Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

5 нче сыйныф өчен язма эшләр

Скачать
36.66 КБ, 1162156.docx Автор: Сагитова Гульсина Гаязовна, 28 Авг 2015

Контроль тикшерү материаллары

5. Диктант. Тикшерү диктанты. Керпе һәм аның балалары

Быел керпе дөньяга биш бала китерде. Нәниләр ялангач тудылар, күзләре дә ачылмаган иде. Берничә сәгать эчендә алар ап-ак йомшак инәләр белән капландылар.

Керпе балаларын үстерү мәшәкате белән яшәде. Бераздан бәләкәй керпеләрнең күзләре ачылды, ак инәләре кучкыл һәм нык чәнечкеләр белән алышынды. Яшь керпеләр йомгак­ланып төрелергә һәм сүтелергә өйрәнделәр.

Әниләре яши торган алан керпе балалары өчен чын мәктәп иде. Керпе һәр көнне балаларын шунда алып чыга. Бөҗәкләр, коңгызлар эзләргә өйрәтә. Тычкан сукмагын да карыйлар. Гөмбәләр белән танышалар. Яшьләр әниләре биргән дәрестән яшәү күнегүләре алалар.

Әниләре балаларына ай буе сөтен имезде. Көз якынлаш­кач, аларны мөстәкыйль тормышка озатты. (М. Рафиков)

8. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Өйрәтү характерындагы изложение язу. “Әбугалисина”

Борын заманда Бохара янындагы авылда бер ир белән бер хатын яшиләр. Алар бик тату торалар.

Беркөнне аларның игезәк балалары туды. Ата белән ана бик шатландылар. Алар балаларның берсенә Әбүгалисина дип, икенчесенә Әбелхарис дип исем бирделәр.

Көннәр, атналар үтте. Айлар, еллар да үтеп китте. Балалар дүрт яшькә җитте. Әти-әнисе аларны мәктәпкә укырга бирде.

Әбүгалисина үзенең үткенлеге, зирәклеге белән аерылып тора иде. Әбелхарис, Әбүгалисина белән игезәк булса да, туга­ны кебек үк түгел иде. Әбүгалисина бик яхшы укый. Ул укытучы әйткәнне бик тиз аңлап ала. Шуңа үзе дә китаплар укый башлый, бик күп нәрсәләр белә. Аның зирәклеге, сизгерлеге бөтен кешене таң калдыра.

Бервакыт иптәшләре Әбүгалисинаны сынап карыйлар: кие­зе астына бер бит кәгазь салып куялар. Ә үзләре карап тора­лар. Әбүгалисина укырга килә, урынына утыра. Аннары бер югары, бер түбән карый башлый.

— Нигә алай карыйсың? — дигән сорауга ул: — Әллә түшәм төшкән, әллә идән күтәрелгән, нәрсәдер элеккечә түгел, — дип җавап кайтара. Шулай итеп, кәгазь калынлыгын да сизә алган, имеш.

Унике яшенә җиткәндә, Әбүгалисина бик белә күпне белә, белем иясе булып җитешә. Ул үзе дә төрле фәннәр укыта. Үзеннән зуррак балалар да аннан дәрес алалар.

14. Аңлатмалы диктант. Сак булыгыз!

Кайчак малайлар урманда кош оясы табалар, анда йомыр­ка күреп сөенәләр, аларны карарга тотыналар. Ә кайберләре хәтта тотып ук карый.

Ул вакытта бу ояның кошлары якын-тирәдә генә очып йөри торган була. Алар борчулы тавыш белән кычкыралар. Әмма малайлар моңа игътибар бирми. Алар үзләренең берничә кош баласын һәлак иткәнлекләрен башларына ки­термиләр.

Ә кошлар бүтән бу ояга килмәячәк. Чөнки ояга кагылу­чының үзен күрмәсәләр дә, үләндәге эзен, сынган куак ботак­ларын күрәләр. Барыбер беләчәкләр, бу ояны ташлаячаклар

Менә шуның өчен урманда сак булыгыз, балалар! Кош ояларына якын бара күрмәгез. (Ю.Дмитриев)

Бирем. Урманда, йомырка сүзләренә фонетик анализ ясарга

30. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу. Бигрәк тәмле бәрәңге.

