документ «Эндәш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре» дигән темага дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф) Шайхразиева Гульшат Илшатовна 20 Мар 2015
    документ ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗЛӘР Галипова Гадила Талгатовна 21 Мар 2015
    презентация Сүзләр арасында ияртүле бәйләнеш Арсланова Зульфия Замиловна 20 Мар 2015
    документ Эндәш сүзләр Хабирова Майсара Фаисовна 20 Мар 2015
    разное җөмләдә сүзләр бәйләнеше Сибгатуллина Алсу Фарилевна 20 Мар 2015
    презентация җөмләдә сүзләр бәйләнеше Сибгатуллина Алсу Фарилевна 20 Мар 2015
    документ Парлы сүзләр Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы 20 Мар 2015
    презентация, документ Интернациональ сүзләр Шамсивалеева Разиля Минвалеевна 20 Мар 2015
    документ Тема: Кушма сүзләр. Газизова Гелюся Рахимановна 31 Мар 2015
    документ "Предметның билгесен белдерүче сүзләр" 2 сыйныф Каримова Гульзиля Махмутовна 31 Мар 2015
    документ Баш хәрефләрдән языла торган сүзләр. Нуриева Флида Рашидовна 1 Апр 2015
    документ Гыйбрәтле сүзләр Р Фэхретдин Лутфуллина Гульнира Талгатовна 4 Апр 2015
    документ Парлы сүзләр Тимофиева Людмила Габдулбаровна 8 Сен 2015
    презентация Билгене белдерә торган сүзләр Мухамадиева Алсу Фаритовна 16 Сен 2015
    документ Билгене белдерә торган сүзләр Мухамадиева Алсу Фаритовна 16 Сен 2015
    документ “Ягымлы сүзләр” Фаттиева Гульфия Махмутгараевна 16 Окт 2015