Акция "Мин татарча сөйләшәм!"
Безнең 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе әле яшь мәктәп.Ул әле 3 ел элек кенә эшли башлады. Шуңа күрә “ Мин татарча сөйләшәм!” акциясе беренче тапкыр узды Акциянең төп максаты – халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшергә өндәү, кибетләрдә, урамда, китапханәләрдә, транспортта һәм төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү. Укучыларда татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә кызыксыну уяту, талантлы яшьләрне барлау, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү, милли үзаң тәрбияләү.
Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында укучылар шәһәр урамнарына, җәмәгать урыннарына юл тоттылар. Изге сәфәребез мәктәп ишек төбеннән башланды, аннан Үзәк базар, Ленин урамы, “ Мирас” сәүдә үзәге, “Эссен”, “Балалар дөньясы”, даруханә. “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә 5а, 5б, 7б сыйныф укучылары һәм Әлмәт шәһәре халкы: студентлар, сатучылар һәм сатып алучылар, үтеп баручылар, пассажирлар, көнкүреш хезмәтен күрсәтүчеләр, машина йөртүчеләр һ.б. катнашты.
Акцияне 25 нче мәктәпнең татар теле укытучысы Рәхимова Лилия Рәскать кызы оештырды.
Автор: Рахимова Лилия Раскатовна