Төш алдыннан әни безне ашарга чакырды. Иртәдән бирле агач төпләрен йомшартып, шактый арылган . Тиз-тиз кулларымны юып, өстәл артына уздым. Борынга тәмле бәрәңге исе килеп бәрелде. Берсен авызга алып кабуга, таралып та китте.

— Бигрәк тәмле итеп пешергәнсең, әни, бәрәңгене.
Диванда кырын яткан энем сикереп торды, тизрәк өстәл янына узды. Ләкин бәрәңгене капкач, кәефе кырылды.

— Алдакчы, тәмле дигән була тагы,— дип, кире диванга барып ятты.

— Ашыйсың килмәсә, улым,— диде аңа әни,— сиңа да эш бар иде. Безнең бер кисмәк буш тора. Көн бик эссе, шуны тутырып керсәң иде...

Иртәдән бирле диванда сузылып яткан энем урыныннан кузгалды.

Кисмәккә кырык чиләк су сыя. Мин чыкканда, энем тутырып бетерә иде. Ул соңгы чиләк суны бушатты да өйгә йөгерде. Бераздан тәрәзәне ачып, миңа кычкыра:

— Абый, гел суытып кына ашарлык икән. Шундый тәмләнгән хәзер...Мин елмаеп куйдым. Әни исә:

— Аша, улым, аша,— диде,— эшләп ашагач, бәрәңге суынса
тәмле була ул!

50. Аңлатмалы диктант. Сары, әче һәм файдалы.

Лимонның туган ягы — Һиндстан. Йоглар аны сәламәтлек саклауның иң яхшы чарасы дип атыйлар. Алар әйтүенчә, кеше көн буена бер лимон ашап бетерергә тиеш.

Халык табиблары көн саен ач карынга бер чәй кашыгы лимон согы, бер чәй кашыгы аз гына җылытылган яки сыек бал, бер аш кашыгы үсемлек мае катнашмасын эчүне яшьлекне саклау шартларының берсе дип саныйлар. Лимонның кабыгы кеше организмы өчен файдалы матдәләргә бик бай.

Салкын тиеп югары температура белән авырганда, лимон­ны ешрак ашарга киңәш итәләр.

Лимон согы тешләрне һәм теш казналарын саклау өчен дә файдалы.

Лимон җылы якларны ярата. Ул Кавказ тирәләрендә үсә. (И. Литвина)

Бирем

1.Ягы, тиеш, мае, яшьлекне сүзләренең транскрипциясен язырга.

2.Текстан сингорманизмга буйсынмаган 4 сүз языгыз.

52 Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу. Чын дус.

Кара көз иде әле. Кар ятмаган. Мәктәптән кайтканда карасак, боз туңган. Яр

читләре пыяла шикелле. Баскан саен, шытырдап сыгыла.

Төштән соң тимераякларны алдык та киттек тегермән буасы­на! Буа киң. Уртасында зур бер утравы да бар. Камышлы, таллы утрау. Уртага кергән саен, бозы ныграк кебек. У шундый ти­гез, шома! Көзге шикелле ялтырап ята.

Тимераяклар чың-чың килә. Шатланып кычкырышабыз. Йөгерешәсе, узышасы килеп кенә тора.

Әмир исемле бер малайны куабыз. Мин аны тоттым. Инде мине куалар. Мин иркенгә — утрау ягына элдерәм. Алга ка­расам, ни күзем белән күрим, бәләкәйрәк күл хәтле елу. Суы караңгы, төбе күренми.

Андый җирдә су тиз генә туңмый икән ул. Читкә борылып өлгермәдем, елуга чумдым. Өстә — якалы пальто, аякта — ти­мераяк. Әле ярый, агымсу түгел. Үзем йөзә дә белә идем. Кал­кып чыктым. Аяк, куллар белән суны ишәм, бозга ябышып чы­гарга тырышам.

Әмир белән Сәгыйть ярдан чабып китеп бара. Боз өстендә бер Хәйдәр генә. Ул миңа таба килде дә тизрәк бозга капланып ятты. Шуышып, минем янга таба килә башлады. «Бир ку­лыңны!» — ди. Кулдан тотып алды да җай белән генә тарта. Үзе, су тартып алмасын дип, тимераяк очын бозга бәреп кадаган.

