Татарстан в Великой Отечественной войне
Гайфуллина Зульфия Нуримановна - учитель татарского языка и литературы МОУ "Джалильская СОШ №1 с углубленным изучением отдельных предметов" Сармановского района Республики Татарстан
Җиңү көне
Ук . сүзе : Безнең илебез ел саен Җиңү көнен бәйрәм итә.Бу бәйрәм 1945
елда нинди шатлыклы,тантаналы булса,хәзер дә 64 ел узгач
та халык бу Җиңүнең нинди зур югалтулар белән яулануын
онытмый.
Сугыш...Нинди авыр,каһәрле,шомлы,куркыныч сүз бу!Ул ничә
миллион кешенең гомерен өзде, күпме баланы әтисез,күпме ана
баласыз, күпме хатын кызларыбыз тол калды.
Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән,гөрләп торган
авыллар юкка чыккан.
Бөек Ватан сугышы чоры халык өчен зур сынау еллары
булды.1418 тәүлеккә сузылган дәһшәтле сугышта 27 мл. артык
кеше һәлак булган.
Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми.Ул
бары тик,биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып,
Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти.Аның батырлыгы,
Туган җиренә ихтирамы һәм мәхәббәте нәкъ менә шушында
күренә.
Менә шундый батырларга багышлап, телдән журнал әзерләдек.
Журналыбызның исеме : “ Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында”
“ Исәннәрнең кадерен белик!
Үлгәннәрнең каберен белик!”
Әйтелгән сүзләребез Ватаныбызның геройларына салют булып
яңгырасың.
1 нче бите “ Каләмне корал итеп ... “
Туган җиребезне фашистлардан азат итәргә китүчеләр арасында
төрле һөнәр ияләре, шул исәптән язучыларда бик күп булган.Алар
корал белән дә, каләм белән дә якладылар, үзләренең патриотик
бурычларын намус белән үтәделәр.Татарстан язучылар
союзының 53 членыннан сугышның беренче елында ук инде 25
кеше фронтка китә.Шулар арасында : Муса Җәлил
1 укучы: (биограф.) видео тасмалар күрсәтелә.
“ Җырларым” җырын тыңлау
2 укучы: Абдулла Алиш
әкиятен сөйләү
3 укучы: Ф. Кәрим ( слайдлар күрсәтү )
“Ватан өчен” шигыре
4 укучы : Г. Кутуй ( слайд)
“ Сагыну” нәсере
5 укучы : С. Хәким “ И язмыш, язмыш” ( җыр )
А.Б.: Ватан азатлыгы өчен көрәшкән әдипләребезнең әсәрләрен укып
горурланабыз, олы хөрмәт белән искә алабыз.
ЖУРНАЛЫБЫЗНЫҢ 2 НЧЕ БИТЕ:
“ ТАТАРСТАН БӨЕК ВАТАН
СУГУШЫ ЕЛЛАРЫНДА”
( СЛАЙДЛАР )
ЖУРНАЛЫБЫЗНЫҢ 3 НЧЕ БИТЕ:
“ Сарман районы утлы елларда”
Сугыш кырына Сарман р. 11 мең. артык кеше яуга китә. Сарманлылар да
Гитлер фашизмын тар мар итү өчен бөтен барлыгын бирделәр.Алар бөтен
фронтларда катнаштылар,Мәскәү,Ленинградны саклаучыларның алгы
сафларында булдылар,борынгы украин, рус шәһәрләренең азатлыгын
саклауда батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. Батырлыклары өчен бүләкләр
алдылар.
Ветеранга сүз бирелә.
Шуларның берсе Советлар Союзы Герое Казаков Александр
Афанасьевич ( сл. рәсеме )
Укучы: 1917 елның Александравка авылында туган.Туган авылында
мәктәпне тәмамлый. Колхозда эшли.
1941 елның 26 июнендә сугышка китә. Сугыш барышында өлкән
лейтенант, укчы батальон командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. Белорусияне азат
итү өчен сугышларда, Днепрны кичкәндә аның җитәкчелегендәге
сугышчылар күп батырлыклар күрсәтәләр.
А.Б. : Район халкы Муса Җәлилнең тоткынлыктагы көрәштәше, аның “ иң
хәтәр поручениеләрен” үтәүче Зиннәт Хәсәнов белән чиксез горурлана.
У.К.: 1916 елның 16 ноябрендә Иске Кәшер авылында туган.7 ел. мәктәбен
тәмамлый.Колхозда эшли.Бөек Ватан сугышы башлангач,үзе теләп, лейтенант
дәрәҗәсендә фронтка китә. Авылга Мәскәү тирәсендәге сугыштан язган
бердәнбер хаты килә.Ул хәбәрсез югала. Соңыннан аның әсиргә алунуы,
шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше булуы ачыклана.