Ул мине, менә шулай бозлы судан тартып алып, үлемнән кот­карды. Шунда кыю дустым Хәйдәр булмаса, чыга алмас идем. Бозлы суда туңар, батар идем. (М.Рәфыйков)

60. Контроль диктант. Таңны каршылау

Як-ягыма күз салам. Чоңгыл тирәләре, елга өсләре аксыл-күк куе томанга төрелгән. Яр бөтенләй күренми, шун­лыктан агачларның өске өлешләре ничектер һавада асылынып торалар сыман.

Тирә-юнь тынлыкка чумган. Сирәк-мирәк кенә ишетелгәләгән тавышлар да тонык, калын пәрдә аша ишетелгән сыман.

Ниһаять, күкнең бер чите ут капканга охшый башлады. Сызылып кына таң беленде. җил исте. Таң җиле! Тирә-юнь шомлы кыштыр­даулар белән тулды. Әлеге җил куе томанны хәрәкәткә ките­рде.

Менә кояшның беренче нурлары бөтен җирне яктыртты. Минем яндагы куак-үләннәр җем-җем итә, күзләрне чагылдыра. (М. Хәсәнов)

Бирем

Кояш, дөнья сүзләренә фонетик анализ ясарга.

78. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение. Кояштагы тап.

Бик еракта яшәгән, ди, бер малай. Аның әнисе көннәр буе эшләгән. Ә улы гел уйнаган да уйнаган.

Беркөнне малайның әнисе авырып киткән. Улын чакырып китергән дә:

— Улым, хәлем начарланды. Бик-бик эчәсем килә. Ирен­нәрем кара көеп чыкты. Бер чиләк су гына алып кайтчы,— дигән.

Малай, әнисенә канәгатьсезлек белән карап:

-Иртән үзең алып кайтсаң булмый идемени? — дигән.

-Көне буе җылынып бетәр, дигән идем. Син үзең дә сал­кын су яратасың, — дигән әнисе.

Малай бик авырлык белән генә ризалашкан.

— Улым, суны Көймә тавы артындагы чишмәдән ал. Аның суы тәмле дә, салкын да, шифалы да, — дигән әнисе.

Малай суга киткән. Көймә тавы бик ерак булып күренгән. Шуңа суны якындагы чишмәдән алырга уйлаган. Тагын уйнар­га тотынган. Үзенең эчәсе килгәч кенә, суга барырга кирәклеге исенә тө

Малай суны әнисенә алып кайтып биргән. Әнисе суны эчү белән сәламәтләнеп киткән.

Малай: «Әнием суның кайсы чишмәдән икәнен белмәде»,— дип уйлавы булган, кояш кинәт карала, көн караңгылана баш­лаган. Малай өенә йөгергән.

-Әни, нигәдер кояшның йөзе каралды, — дигән. Әнисе кояшка караган да:

-Кемдер ялган эш эшләгән, кояш шуңа оялып каралган,— дигән.

-Әни! Мин суны башка чишмәдән алган идем, гафу ит! — дигән малай.

Әнисе улын күкрәгенә кыскан, һәм караңгылык та кими башлаган, тик кояштагы тап кына бетеп җитмәгән.

Әйе, дөньяда бер яманлык та, ялган да эзсез калмый шул. Яманлыкны хәтта кояш та яндырып бетерә алмый икән.

(Ф. Яруллин)

84. Диктант. Урман чишмәсе

Урман тын. Җәй уртасы булганга, кошлар да сайрамыйлар. Агач башларындагы яфракларны шыбырдаткан кисәк җил генә бу тынлыкны бозып куя. Ә зирек агачы төбен­нән бәреп торган чишмә тавышына урман күнеккәндер инде. Туктаусыз челтери бит ул, гүя җыр суза. Бу җырын кемгә ба­гышлаганын белсәм икән. Кош-кортларын, җәнлекләрен җыр белән әллә үзенә чакыра микән урман кизләве?

Чишмәнең салкын суы белән тамакны чылаттык та сукмакка каршы ярдагы куаклар арасына яттык. Чишмәнең йөгерек суында, мамык-каурыйларын кабартып, песнәк коенды. Узышлый гына булса да, кызыл кәләпүшле тукран кызган томшыгын чишмә суында суытып китте. Чишмә ерганагында, көмеш суга канат­ларын бәргәләп, кызылтүш рәхәтләнде. Урман кошлары һәм җәнлекләре бик рәхмәтледер бу чишмәгә. (М. Рафиков)

Бирем

Яфрак, йөгерек сүзләренә фонетик анализ ясарга

94. 5 нче сыйныф укучылары өчен йомгаклау контроль эше

1 вариант

А1. Алынма сүзне билгеләгез.

1)җәй; 2) салкын; 3) шагыйрь; 4) батырлык.

А2. Нечкә сузыкны билгеләгез.

1)а; 2) ә; 3) у; 4) о.

АЗ. Басым соңгы иҗеккә төшмәгән очракны күрсәтегез.

1) әнием; 2) авылыбызның; 3) килдеңме; 4) зәңгәр.
А4. Бүгенге көндә кулланылмый торган искергән сүзне билгеләгез.

1) сыйныф; 2) чәйнек; 3) азатлык; 4) чабата.
А5. Кайсы сүзнең антонимы дөрес бирелмәгән?

1) биек - тәбәнәк; 2) тирән - сай; 3) зур - кечкенә; 4) матур - чибәр.
А6. Аваз белән хәреф саны туры килмәгән очракны билгеләгез.

1) мәктәп; 2) туганнар; 3) яшьлек; 4) ятимлек.
А7. Татар һәм рус телләрендә мәгънәләре ягыннан туры килмәгән фразеологизмнарны
билгеләгез.

1) урманга утын төяп бару - ехать в тулу со своим самоваром;

2) исе дә китми - и в ус не дует;

3) балтасы суга төшкән кебек - как в воду опущенный;

4) һавадан алып сөйләү - за семью замками.

А8. Билгеле бер төбәктә генә кулланыла торган сүзләр ничек атала?

1) неологизмнар; 3) диалекталь сүзләр;

2) искергән сүзләр; 4) фразеологизмнар.
А9. Омоним сүзләр арасында артык очракны билгеләгез.

1) көзге; 2) алма; 3) кечкенә; 4) кара.
А10. Яңгырау - саңгыраулыкта парлап бирелгән авазлар рәтендә кайсы артык?
1)6- п; 2) з - с; 3) д - т; 4) г - х.

• В. Текстны укыгыз һәм аннан соң бирелгән күнегүләрне үтәгез.

Көн саен шулай: Зөһрә мәктәптән йөгереп кайта да стенада эленеп торган календарь каршына килә. Аннары, тирә-ягына каранып, әнисе юклыгына ышангач, кесәсендә йөргән кечкенә кызыл карандаш белән календарьның бүгенге битен буйый башлый. Кызылга буялган битләр көннән - көн арта бара. "Биш"ле алган көннәрдә генә буйый ла ул календарьны. Әмма шулай туры килә инде - көн саен "биш"лө алып кайта Зөһрә. Кайбер көннәрдә икешәр, өчәр "биш"ле куялар әле. Шуңа күрә, көн саен "биш"легә буярга туры килә календарьны. Кып - кызыл булып бетте инде ул... Әнисе күрсә, орышыр микән? Зөһрә белә: китапларны буярга ярамый. Календарьны да буярга ярамыйдыр... Ә менә Зөһрәнең гел буйыйсы килә. Кызыл белән язылган календарь битләре - бәйрәм көннәр бит. Зөһрәнең дә, "биш"ле алган көннәрдә календарьны кызылга буяп, бу көннәрне бәйрәм итеп күрсәтәсе килә. Бәйрәм ясаган өчен әнисе нигә тиргәсен ди аны?! (Г. Гыйльманов).

Биремнәр:

1) Тексттан сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрне табыгыз.

2) Китап сүзенә фонетик анализ ясагыз.

3) Аваз белән хәреф туры килми торган очракка тексттан ике мисал языгыз.

4) Китапларны сүзен төзелеше ягыннан тикшерегез.

С1. Текстка исем бирегез.

С2. Үзегезнең иң яраткан "кызыл белән язылган календарь битләре" (бәйрәмнәр) турында 5-6 җөмләдән торган хикәя төзеп языгыз.

2 вариант

А1. Антонимнардан ясалган парлы сүзләрне билгеләгез.

1) аллы-гөлле; 2) абына-сөртенә; 3) иртәле-кичле; 4) шау-шу.
А2. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне билгеләгез.