Язучы Р.Мостафинның язуына караганда, алар 1942 нче елның Демблин
лагеренда очраша. Аларны Гайнан Кормаш таныштыра. Шунда ук якын
дуслашып китәләр, яшерен оешманың планнын да бергә коралар.
Күптән түгел ерак Төркия аша Җәлилнең З.Хәсәновка атап язылган шигыре
илебезгә кайтты.Элек без аны Абдулла Алишныкы дип белә идек.
Беренче күрешү.
( Зиннәткә )
Бер дустым бар иде бик еракта,
Сердәшем һәм якын туганым.
Мин очраттым аны беренче кат,
Күрешүемә шундый куандым.
Кыстым кулын кат кат йөрәгемнән,
Сиздем дуслым көче артуын.
Шул бөек көч аша таба алдым
Бу кавышу хөкем бүлмәсендә
Укыгачтын үлем карарын
Яшәү дәрте бирде көчле итеп,
Оныттырды җәза газабын.
Без аңача тордык күрше генә,
Дивар аша чиртеп сөйләштек.
Юатындык сынык күңелләрне,
Бер – беребезгә теләк теләштек.
Изге уйлар, таудай теләкләр күп – Теләгемнең шифа даруын
Сулыйсы иде Ватан һавасын !
Дәвам итеп мәңге дуслыгыбыз
Бер матур җыр булып яңгырасын!
А.Б.: Сугыш кырларында 7 меңнән артык якташыбыз ятып калды,алар
Җиңү хакына үз гомерләрен бирделәр. “ Хәтер” китабында 6690 якташыбыз
ның исеме мәңгеләштерелгән. Әмма бу китапка өстәләсе кешеләребез дә
күп әле.
Библиотекарь сүзе.
А. Б. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлләр куела. Җиңү көнендә
бу һәйкәлләргә җан иңәр дә алар барысы бергә: “ Кешеләр, безне
онытмагыз!”- диярләр кебек.
Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,
Һәйкәл булып баса батырлар,
Ә батырлар ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.
Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә,
Һәйкәлләрнең җаны таш түгел.
Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны,
Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.
Музыка яңгырый.
Сәхнәлештерелгән күренеш ( “һәйкәл” янына кулына чәчәкләр тоткан ана
килә.)
АНА : Исәнме, улым! Менә мин яңадан синең яныңа килдем.Салкын
түгелме балакаем, балакаем?
УЛЫ: Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим. Миңа беркайчан да
салкын булганы юк.
Ана: Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме,” Берлинны гына
алыйк, кайтып җитәрмен!” дип язган идең соңгы хатыңда.
УЛЫ : Әйткән сүзләрем һәрчак йөрәк түрендә , әнкәем.Әмма башкача
мөмкин булмады шул, дошман белән көрәш аяусыз булмады.Мин
генәме соң? Илебез азатлыгы өчен миллионнар башларын салды.
АНА: Шулай да бит,әмма синең үлемеңә һич тә ышанасы килми улым!
Улы: Картлык көнеңдә ничек яшисең, әңкәем?
Ана: Барысы да җитеш,улым! Оныкларым үземне бик ярата.Бәлки син
мине тиз генә танымагансыңдыр, улым?
Улы: Таныдым, әнкәй, әллә кайдан таныдым.Әгәр мөмкин булса, мин сине
кочагыма алыр идем.Әмма минем кулларым да, үзем дә тимердән
шул.
Ана: Йөрәк түремдә тугыз ай йөрткән баланы югалтуы ай-һай авыр шул,
улым.
Улы : Шулайдыр, әнкәй ! Ләкин бит Ватан өчен, бүгенге тыныч көннәр
өчен һәлак булдым.
Сугыш фаҗигасен онытмасын еллар,
Язмышлары миндәй – милионнар !
Барысын илгә бирдем – күпме көнем булды.
Кичер, әнкәй, мине, кичер,әнкәй, кичер!
Яу кырында илгә кайта алмавымны,
Кичер, әнкәй, чит ил туфрагында
Мәңгелеккә ятып калганымны.
А.Б.: Зур сынаулы еллар килгән чакта
Беленә икән кемнең кемлеге.
Бер минутлык тынлык белән
Искә алыйк бүген без сезне.
( 1 МИНУТ ТЫНЛЫК ИГЪЛАН ИТЕЛӘ )
Автор: Гайфуллина Зульфия Нуримановна