1) авылдашым; 2) Татарстан; 3) белемлеләр; 4) билбау.
АЗ. [к] авазы кергән сүзне билгеләгез. >

1) көрәк; 2) кадак; 3) күбек; 4) Кәрим.
А4. Калын сузык авазны билгеләгез.

1)и; 2)е; 3)у; 4)ү.
А5. Алынма сүзләрнең татар телендәге синонимнары арасында хаталы очракны табыгыз.

1) километр-чакрым; 3) адвокат-яклаучы;

2) экзамен-сынау; 4) председатель-урынбасар.
А6. Ь билгесенең аеру Вазыйфасын үтәгән очрагын билгеләгез.

1) яшьтәш; 2) ямьле; 3) кәгазь; 4) көньяк.
А7. Хәреф саны белән аваз саны туры килмәгән очракны билгеләгез.

1) төзелеш; 2) васыять; 3) шигырь; 4) миһербанлык.
А8. Ябык иҗекле сүзне билгеләгез.

1)кара; 2) күке; 3) ташкын; 4) Сара.
А9. Исемнең күчерелмә мәгънәдә килгән очрагын билгеләгез.

1) Куян урманда яши.

Бу кадәр куян булырсың дип уйламаган идем, улым. (А. Алиш)

3) Ул куян тиресеннән тегелгән бүрек кигән иде.

4) Алар куян асраучылык белән шөгыльләнәләр.

А10.. Дөньяга аваз салды фразеологизмының мәгънәсен билгеләгез.
1)туды; 2) үлде; 3) йокыдан торды; 4) ашады.

В. Текстны укыгыз Һәм аннан соң бирелгән күнегүләрне үтәгез.

Ипекәй

Бала, теле ачылганда, иң беренче "әннә", "мәммә" сүзләрен әйтә. Ана һәм ризык. Ана – җан бирүче, ә ризык - яшәтүче. Ана белән ризыктан башка җир йөзендә тереклек булмас иде.

Ризык дигәнебез, беренче чиратта, ул - икмәк. Икмәк барлык ризыклардан өстен тора, бик күп ризыклар икмәктән башлана, икмәккә кайтып кала. Икмәк булмаса, иң зат, иң бәяле әйберләрнең дә кыйммәте бетә.

Мин үзем икмәкне кеше өчен иң кирәкле ризык итеп кенә түгел, э илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп куәте дип тә саныйм. Чыннан да, илдә, дәүләт кулында икмәк җитәрлек булмаса, халык тук, бөтен яши алыр идемени?

Халык икмәкнең кадерен кытлык елларында гына түгел, һәрвакытта, иң уңган чакларында да бик яхшы белгән. Ул аны юкка-барга әрәм-шәрәм итмәгән, саклап тоткан, ничек тә запас белән торырга тырышкан. Чөнки ел елга охшап килми, быел бар, ә киләсе елда аның уңмавы, аз булуы мөмкин. Безнең татар халкында исә икмәккә хөрмәт аеруча зур иде. "Ипекәй" дип кадерләп кенә йөртә иде ул аны.

Безнең беренче ризыгыбыз булган икмәккә кеше игътибары, кеше мәхәббәте кирәк. Бары шул чакта гына муллыкка ирешеп булачак. (Ә. Еники)

81. Сингармонизм законына буйсынмаган 4 сүз сайлап языгыз.

82. Халык сүзенә фонетик анализ ясагыз.

83. Икенче һәм аннан соңгы иҗекләрдә ы - е хәрефе язылып, о - ә авазы ишетелгән очракка 2 мисал языгыз.

84. Муллыкка сүзен төзелеше ягыннан тикшерегез.

.

С1. Икмәк, ризыкны олылау турында мәкальләр китерегез.

С2. Ана, ата, туган ил, икмәк... Сезнең өчен кадерле, изге булган тагын нинди сүз бар? Шул турыда 5-6 җөмләдән торган текст төзегез.


Автор: Сагитова Гульсина Гаязовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ 5 нче сыйныф өчен язма эшләр Сагитова Гульсина Гаязовна 28 Авг 2015
документ 5 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен язма эшләр. Давлетшина Гульфия Раисовна 20 Мар 2015
документ 8 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен язма эшләр Давлетшина Гульфия Раисовна 20 Мар 2015
документ 5 нче сыйныф өчен тест биремнәре. Нуруллина Эльмира Фирдавесовна 20 Мар 2015
документ 5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Сираева Резеда Хайдаровна 20 Мар 2015
разное 8 нче сыйныф өчен тест Гарипова Гузалия Хабибрахмановна 20 Мар 2015
разное 8 нче сыйныф өчен тест Гарипова Гузалия Хабибрахмановна 20 Мар 2015
документ 5 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе. Сузык аваз хәрефләре. Сингапур буенча укыту структурасын кулланып төзелгән. Фассахова Айгюль Азатовна 20 Мар 2015
документ 5 нче сыйныф рус төркеме өчен "Сабантуй" темасына дәрес конспекты. Зарипова Резеда Раисовна 20 Мар 2015
презентация 5 нче сыйныф рус төркеме өчен "Сабантуй" темасына презентация. Зарипова Резеда Раисовна 20 Мар 2015
документ 5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Гарипова Рузиля Салихзяновна 20 Мар 2015
документ 5 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Гарипова Рузиля Салихзяновна 20 Мар 2015
документ КТП татар теленнән 5 нче сыйныф рус төркеме өчен. Шарифуллина Айгуль Флюсовна 7 Дек 2015
документ 7 нче сыйныф укучыларының рус төркемнәре өчен контроль эш биремнәре. Нагимуллина Эльвина Ахматфатиховна 5 Апр 2015
документ 2 нче сыйныф өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән 7 нче бүлек өчен тест Газимова Гулюза Фаритовна 31 Мар 2015
документ 7 нче сыйныф өчен контроль эш. Минахметова Гульнур Нуховна 20 Мар 2015
документ 2 нче сыйныф өчен эш программасы. Гиниятуллина Люция Сингатовна 20 Мар 2015
документ 4 нче сыйныф өчен тестлар Исмагилова Гульнара Тагировна 20 Мар 2015
документ 3 нче сыйныф өчен технология фәненнән эш программасы Валиуллина Фардия Рафисовна 21 Мар 2015
документ Контроль тест 4 нче сыйныф өчен Абдуллина Лилия Ринатовна 21 Мар 2015
документ Тест 4 нче сыйныф өчен (Һөнәрләр темасы) Абдуллина Лилия Ринатовна 21 Мар 2015
документ 4 нче сыйныф өчен тест (килешләр) Абдуллина Лилия Ринатовна 21 Мар 2015
документ 4 нче сыйныф өчен математикадан контроль эш Багавиева Эндже Рустамовна 30 Мар 2015
документ 4 нче сыйныф өчен тест Гарипова Гузалия Хабибрахмановна 30 Мар 2015
документ 2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы Иблиева Резеда Идаиловна 31 Мар 2015
документ Татар теленнән 3 нче сыйныф өчен эш программасы Заляева Алсу Гумеровна 31 Мар 2015
документ 3 нче сыйныф өчен технологиядән эш программасы Фатихова Фарида Харисовна 31 Мар 2015
документ 3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы Валиуллина Фардия Рафисовна 31 Мар 2015
документ 2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Валиуллина Фардия Рафисовна 31 Мар 2015
документ 4 нче сыйныф өчен әйләнә-тирәдән тест Багавиева Эндже Рустамовна 31 Мар 2015
документ 11 нче сыйныф өчен эш программасы. ВАФИНА ГУЛЬНАРА ШИРИЯЗДАНОВНА 31 Мар 2015
документ 4 нче сыйныф өчен Тест Абдуллина Лилия Ринатовна 7 Апр 2015
презентация Математикадан 2 нче сыйныф өчен дәрес презентациясе. Салимова Альфина Имамутдиновна 20 Ноя 2015
документ 3 нче сыйныф өчен математикадан эш программасы Валиуллина Фардия Рафисовна 10 Апр 2015
документ 2 нче сыйныф өчен математикадан биремнәр Газимова Гулюза Фаритовна 22 Апр 2015
документ 2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Иблиева Резеда Идаиловна 20 Апр 2015
документ 2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Иблиева Резеда Идаиловна 20 Апр 2015
документ 3 нче сыйныф өчен контроль эш биреме Назмеева Алия Мансуровна 27 Сен 2015
документ 4 нче сыйныф өчен татар теленнән тест ПНШ Насруллина Гульсия Рашидовна 23 Сен 2015
документ 2 нче сыйныф өчен математикадан тест Фатихова Фарида Харисовна 21 Дек 2015